Узем турында - Форум
Пятница, 24.02.2017, 15:40
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
Страница 1 из 11
Модератор форума: Катя 
Форум » Test category » Мәктәпкәчә тәрбия » Узем турында
Узем турында
КатяДата: Вторник, 19.01.2016, 16:47 | Сообщение # 1
Администратор!
Группа: Администратор
Сообщений: 1
Награды: 0
Статус: Offline
Уз - үземне белән башлаганнан бирле, мин "укытучы”, "тәрбияче” булып уйный идем. Мин әле бала гына ... үзебезнең урам балаларын җыйнап уеннар оештырам, әдәплелек дәресләре үткәрәм. Гомумән, балалар белән әвәрә киләм. Киләчәгемне шул профессиядән башка күз алдына да китерә алмый идем инде. 
Урта мәктәпне тәмамлагач та, мәктәптә комсомол секретаре булып эшләдем. Укытучы булу теләге ныгый гына барды һәм Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына укырга кердем. Уку миңа җиңел бирелде, чөнки мин бик теләп, кызыксынып укыдым. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, Актанышыма кайту - минем педагогик эшчәнлегемнең дәвамына ишарә иде. 
Тормышымның 1990 ел, 19 март иртәсе мине нәниләр янына "Карлыгач” балалар бакчасына илтте. Гөнаһсыз сабыйларның күзләре... Алар шулкадәр кызыксынып миңа төбәлгәннәр ки, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тойдым. Мин аларның ышанычларын акладым дип уйлыйм. Нәниләрне кызыксындыру, ниндидер шөгыльләргә өйрәтү миңа бер дә авыр булмады. Әти-әниләр белән дә уртак телне тиз таптым мин. Һәм без - бер ук баланың тәрбиячеләре - әти-әниләр һәм мин - сабыйларның нәфис ак күңелен дә якты матур эзләр калдырырлык итеп, бердәм эшләдек. 
Минем төркемдә йөреп, мәктәпкә чыккан 98 бала һәм әти-әниләр белән әле дә тыгыз элемтәдә торабыз. Аларның күбесе районыбызның гына түгел, республиканың төрле конкурслары җиңүчеләре: яшь шахматчы Алмир һәм көрәшче Марат, конферанслар Сөмбел һәм Аслан,Эльза,Даниэль, яшь җырчылар Руфинә,Ландыш ,Алсу. Ә биючеләр тагын да күбрәк. Миләүшә, Рафаэль, Айзат,Айгөл, Инсаф, Энҗе, Айнур,Анжелика Болары - республика бәйгеләренең диплом ияләре генә. Әле иҗат, сәнгать, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләре бихисап. Аларга шөгыльләнәсе дә шөгыльләнәсе генә, үрләр яулыйсылары - алда. Хәзерге нәниләремне дә алар үрнәгендә тәрбиялим, апа-абыйлары белән кызыклы очрашулар үткәрәм. 
Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин инде 20 ел кайныйм. Алардан башка берәр көнем бар икән - ул һич кенә дә бушка узмый, киләсе көннәр өчен планнар төзим, әти-әниләр белән фикерләшәм, киңәшләшәм, һич югында "апау” дип шалтыраткан нәниләрем белән телефон аша әңгәмә корам. Без һәрвакыт бергә. 
Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм, әдәплелекне хуплыйм, әхлаклылыкны өстен күрәм. Тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәләрсез генә булмый. Ләкин яныңда авыр чакларда терәк булырдай яхшы кешеләр булу һәр төрле киртәләрне дә җиңәргә булыша. Минем тормышымда да изге күңелле кешеләр очрап тора. Матур җылы киңәшләре белән методистыбыз Айгөл Фәндүс кызы Нуриахметова, төпле фикерләре белән мөдиребез Альфира Максутовна Харисова мине һәрчак эшкә дәртләндереп торалар. Педагогик эшчәнлектәге методик яктан җитешмәгән якларымны ( ә алар эшләгән һәр кешедә була) баш белгечебез, җитәкчебез Фәндилә Рәисовна Мирзаһитова искәртеп тора, акыллы киңәшләрен бирә. Проблемалы сораулар белән мәрәҗәгать иткәндә РЦМИК методисты Наилә Назифовна Хәсәнова да үзенең ярдәменнән ташламый. Иҗат эшенә илһамландырып торучым да бар - ул "Мәгариф” журналы белгече Гөллинә Миңнулловна Шәфигуллина. Алда санап үткән педагоглар булышлыгы белән күп кенә уңышларга ирештем инде. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә, юл хәвефсезлегенә өйрәтү буенча 2006 елда республика күләмендә "Үз эшемнең остасы” булып танылдым һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләндем. 2005 елда балалар өчен мин оештырган үсеш бирүче тирәлек районда "Иң оригиналь” булып танылды.2007 елда балаларны архитектура сәнгате белән таныштыру өчен әзерләнгән методик ярдәмлегем районда "Иң яхшы” дип табылды. 2007 нче елда район башлыгының грантына ия булдым. Ләкин болар белән генә чикләнергә түгел исәбем. 
Үз белемеңне күтәрү (самообразование) өстендә системалы эшләү һәр педагогны бизи дип уйлыйм. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат куям, бурычлар һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше. Һәр танышкан материалымны иҗади тулыландырып, балаларның бакчадагы эшчәнлеген рухи баету өлкәсендә даими кулланам. Төп принцибым - группадагы балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт , җылы атмосфера урнаштыру. Кайсы гына әти-әнине сабыеның бакчадагы көндәлек эшчәнлеге кызыксындырмый икән?. Ата-ананы бу өлкәдә мәгълүматлы итүне нинди алымнар белән тормышка ашырам соң? 
Рәсемнәр күргәзмәсе - әти-әниләр белән балаларның иң яраткан урыннары. Монда баланың үз эшенә анализ ясала, чагыштырыла. Яңа "таләпләр” куела. Ә " яхшы эшләр рюкзагы” ("Рюкзак добрых дел”) - балаларның иң яратканы. Андагы кечкенә йөрәкләргә балалар гына түгел, яхшы эш күрсәткән әниләр дә ия була. Моннан тыш, әти-әниләребезнең эш урыннарына максатчан экскурсияләр оештырабыз, һөнәрләре турында мәгълүмат туплыйбыз. Минем группама бик актив, һәм сәләтле балалар тупланган. Ә әти-әниләр ... баланы ниндидер шөгыльгә өйрәтү - тәрбияче эше дип кенә карамый алар. Минем бер генә эш көнем дә әти-әниләр белән фикерләшми узмый. Бәйрәм, кичә, ачык шөгыль, күңел ачуларны әйткән дә юк. Алар - миңа терәк. Группамда 32 бала тәрбияләнә : 20 кыз һәм 12 малай ( ), 62 ата-ана исәпләнә. Мин аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп, һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам, аларны һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам итәм. Әти-әниләргә, педагогик укулар оештыруым да эштә уңайлыклар тудыра дип исәплим. Бала тәрбияләүдәге уртак бурычлар, авыр ситуацияләр, килеп туган проблемалар күбесе "Яшь әниләр клубы” нда хәл ителә. Ни генә булмасын, эш булгач, авырлыклар да була тора. Ләкин мин оптимист кеше, һәртөрле ситуациядән чыгу юлларын җиңел табам.Минем яклавыма мохтаҗ балалар бар, минем белән фикерләшергә, исәпләшергә гадәтләнгән ата-аналарым бар,яраткан, күңел биреп башкарган хезмэтем бар. 
Үз - үзеңнән, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү - бик яхшы гамәл.Тик бу бик азга - берничә сәгать, юк, түгел, берничә минут кына була ала. Бик хыялый шул мин үзем, эшемнән канәгать булмаган минутлар булса,(алар бик еш була) хыял дөньясына чумам. Ул дөньяда мине балаларым - шактый ук үскән,танылган һөнәр ияләре- каршы ала. Киләчәк...Менә нинди матур син... Җырчы Ландыш,Гөлназ, табибә Аида,Алсу, очучы Ленар,Динар,тегүче Эльвина, укытучы Илмира, почтальон Сөмбел, коткаручыИслам, Риназ.. Я хода... Алар нинди күркәм! Хөрмәт казанучы һөнәр ияләре! Менә минем тәрбияче һөнәрен сайлаучы Зилә, Инзилә, Нәзилә, Рәмиләләр. Алар элеккечә мөлаем, тыйнак... ... Әй, хыялый !Уян! Син бит эшеңә - яраткан балаларың янына ашыгасың! 
Мин бакчага якынлашам ... "Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза инде, әле кайчан гына бу сабыйларны ясле төркеменә җыйган идем. Инде әнә икенче кечкенәләр төркемен тәмамлап киләбез . Нинди күркәм булып үсеп киләләр. Үзләре дә үсә, белемнәре дә күбәя, шөгыльләре дә арта. Бакча капкасыннан керүем булды, уен мәйданчыгы тулып кайнашкан - нәрсәдер күзәткән, уйнаган, йөгергән балаларым мине күреп тә алдылар. Мин якынлашуга, сырышып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз тәэсирләрен, нәни яңалыкларын сөйли дә башладылар. Алар өчен ярты көн үткән, ниндидер вакыйгалар да булырга өлгергән, ә минем сабыйларым янында яңа эш көнем башлана гына әле.Педагогик эшчәнлегемнең яңа бер көне...Тагын бер көне...
 
Форум » Test category » Мәктәпкәчә тәрбия » Узем турында
Страница 1 из 11
Поиск: