Су анасы
Рәсем шөгыле бара. Газинур краска күрүенә шатланыпмы, альбом битен зәңгәр төскә буяп бетергән .
-Газинур, син нишләдең соң,-дип сорыйм.
-Су анасы ,-ди ул , исе дә китмичә.
-Ә кайда соң монда су анасы?
-Бу су бит инде, ә су анасы су астында,- ди де ул, горур гына.
Сипкелле ботка
Айнар әнисе белән җитәкләшеп бакчадан кайта.
-Бүген ниләр эшләдегез, улым? Айнар ниләр белән шөгылләнүләре турында сөйләп бетерә дә:
-Без сипкелле ботка да ашадык әле,-дип өстәп куя. Бакчада ул көнне менюда тары боткасы булган көн була.
|