Әйбәт юл
Икенче кечкенәләрдә төзү шөгыле үткәрәм. Юллар турында әңгәмә алып барганда балаларга сорау бирдем:
-Балалар,әйтегез әле нинди юллардан йөрүе яхшырак?
-Милициясез юлдан,- дип куйды шунда Айгөл, коры гына.
Агачның файдасы
Шөгыльдә агачларның файдалары турында сөйләштек. Асланның әйтәсе килгән фикере прогулкага чыккач та дәвам итте.
-Кадрия Васимовна, агачның тагын бер файдасын әйтим әле.
-Әйт әле,Аслан!
-Агачлар ауган коймаларны бәйләп куярга бик әйбәт.
Бу турыда Асланның әнисе белән кич сөйләшкәч, шунысы ачыкланды: Аслан авылда ауган коймаларын агачка тарттырып бәйләп куюның шаһиты булган икән.
|