Четверг, 18.04.2024, 05:57
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Фәнис Яруллин

Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе сугышта вафат була. Ә әнисе алты баласын берүзе тәрбияләп үстерә. Фәнис абый Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1957 елда аны гаскәри хезмәткә алалар. Армиядә ул һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Ләкин бер бәхетсез очрак аның бөтен тормышын үзгәртеп куя. Күнегүләр ясаганда яшь егет турниктан егылып төшә һәм умыртка сөяген имгәтә. Шул көннән алып, аның аяклары йөрмәс булып мәңгегә катып кала. Фәнис абый ‒ көчле, сабыр шәхес. Озак еллар урын өстендә дәвалануына карамастан, ул бөтен тырышлыгын, көчен белемен үстерүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә. 1964 елда аның беренче «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1960-1990 нчы елларда балалар һәм яшь укучылар өчен язылган әсәрләре һәм хикәяләре «Май төне», «Бакчалар бәскә төренә», «Минем елмаю», «Ачсаң күңел тәрәзәләрен», «Гел ашыгам», «Алмалар пешкән чакта», «Аерылмас дустым» һ.б. исемле җыентыкларында нәшер ителә. Ф. Яруллин повесть-хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән дә таныла. Фәнис абый Яруллин төрле елларда М.Җәлил һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә, «Татарстан Республикасының халык шагыйре» һәм «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 2011 нче ел ахырында Фәнис Яруллин арабыздан мәңгегә китеп барды...

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (06.12.2015)
Просмотров: 548 | Теги: балачак шагыйре, Фәнис Яруллин иҗаты | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск