Пятница, 29.03.2024, 14:59
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Ләйсән Фәтхетдинова

Ләйсән Фәтхетдинова1990 елның 12 сентябрендә Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында туа. Шул ук  авылда 11 еллык мәктәпне тәмамлыйУку еллары дәвамында, "Юнәлеш" дип исемләнгән мәктәп газетасы     чыгара, район һәм республика күләм шигырь сөйләү бәйгеләрендә призлы урыннар ала, башлангыч сыйныфлардан ук шигырьләрәкиятләр һәм хикәяләр яза. Республикабызның күп басмаларында ("Сабантуй", "Ялкын", "Безнең гәҗит", "Татарстан яшьләре") шигырь-хикәяләре, публицистик язмалары даими басыла. Казанга килгәч, әлеге исемлеккә "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Казан утлары", "Идел" кебек басмалар өстәләӨлкән сыйныфларда укыганда "Сәләт" оешмасының активисты булып китә, аның җәйге аланнарында, сессияләрендә катнаша, "Сәләт-Аршан", "Сәләт-Прага"да була. "Сәләт" газетасын чыгару белән дә шөгыльләнә. "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә мәктәп елларыннан ук катнаша, призлы урыннарга лаек була. 2009 нчы елда проза буенча гран-при ала. Шул ук елны поэзия номинациясендә беренче урынны яулыйЯшь журналистларның "Алтын каләм" бәйгесендә шулай ук мәктәп елларыннана бирле катнашып килә. Әлеге руспубликакүләм бәйгедә гран-при алып, 2008 елда  Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керәБеренче курстан алып "Шәрык" татар яшьләре клубының активисты, "Фикер" клубын оештыруда катнаша, аннары Диния Нәзарәте каршында үсеш алган "Алтын урта" мөселман яшьләре клубын оештыра. Әлеге клубта атна саен төрле очрашулар, мастер-класслар үткәрелә2009 елды "ТНВ" радиосына "Яшь буын" тапшыруының проектын тәкъдим итә һәм аны бер ел дәвамында алып бара.

2010-2011 елларда "Азатлык" радиосының штаттан тыш хәбәрчесе булып эшли. 2010 елдан алып "Матбугат.ру" сайтында яшь яки киң танылу алмаган язучы-шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыруны максат итеп куйган "Яшьти" сәхифәсен алып бара. 2009 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек була, "Таян Аллага" бәйгесендә (2010) шигърият буенча беренче, проза буенча өченче урынны ала.

 

 

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (06.12.2015)
Просмотров: 632 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск