Суббота, 20.04.2024, 02:16
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Категории раздела
Мини-чат
Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи [ Добавить статью ]

Роберт Миңнуллин

 Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин  танылган шагыйрь, тәҗрибәле журналист. Роберт абый 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында дөньяга килгән. Шәммәт башлангыч мәктәбендә,  аннары Аккүз авылында сигезеллык мәктәптә белем алган. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлаганнан. Аннары ике  ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Шул елларда ул иҗат белән шөгыльләнә башлаган. Әдәбиятка мәхәббәт аны Казанга да алып килгән. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргәндә үк инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып танылган. Ул балалар өчен аеруча яратып язган ул. Аның «Акбай цирк карый» (1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык» (1982), «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа» (1990) һ.б. исемле балалар китапларын син дә беләсеңдер, дускай?! Ә 1982 елда Р. Миңнуллин М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, 1997 елда А.Алиш исемендәге әдәби бүләккә лаек булган. 1998 елда исә аңа «Күчтәнәч» (1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә әле ул. Менә бит, төрле яктан уңган-булган кызык кеше икән Роберт абый Миңнуллин...

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Катя (06.12.2015)
Просмотров: 573 | Теги: балачак шагыйре, Роберт Миңнуллин | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск