Четверг, 25.04.2024, 08:34
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шөгыль конспектлары [ Добавить материал ]

Тема: “Көлкәй, Көлкәй, Көл кызы”
11.12.2010, 13:10
Методик алым: ~ Әңгәмә(Сорау - җавап) ~ Яңа әкият белән танышу ~ Сюрприз - момент Көлкәй белән танышу ~ Традицион булмаган алымнар белән рәсемләү
Төркем бүлмәсенең җиһазланышы: - рәсемләү өчен ромашка өстәлләр,аларда рәсемләү җиһазлары: зәңгәр гуашь салынган савыт, һәр бала алдында поднос, подноста шәм, юеш салфетка,поролон кисәге, болыт формасында трафарет(йолдызлар), альбом бите;ширма;зур әкият китабы;Көлкәй өчен киемнәр (чабата, алъяп кыч, башлык, ямаулы күлмәк, принцесса киемнәре),әкияткә иллюстрацияләр.
Балалар кунаклар белән исәнләшәләр. Тәрбияче янына җыйнаулашып басалар. Тәрбияче:Кадерле дусларым, без бераз әкиятләр турында сөйләшербез.Әлеге иллюстрацияләргә карагач, сез нинди әкиятләрне искә төшердегез? 
 1бала:Бу рәсем "Йомры икмәк” әкиятеннән.
2 бала:Бу рәсемдә "Кәҗә бәтиләре белән бүре” әкияте
 Тәрбияче:Бу әкиятләр нинди әкиятләр? 
Балалар:Бу әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр.
Тәрбияче: Әйе, дусларым, әле тагын тормыш- көнкүреш әкиятләре дә бар. Яле кайсы әкиятләрне саныйбыз.
Балалар:”Ике ялкау”, "Өч кыз”.
Тәрбияче: Әйе, дусларым,ә бүген мин сезне тылсымлы әкият белән таныштырырмын, сез ризамы? Тылсымлы әкият нинди була соң?Исеме үк әйтеп тора, тылсым ияләре, кемнеңдер нәрсәгәдер әйләнү күренешләре була ул әкиятләрдә. Бүген танышасы әкиятебез дә тылсымлы әкият. "Көлкәй” дип атала ул. Зур китап янына җәймәгә тезләнеп утыралар.
Борын заманнарда ук түгел, үткән заманда гына яшәгән икән Көлкәй исемле кыз. Аның ике апасы, үги әнисе булган.Үги кыз Көлкәй бик акыллы, сабыр, тыйнак аның өстенә бигрәк тә эшчән кыз булган. Ул апаларын бик яраткан, үги әнисен дә хөрмәт иткән.Алар кушкан һәрбер эшне,әйткән һәрбер йомышны үти торган булган ул,бер дә иренмәгән. Менә беркөнне апалары җыенып, киенеп, ясанып, бәйрәмгә киткән. Көлкәйнең дә барасы килгән, тик аның кияргә бәйрәм күлмәге,матур туфлие булмаган. Баскыч төбенә утырып елый икән бу, янына тылсымлы таягын тотып тылсым иясе килеп чыккан.Ул Көлкәйнең хәлен әйтмәсә дә белә икән.Тылсымлы таягы белән Көлкәйнең ямаулы күлмәгенә тиюе булган,бигрәкләр дә матур күлмәк хасил булган,башындагы калфагы принцессаныкына әверелгән, аягындагы чабатасы матур туфлигә әйләнгән.Көлкәй тылсым иясенә бик зур рәхмәтләр әйтеп бәйрәмгә юнәлгән. Әле хәзер дә бу тылсым иясе бик эшчән,булдыклы, акыллы кызларга ярдәм итеп йөри ,ди.
Тәрбияче:Балалар сезгә әкият ошады мы? Без нинди әкият белән таныштык? Балалар: Тылсымлы әкият белән. Юнәлеш бирүче сораулар ярдәмендә иллюстрациягә карап, эчтәлек сөйләү
Тәрбияче:Дусларым, ә сезнең Көлкәй белән очрашасыгыз килмиме?
Балалар:Бик килә! Музыка яңгырый - Чү,әнә үзе . Зур китап артыннан җырлый - җырлый Көлкәй..чыга:
Көннәр якты булсын өчен Йокы татлы булсын өчен, Әни кирәк,әни кирәк, Иң кадерле кеше җирдә Әни димәк. Көлкәй барып утын пүләненә утыра .
Тәрбияче:Көлкәй нигә болай боектың?
Көлкәй: ( куанып)Сез мине беләсезмени?
Ландыш:Син бит Көлкәй,көл кызы, чыктың шушы китаптан
Көлкәй:Тылсым иясе миңа Күлмәк бүләк иткән иде,
Төн узды, тылсым югалды- Матур күлмәк булмас инде.
Эх, дусларым,ни хәл итим,Бер-бер киңәш бирегез,
Тылсым көчен кайтаруныБелмиме соң берегез?
Көлкәй мышык-мышык елый, балалар аны юаталар.
Тәрбияче:Ничек ярдәм итәргә соң?
Алсу:Аның өчен безгә төн рәсемен күп итеп ясап, бөтен бүлмәбезгә элеп чыгарга кирәк.Ә төн озын булганда Көлкәйгә тылсым иясе матур күлмәген кидертәчәк.       Тактада төн рәсемен ясау алымы күрсәтелә. Балалар ромашка өстәлләр янына килеп тезләнәләр. Балалар эшләгәндә Көлкәй китап артына китә.
Эш барышы, талгын музыка яңгырый Эш төгәлләнгәндә Көлкәй матур киемнән чыга. Көлкәй:(эшләрне карап йөри)
Рәхмәт сезгә,тырыштыгыз Матур күлмәкле булдым.
Сөендем, дуслар, мең - мең рәхмәтДусларымнан мин уңдым.
Эшләргә анализ ясала
 Тәрбияче:Көлкәй, синең гел шулай ягымлы булып калуыңны телибез,әйдәгез, акыллыларым, бергәләп уйнап алыйк.
Хоровод: Безнең матур җырларыбыз Яңгырагач еракка
Бүген безгә Көлкәй килгән Әкияттән кунакка
Көлкәй,Көлкәй,көл кызы Аны уртага алыйк
 Көлкәй бездән киткәнче Бер биеп калыйк
Көлкәй сабыр,Көлкәй матур Көлкәй бигрәкләр эшчән
 Күлмәкләре чигүле,Үзе бигрәкләр сөйкемле.
 Көлкәй,Көлкәй, көл кызы Аны уртага алыйк
Көлкәй бездән киткәнче Бер биеп калыйк
Тәрбияче:  Рәхмәт, дусларым. сез бик актив булдыгыз.Минем сезгә кечкенә бүләгем бар.Бу - Көлкәй турындагы китап,Буш вакытларыбызда рәсемнәрен буярбыз.(һәр балага тарата)
 Кулланылган әдәбият: Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Төзүчеләр: К.В. Закирова,Р.А.Борһанова Волшебные сказки.1991 Happy books, Milan Printed in China Рисование с детьми дошкольного возраста(нетрадиционные техники, сценарии, занятии, планирование)под редакцией Р.Г. Казаковой Москва 2005
Категория: Шөгыль конспектлары | Добавил: Катя | Теги: шәм, хоровод, әкият, төн, буяу, көлкәй, тылсымлы
Просмотров: 1196 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск