Вторник, 23.04.2024, 14:54
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты [ Добавить материал ]

Әкиятләр илендә” ( I- кечкенәләр төркемендә түгәрәк эшенә перспектив план
06.10.2011, 19:48
“Әкиятләр илендә”

( I- кечкенәләр төркемендә түгәрәк эшенә перспектив план.)



Максат: Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә ныгыту, әкияткә карата кызыксыну уяту, эчтәлеген аңларга булышу, гади сорауларга гади җөмләләр белән җавап бирү сәләтләрен үстерү, әкиятне рольләргә кереп уйнарга өйрәтү, күтәренке кәеф булдыру.

Үтәлеш: Айга 4 тапкыр.
№ Айлар Тема Максат
I.
1. Сентябрь. “Бармак уены”. Рәсем куллану. Балаларны мавыктыргычлар белән таныштыру. Элементар әхлак кагыйдәләрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү, сүзлекләрен баету. Уенны сөйләү, персонажларның эш - гамәлләрен уйнап күрсәтү.
Карга килде - казан асты,
Торна килде - тоз салды.
Саескан килде - салма салды,
Күгәрчен килде - күп ашады,
Кетеки - бәби туймый калды.
Кетер, кетер, кетер,
Казан төбен кимер.
2. “Бармак уены”.
Рәсем куллану. Уен барышында катлаулы булмаган фразаларны кабатлаттыру, аерым сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү, уен аша өлкәннәр хезмәтен чагылдыру, рәсемнәрне карау теләге уяту.
Баш бармак бау ишә,
Имән бармак имән кисә,
Урта бармак ут эзли,
Атсыз бармак ат җигә,
Чәнчә бармак чәй эчә.
3. Перчатка театры. Бу бармак - бабай.
Бу бармак - әби.
Бу бармак - әти.
Бу бармак - әни.
Бу бармак - кечкенә бәби.
Аның исеме Чәнти.
4. Өйрәнгән бармак уеннарын ныгыту. Уенга кызыксыну уяту. Хайван һәм кошларга охшатып хәрәкәтләр ясау. Халкыбыз иҗатына кызыксыну уяту, уеннан ләззәт алу, сөйләм телләрен үстерү.
II.
1. Октябрь Хрестоматия “Иң матур сүз” 24 бит. “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкиятенә өстәл театры. (Татар халык әкияте). Өстәл театрын кулланып, балаларда әкияткә кызыксыну уяту, эчтәлеген аңларга булышу. Тискәре образны сурәтләп күрсәтергә өйрәтү, образга керү.
2. Әкиятне балалар белән ныгыту. “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнау. Хайваннар хәрәкәтен, аваз ияртемнәрен ныгыту, дөрес әйтергә, йөрергә, өйрәтү буенча күнегүләр башкару. Уенда балаларда мөстәкыйльлек булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү.
3. Кәҗә уенчыгын һәм маскалар карау. Әкият геройларының хәрәкәтләрен ныгыту өстендә эшләү. Кәҗә такмагын уку.
Кәҗә кергән бакчага,
Кәбестәне ашарга.
Суктым - ектым кәҗәне,
Килде - чыкты бәрәне.
4. Әкиятне сәхнәләштереп уйнау. Яхшыны начардан аера белергә өйрәтү, әкият аша үз- үзләрен якларга, сакларга әзерләү, балаларга туры килгән рольләрне бүлү.
III.
1.

Ноябрь. “Чуар тавык”. Әкиятне уку.
Хрестоматия.
“Гөлбакча”
16 бит. Әкиятнең эчтәлеген балаларга сәнгатьле итеп укып күрсәтү. Әкият
эчтәлеге буенча гади сораулар бирү. Рәсемле китап карау.
2. Бармак театры күрсәтү. Бармак театры аша яңа сүзләрне ныгыту, тыңлау теләкләрен уяту, игътибарлылык тәрбияләү.
3. Йодрык театры күрсәтү. Әкиятнең сүзләрен ныгыту. Йодрык театры белән таныштыру. Әкият персонажларына карата кызыксыну уяту. Үзләре киемне киеп карауларын булдыру.

4. Әкиятне сәхнәләштерү.
Сүзләрне ачык, аңлаешлы әйтүләрен булдыру, маскалардан, костюмнардан файдаланып, балаларның әкият геройлары образын тудыра алуларына ирешү. Әкиятне чын күңелдән яратып уйнау теләген уяту. Диологик сөйләмнәрен үстерү.
IV.
1. Декабрь. “Шалкан” - рус халык әкияте. Хрестоматия “Иң матур сүз” 25 бит.
Әкиятне укып таныштыру. Балаларга әкиятне сәнгатьле итеп укып күрсәтү. Тыңлый белү сәләтләрен үстерү. Өлкәннәргә булышу теләген уяту. Хезмәткә теләк, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.
2. Өстәл өсте театры күрсәтү. Өстәл өсте театрына кызыксыну уяту.
Әкият персонажларының исемнәрен ныгыту. Сүзләр өстендә эшләү, сүз байлыкларын арттыру.
3. Курчак театры күрсәтү. Курчак театры белән таныштыру. Курчакларга карата кызыксынучан- лыкларын үстерү, кәефләрен күтәрү, үзләрен тамашачы итеп тоярга өйрәтү. Балаларга аңлаешлы, мавыктыргыч, итеп сөйләү.
4. Әкиятне сәхнәләштерү. Сөйләмнәрендә диалог формасын үзләштерергә булышлык итү. Костюмнар киеп әкиятне сәхнәләштерү. Әкият геройлары образына керә алуларына ирешү. Кечкенәдән бер - берсенә ярдәмләшү теләге уяту.
V.
1. Январь. “Аю белән хатын”. Татар халык әкияте. Хрестоматия “Иң матур сүз” 25 бит. Әкият аша кешеләргә карата кече яшьтән үк игелеклелек, шәфкатьлелелк сыйфатлары тәрбияләү. Әкият эчтәлеген аңларга ярдәм итү.
2. Аю белән уен. Аю йөри урманда,
Куяннар да бар анда.
Балалар да килгәннәр,
Җиләкләрне өзгәннәр
Һәм бүрене күргәннәр.
Маскалар, костюмнар, бәйләнгән җиләкләр кулланып уенны уйнату. Кәефләрен күтәрү, хайваннар хәрәкәтләрен ныгыту.
3.

Йодрык театры күрсәтү. Һәр бала белән сүзләрне ачык, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү өстендә эшләү. Кызыксындыру чарасы итеп, әкият персонажларын үзләреннән тоттырып уйнату.
4. Әкиятне сәхнәләштереп уйнау. Әкиятне сәхнәләштерергә ярдәм итү, бүленгән рольләрнең сүзләрен образга кереп, ачык, аңлаешлы итеп башкарырга өйрәтү.
VI.
1.

Февраль. “Мыраубикә”.
Шигырь уку. Д. Гарифуллин. Хрестоматия “Иң матур сүз” 29 бит. Шигырь эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү. Сүзләрен дөрес итеп хәрәкәтләр белән кабатлату, гади сорауларга балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү.
2. “Песи һәм тычканнар”. Хәрәкәтле уен. Уен аша балаларның рольгә керү осталыкларын үстерү. (Песи йоклый, маска кигән тычканнар чыелдашып, таралып уйнап йөриләр. Песи уяна, тычканны тотып ашый). Бергәләп күңел ачу кәеф күтәрү.
3. Песи уенчыгын карау. Йорт хайваннарына карата кызыксыну уяту уенчыкның өлешләрен карап, яңа сүзләр хисабына сүзлекләрен баету, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Үткен тешләре, тырнаклары, түгәрәк күзләре, борыны, сизгер колагы. Образга кереп күрсәтү.
4. “Песием, песием” уены. Татар балалар фольклоры 45 бит. Уен аша балаларны бер - берсенә якынайту, уйнау теләге уяту, сүзләрен дөрес әйтә белергә өйрәтү.
VII.
1. Март. “Әтәч”. М.Җәлил. Шигырь уку. Хрестоматия “Иң матур сүз”
29 бит. Балаларны әтәч уенчыгы белән таныштыру. Йорт кошларына кызыксынучанлы тәрбияләү. Шигырьне тыңлый белүләренә ирешү, аваз ияртемнәрен ныгыту,өлешләрен атау, сүзләр өстендә эшләү.
2. Дидактик уен. “Йорт кошларын ата”. Йорт кошлары арасыннан әтәчне танып белүләренә ирешү, “әтәч” сүзен ачык аңлаешлы әйтә белергә өйрәтү, йорт кошларын ярату теләген уяту, әтәч кебек хәрәкәтләр ясап йөрү.
3. “Маэмай”. М.Җәлил. Хрестоматия “Иң матур сүз” 28 бит. Йомшак уенчык куллану. Хайваннарга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләрнең якын дусты булуларын аңлату, язучыларның әсәрләрен тыңларга өйрәтү.
4. Дидактик уен “Кем нәрсә ярата ?”
Йорт хайваннарына карата мәхәббәт тәрбияләү, аларның нинди азык яратып ашауларын ачыклау, исемнәрен ныгыту.
VIII.
1. Апрель Г. Тукай. “Гали белән кәҗә”. Хрестоматия “Иң матур сүз”
28 бит.
Рәсем карау. Рәсем эчтәлеге буенча балаларның сорауларга дөрес итеп җавап бирүләрен булдыру. Шигырьне сәнгатьле итеп уку, рәсем карау.
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
2. Шигырьне сәхнәләштерү. Кәҗә, Гали образларын сәхнәләштереп уйнау теләген уяту. Костюмнардан, атрибутлардан файдаланып уйнау осталыкларын үстерү.
3. Кәҗә такмагы. Татар балалар фольклоры 94 бит. Персонажның эш - гамәлләрен уйнап күрсәтергә өйрәтү, такмакларның сүзен ныгыту, тәрбияче артыннан ияреп кабатлауларын мактау.
Кәҗә кергән бакчага
Кәбестәне ашарга,
Таяк тотып чыксалар,
Хәзер тора качарга.

4. Дидактик уен “Кем нәрсә бирә?” Шигырь һәм такмак сүзләрен яттан өйрәтү, йорт хайваннарының кешеләргә нинди файда китерүләрен аңлату. Рольләргә кереп (сөт эчү, ит ашау, бияләй киеп җылыну һ.б.) күренешләрне уйнарга өйрәтү.
IX.
1. Май. “Йә алар кемнәр икән?”
Д. Гарифуллин.
Хрестоматия “Иң матур сүз” 30 бит.
Рәсем карау. Балаларны йорт кошлары һәм хайваннары белән таныштыруны дәвам итү.
Яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү. Сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү.
2. Өстәл театры.
Йорт хайваннарын, кошларын тавышлары, хәрәкәтләре буенча танырга өйрәтү. Аларга карата кызыксынучанлык тәрбияләү.
3. Шигырьне сәхнәләштереп уйнау. Үрдәкләр, бәрәннәр, каргалар, маскаларын, киемнәрен булдыру. Алар кебек тезелешеп, сикерешеп, мәэлдәшеп, каркылдашып уйнау хәрәктләрен үстерү. Уйнау теләген уяту. Сүзләр өстендә эшләү.
4. Йомгаклауга әзерлек. “Кәҗә бәтиләре һәм бүре”, “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү. Балалар белән өйрәнелгән эшләргә нәтиҗә ясау. Залда өлкән төркем балаларына әкиятләрне, рольгә кереп уйнап күрсәтү.
Категория: Хәния Вазиеваның шәхси кабинеты
Просмотров: 3655 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск