Воскресенье, 02.02.2025, 04:38
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 367
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

АК ӘБИЛЕ БАЛАЧАК. МИЛЛИ КИЧӘ
[ Скачать с сервера (67.6 Kb) ] 27.10.2024, 17:34
Зурлар төркемендә әти- әниләр катнашында уздырылган милли кичә. Сценарий авторы: Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Актаныш гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы»ның югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Әдһәмова Кадрия Вәсим кызы.

Алып баручы: Хәерле көн, һәммәбезгә дә! Без барыбыз да - өлкән яшьтәме без, яисә бөтенләй кечкенәме – үз әйберләребез арасына тагын да матуррагы пәйдә булса, ихластан сөенәбез. Менә “ Әтәчкәй”дә балалар мәйданчыгына өр-яңа атрибутлар куйганнар. Бер кызыбызга яңа күлмәк алганнар... Шуларны күрү, ишетүгә, кинәт кәеф күтәрелә. Балаларга яңа таудан шуу нинди рәхәт! Яңа күлмәк киеп бакчага килү нинди күңелле!
 Кирәкле дә, матур да әйберләр күңелләргә шатлык китерә, мәшәкатъ – борчуларны оныттыра. Шуңа күрә кешеләр туктаусыз матурлыкка омтылалар да инде. Гүзәллек белән янәшә үзең дә сылуырак, шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк буласың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Бүген без сезнең белән шундый матурлык дөньясына басарбыз. 
Уртага милли киемле кызлар чыга: 
Сөмбел: Хәерле көн, сезгә, кунаклар! Котлы булсын милли кичәбез. 
Йөзләребез балкып торсын! Тулып торсын бәхет касәбез.
Мери: Шыгыр-шыгыр капканы шыгырдатып япмагыз.
Милли кичә булган җирдән берегез дә калмагыз.
Залның ике як ишегендә балалар тезелгән,үзара сөйләшәләр:
Раяз: Дусларым, Барабызмы? Бергә: Барабыз! 
Ислам: Милли кичә карарбыз.Р.Алина: Куып чыгармаслар әле, 
Альмир: берәр эшкә ярарбыз.
Ике егет ике якка китеп, дусларын алып килә. Балалар бергәләп “Әссәләмегаләйкем” җырын башкаралар. (Сүз авторы Г.Садә, көй авторы. Р.Ахиярова)
 Алып баручы: Әйдәгез, АК ӘБИебез гаиләсенә сугылыйк әле. 
 Сәхнә татар милли өе итеп җиһазланган. Тыныч көй ишетелә. 
 Ак Әби:  Нинди матур кояшлы иртә! Сөлгеләремне бер җилләтеп аласым бар иде. Бабасы дим, бабасы, миңа сандыгымны бакчага чыгарырга булыш әле, сөлгеләремне җилләтергә ниятләгән идем. Бергәләп сандыкны алмагач төбенә куялар.
 Бабакай: Ииии өзелепләр шыгырдый соң саескан алмагачка куныыыып, әбкәсе, әллә соң кунак мазар килә микәәәән?
Ак Әби: Бүген изге җомга бит, бабкасы, оныгыбыз үзенең бакчадагы дус кызларын, малайларын кунакка алып килергә тиеш. Алар җыенып килеп җиткәнче сөлгеләремне караштыра торыйм (Бабакай журналлар өстәленә барып, изге китаплар укырга утыра).
 Ак Әби сандык тирәсенә тезләнгән, сандыкны ача.( шыгырдап, сандык ачыла) (Кулларына сөлгеләрен ала) Их, сөлгеләрем, кадерле сөлгеләрем. Сандык төбендә күп еллар буе яткырганым өчен үпкәләмәгез инде миңа. Ниндиләре генә юк монда! Ә менә бу сөлге иң кадерлесе, чөнки ул әнием истәлеге, бу бизәкләр аның кулы белән чигелгән. Мин синең белән бервакытта да аерылырга теләмәдем. Хәзер олыгайдым инде, сәламәтлек тә элекке түгеееел. Ә менә сезнең гомерегез озын әле. Кадерле сөлгеләрем!
 Сез минем яшьлек шатлыгым бииит.
Капка шыгырдап ачылган тавыш. Балалар керәләр, исәнләшәләр:  Исәнме,бабакай! Исәнме Ак әби!

Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: МИЛЛИ КИЧӘ, АК БАБАЙ, ТАТАР ӘБИСЕ, ТАТАР БАЛАСЫ, АК ӘБИ, ТҮГӘРӘК УЕННАРЫ
Просмотров: 32 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск