Вторник, 19.03.2024, 12:47
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 365
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Барсы да сезнең өчен, әти-әниләр!

 

Шулай итеп, Сез...

 ... бала белән, белгеч ярдәмен көтмичә балагызның сөйләмендәге кимчелеген бетерү өстендә шөгыльләнә башларга уйладыгыз.

    Иң элек, шөгыльләр вакытында кирәк булачак әйберләрне әзерләп куябыз.

  • артикуляция күнегүләрен дөрес эшләвен бала үзе контрольдә тотсын өчен стенага беркетелгән зур көзге
  • төрле тематик лотолар ("табак-савыт", "мебель", "хайваннар", "кошлар", "киемнәр" һ.б.)
  • җиләк-җимеш, яшелчәләрнең муляжлары, уенчыклар, картинкалар
  • ике яки берничә өлешкә бүленгән кисмә картинкалар
  • вак моториканы үстерү өчен пластилин, ярмалар, борчак, конструктор, шнурлау өчен әзер материал, төймәләү өчен әзер материаллар, санау таякчыклары
  • шөгыльләрне планлаштыру һәм картинкаларны беркетү өчен дәфтәр яки альбом

    Шөгыльләрне оештырганда иң авыры- баланың шөгыльләнергә теләмәве. Бу халәтне җиңү өчен аны кызыксындырырга кирәк. Кече яшьтәге балаларның иң зур кызыксынуы уен икәнен онытмаганда бу проблеманы бик тиз җиңәргә мөмкин.

      БАРЛЫК ШӨГЫЛЬЛӘР ДӘ  УЕН КАГЫЙДӘЛӘРЕ НИГЕЗЕНДӘ ҮТӘРГӘ ТИЕШ!!!

  • "Әкиятләр иле"нә  яки бала үзе теләгән маҗаралы урынга "сәяхәткә чыгарга" мөмкин. Үзегез белән юлга аның яраткан уенчыгын алсагыз, үл сезнең белән аралашуга караганда, курчагы яки уенчыгы белән теләбрәк сөйләшәчәк
  • бик сирәк бала гына урында утырып өйрәткәннәрне аңлап, кабул итеп утыра ала
  • ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен, шөгыльләрне даими үткәрү зарур

   ҺӘР КӨН БАШКАРЫЛЫРГА ТИЕШ ЭШЛӘР:

  • вак моториканы үстерү өчен уеннар.
  • артикуляцион гимнастика ( көнгә 2 тапкыр үткәрелсә тагын  да яхшырак)
  • фонематик ишетүне һәм игътибарны үстерүгә уеннар
  • лексик-грамматик категорияләрне формалаштыруга уеннар

ШӨГЫЛЬЛӘР ВАКЫТЫНДА МӘҖБҮРИ ИСӘПКӘ АЛЫНЫРГА ТИЕШ:

  • баланың аруына юл куймагыз, кирәгеннән артык мәгълүмат бирмәгез, юкса тотлыгу китереп чыгарырга мөмкинсез
  • тәнәфессез шөгыль озынлыгы 15-20 минуттан артмаска тиеш. Бала игътибарын туплый алмый башлый, димәк ни дә булса кабул итә алмый.Кайбер бала  15-20 минут та эшли алмаска мөмкин, чөнки һәр бала да үзенчәлекле, индивидуаль.
  • баланың игътибарын читкә юнәлтә башлавын, уеннарның аны кызыксындырмый башлавын күрү белән тәнәфес ясагыз, яки туктатыгыз, чөнки барыбер  нәтиҗәсе булмаячак.
  • балага  бер-ике генә бит булса да әдәби әсәрләр укыгыз, яки үзенә укырга бирегез.Ахырда текст өстендә эшләгез: рәсемнәрен карагыз, сораулар бирегез
  • балага йокы алдыннан укырга тырышыгыз. Кайбер ата-аналар моның белән килешмәскә мөмкин-бала арыган, игътибарын туплый алмый. Ләкин, кайсы гына бала ата-анасы белән тагын 15-20 минут кына булса да аралашудан, серләрен уртаклашудан баш тартыр икән:)
  • нинди дә булса сүзләрне әйтергә өйрәткәндә күрсәтмә материалдан файдалану мәҗбүри. Күргәне булмаган әйбер турында сөйләү кече яшьтәге бала өчен бик авыр процесс.
  • балага йөзегез белән борылган килеш, ачык аңлаешлы итеп әйтегез, сүзне әйткән чакта сезнең ирен хәрәкәтен бала күрергә, исендә калдырырга тиеш
  • "Дөрес түгел" дигән сүзне онытыгыз!. Теләсә нинди кечкенә генә уңышы өчен баланы мактагыз, үсендерегез! Нәтиҗә сез көткәнчә булмаса күңелегезне төшермәгез, шөгыльләнүне дәвам итегез!

Сөйләм сулышы  (Речевое дыхание)

        Бала авазларны дөрес итеп әйтсен өчен аны дөрес суларга өйрәтергә кирәк. Моның өчен борын белән тирән сулыш алыгыз, һаваны авыздан  әкрен генә чыгарыгыз. Иреннәрегезне кысмагыз, битләрегезне кабартмагыз. Бала да кабатласын.

Бу күнегүләрне шигырьләр белән ясау бик күңелле!

   1.  Өстәлгә яисә баланың кулына уртача зурлыктагы мамык кисәкләрен куегыз. Сез шигырьне укып чыккач, бала “кар бөртекләрен” өреп очырсын.

                      Без – карлар очабыз,

                      Як - якка кунабыз.

                      Җил тынган арада

                      Ял итеп алабыз. (Ф.Зиннурова)

2.  Кечкенә мамык кисәгеннән шар ясагыз. Бу туп була. Ә ике шакмак – капка булсын.  Бала «туп»ка өрсен.  Мамык шакмаклар арасына керергә тиеш.

 3.  Өстәлгә төсле кәгазьдән яфраклар кисеп тезегез. Шигырьләрне укып чыгыгыз, ә бала яфракларны өстәлдән өреп төшерсен.

               Сары, кызыл яфраклар

               Һавада әйләнәләр.

                Кызыл-сары яраклар

                Үләнгә сибеләләр. (Ф.Зиннурова)

 

4.  Балалар сабын куыклары (мыльные пузыри) җибәрергә яраталар. Бу күнегү дөрес сулыш чыгару өчен файдалы. Бала белән ярышып карагыз: кайсыгызның шары зуррак булыр микән?

                    Шарлар кабартабыз

                    Һәм өреп очырабыз.

                    Яшел, зәңгәр, ал,

                   Син бер шарны ал.

 5.  Чиста су, стакан һәм сок таякчыгын (трубочка) әзерләгез. Таякчыкны суга төшерегез, бала аңа өрсен.

6.   Кәгазьдән  көймә ясагыз һәм, тазга су җыеп,  аны шунда йөздереп җибәрегез. Бала көймәгә өрсен.

                           Йөзә көймә,  Куркып куям:

                          “Җилләр күккә чөймәсме?”

                           Чөйсә чөйсен, димен аннан,

                           Ул бит – чүл көймәсе.

                           Җил көймәсе! (Л.Лерон)

 7.  Тигез өстәл өстенә карандаш куегыз. Бала өреп, аны тәгәрәтсен.

 8.  Сыбызгылар белән дә уеннар бик файдалы. Балага сыбызгы бирегез, 

һәм ул күпме тели, шуның кадәр сызгырсын.

САБЫР ТӨБЕ-САРЫ АЛТЫН, НӘТИҖӘ СЕЗ КӨТКӘННӘН ДӘ ЯХШЫРАК БУЛАЧАК, БАРЫ ТИК БАЛАГА ҺӘМ ҮЗЕГЕЗГӘ ЫШАНЫРГА ГЫНА КИРӘК!

 Бүгенге

                эшне

                      иртәгәгә 

                              калдырмагыз.

УҢЫШЛар сезгә,  ХӨРМӘТЛЕ ӘТИ-ӘНИЛӘР!!

  

                                                                                                                             Логопед ярдәм итәр

Баланы дөрес итеп сөйләшергә, авазларны кимчелексез әйтергә өйрәтү, аның сүз байлыгын үстерү, сөйләмдә булган җитешсезлекләрне вакытында төзәтү – ата-ананың да, мөгаллимнәрнең дә мөһим бурычы. Чөнки сөйләм теленең дөрес формалашмавы бала өчен күп кыенлыклар тудыра. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, сабый үз фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә алмый. Мәктәп яшендә исә кыенлыклар арта гына: уку-язу күнекмәләре авырлык белән үзләштерелә, дуслары арасында үзен ким итеп тоя башлый.

Сәбәпләре ни?

     Соңгы 5-10 ел эчендә  сөйләм телендә кимчелекләре булган балалар саны бермә-бер артты. Моның сәбәпләре күп төрле:

-         экологиянең бозылуы,

-         медицинаның үсеше,

-         бала ана карынында ук алган һәм туганда булган имгәнүләр,

-         1 яшькә кадәр еш авыру очраклары,

-         нәселдән килүче авырулар,

-         социаль-көнкүреш шартларының начар булуы,

-         икетеллелек (двуязычие), ягъни баланың әйләнә-тирә мохитында зурлар  төрле телләрне кушып, бозып сөйләшү нәтиҗәсендә туган телнең дөрес формалашмавы һ.б.

Сөйләм телендәге кимчелекләр күп төрле: авазларны бозып әйтү, сүз байлыгының ярлы булуы, сөйләмдә телнең грамматик чараларын, законнарын дөрес куллана белмәү, бәйләнешле сөйләмнең  тоткарлануы яки үсмәве, уку  һәм язу күнекмәләренең формалашмавы һ.б. Әлеге кимчелекләр үзеннән-үзе юкка чыкмый, аларны киметү яки бетерү өчен махсус белгечләрнең – укытучы-логопедларның ярдәме кирәк.

 Хәтта массаж да ясыйлар

Әгәр әти-әниләр вакытында сизеп алып, баланы белгеч янына алып килсәләр һәм максатчан эшләсәләр, кимчелекләрнең күпчелеген бетереп һәм төзәтеп була. Билгеле, бу эш вакыт һәм түземлек сорый. Логопедның турыдан-туры максаты – сөйләм телендә булган кимчелекләрне төзәтү, барлык авазларның да дөрес әйтелешенә ирешү, сүз байлыгын арттыру, грамматик категорияләрне дөрес кулланып, бәйләнешле сөйләм үстерү, укудагы һәм язудагы кимчелекләрне булдырмау яки коррекцияләү. Ләкин  бер генә логопед та үз эшендә болар белән генә чикләнә алмый: ул комплекслы эш алып бара. Тел, сөйләм формалаштыру белән беррәттән, баланың хәтер күнекмәләрен, игътибарын, фикерләү  һәм иҗади сәләтен, моторикасын үстерү өстендә даими эшли. Моннан тыш, логопед төзәтүгә авыр бирелә торган тотлыгу һәм дизартрия кебек диагнозлы балаларга артикуляция органнарына махсус массаж да ясый.

 Мөмкин кадәр иртәрәк!

 Әти-әниләргә иң беренче киңәш итеп шуны әйтәсе килә: бала сөйләмендәге кимчелекләр үзлегеннән бетми, авазлар әйтелешендәге ялгышлар һаман ныгый бара, яшь арткан саен аларны төзәтү кыенлаша. Шуңа күрә, бала сөйләменә игътибарлы булып, вакытында логопедка алып килү зарур. “Ничә яшьтә логопед белән шөгыльләнер өчен иң кулай вакыт?” – дип сораучыларга болай дип җавап бирер идем: мөмкин кадәр иртәрәк. Моннан 20 еллар элек балага 5 яшь булгач кына махсус белгечләр белән шөгыльләнергә киңәш бирелә иде. Чөнки 5 яшьтә балада бөтен авазлар формалашкан була, ул җөмләләр төзеп, бәйләнешле итеп  сөйләргә өйрәнә, фикерен үзе формалаштыра ала. Бүген исә белгечләр арасында башка караш өстенлек итә: әгәр баланың сөйләмендә нинди дә булса кимчелек сизәсез һәм  аны берничек тә үзгәртеп булмый икән, баланы 2-3 яшьтә дә логопедка алып барырга мөмкин һәм кирәк тә. Бу вакытта ул дөрес булмаган авазларга күнегеп өлгермәгән була, сөйләм органнары коррекциягә тиз бирелә,  шуңа да авазларны төзәтү тизрәк һәм җиңелрәк.

Дөрес, кайбер гади аваз кимчелекләре логопедка мөрәҗәгать итмичә дә төзәлергә мөмкин, ә сүз байлыгын арттыру, сөйләмне баету өчен шулай ук бөтен кешегә дә белгеч кирәкми. Моның өчен бала иң беренче дөньяга аваз салган көннән үк аның белән дөрес итеп туган телендә сөйләшергә кирәк. 2-3 айлык вакытта ул үзенчә аралаша башлый, 5-6 айда зурларның сөйләшүенә “җавап бирә”, сүзләргә, тавыш тембрына һәм интонациягә игътибар итә. Балага 1 яшь тирәсендә беренче аңлаешлы сүзләр барлыкка килә. 2-3 яшьтә ул инде җөмләләр төзеп сөйләшә. Бу вакытта ул кайбер авазларны дөрес әйтмәскә дә мөмкин. Әгәр сөйләм үсеше тиешенчә барса, бала 5 яшьләрендә ана телендәге авазларны тулысынча үзләштереп бетерә.

 Көзге дә ярдәм итәр

    Шуны истән чыгармаска кирәк: бала туган телендә саф, чиста, ачык итеп ишеткәндә, авазларны аера алганда гына дөрес сөйләшә ала. Шуңа күрә баланың ишетү сәләтен, авазларны ишетеп аеру һәм тану мөмкинлеген үстерергә кирәк. Гади генә уеннар моңа ярдәм итә. Мәсәлән, ширма артында балага күрсәтмичә аңа таныш булган уенчык яки уен коралының тавышын чыгарасыз. Бала игътибар белән тыңлый һәм нинди тавыш ишеткәнен әйтә. Шулай ук сабыйга тирә-юньдәге тавышларны тыңларга тәкъдим ителә (бүлмәдә, урамда, табигатьтә һ.б.). Яки балага таныш булган әкият геройлары тавышы белән сүзләр әйтәсез. Нәрсә тавышы икәнен әйтүен сорыйсыз. Җавапны шул герой рәсемен табып әйтергә дә була.

Файдасы инде күптән исбатланган артикуляция гимнастикасы да аваз кимчелекләрен төзәтүгә зур ярдәм итә. Хәзер интернет челтәрендә дә, махсус әдәбият битләрендә дә бу турыда мәгълүмат күп. Төрле  сөйләм органнары (тел, иреннәр, яңаклар һ.б.) өчен махсус күнегүләр уздыру файдалы. Бу күнегүләр көзге алдында төгәл итеп башкарылырга тиеш, күңелле музыка астында булса, бигрәк тә яхшы. Күнегүләрне көн саен билгеле бер вакытта уздыру отышлы.

Балаларның баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр әйтүенчә, кул бармаклары хәрәкәтләре белән сөйләм үсеше турыдан-туры бәйле. Әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була һәм, киресенчә, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше дә тоткарлана. Балага 6-10 ай чагында ук кул чуклары өчен актив күнегүләр уздырыла.  Алар күпчелек кешегә таныш. Шул күнегүләргә кушылып тизәйткечләр яки такмаклар да әйтелә (“Атка печән кем сала?, “Баш бармак – бау ишә”, “Бу бармак бал ашаган” һ. б.).

 Сулагайлар үзгәрәк

       Зурлар белергә тиешле тагын бер мөһим мәсьәлә – сулагайлык. Соңгы елларда сул кул белән эшләүче балалар саны күбәя бара. Әти-әниләр күп вакыт сулагай балаларны уң кулга күчерергә тырышалар. Бу хәл баланың баш мие эшчәнлегенә зыян салырга мөмкин. Сулагай балаларда авазларны аера алу сәләте (фонематический слух) һәм артикуляция соңрак формалаша.

Шуңа күрә аларга сүзләрне аеру, грамматика законнарын аңлау бик кыен. Ә сүзтезмәләрне яки тоташ җөмләләрне алар җиңелрәк хәтерләп калалар. Моны истә тотарга кирәк.

Балаларга мөмкин кадәр күбрәк кычкырып китаплар укырга кирәк. Аңа әти-әниләр белән аралашу да мөһим. Нәтиҗәләр бик көттереп килсә дә, бала белән башлаган эшне ахырына чаклы җиткерергә кирәк, уңыш барыбер киләчәк.

 

 

 

Бала – бәгырь җимеше дип, юкка әйтмиләр. Һәркем өчен үз баласы — иң әйбәте, иң акыллысы. Кайвакыт әти-әни үз күңелен әнә шул “иң, иң” дип ышандырып, баласындагы кайбер кимчелекләрне күрми. Улы яки кызы кайбер аваз-хәрефләрне дөрес әйтмәсә дә, “кечкенә әле, өйрәнер” дип уйлый. Ә өйрәнүне кечкенәдән үк башлау үтемлерәктер, мөгаен.

Кызыксындырган сораулар:

—  Логопед кем ул?
— Логопед — кеше сөйләмендәге кимчелекләрне бетерү, сөйләм телен камилләштерү өстендә эшләүче белгеч. 
— Баланың хәрефләрне дөрес әйтмәве, сөйләм теленең кимчелекле булуы нәрсәдән килә?
— Монда төп сәбәпне иң әүвәл әти-әнинең үзеннән эзләргә кирәк. Беренчедән, әни кеше баласын дөньяга тудырганчы нинди яшәү рәвеше алып барган, икенчедән, гаиләдә бала үсеше өчен уңай шартлар булу-булмау, өченчедән, баланың өч яшькә кадәр төрле йогышлы чирләр белән авыруы, егылу-имгәнүләр, стресс кичерүе дә сөйләменә зыян сала, дүртенчедән, әти-әни назы җитмәү, бала белән аз аралашу да аның сөйләменә тәэсир итәргә мөмкин.
— Баласының авазларны дөрес әйтә алмавына әти-әни кайчан игътибар итә башларга тиеш? Логопедка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк? Соңга калсаң, кимчелекне төзәтеп буламы?
— Сабый дөньяга елап аваз сала. Елый-елый, кычкыра-кычкыра, аның сөйләме камилләшә. Бер яше тулганчы ук бала авазларны, аерым сүзләрне әйтә башлый. Табиблар бишектәге бала белән дә сөйләшергә кирәк дип саный. Ныклап күзәтсәң, ниндидер кимчелекне шушы вакытта ук белергә мөмкин. Ж, Ш, С хәрефләрен аерым әйткәндә дөрес әйтеп, ә сөйләшкәндә бутавына игътибар итәргә кирәк. Сөйләм телендәге кимчелекләре булган бала үз эченә бикләнергә мөмкин. Белгечкә никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсәң, шулай яхшырак. Кимчелек вакытында күренми һәм төзәтелми калган икән, логопедка мөрәҗәгать итү беркайчан да соң түгел. 
— Сөйләм телендәге кимчелекне тулысында төзәтеп буламы?
— Аларны балалар бакчасына йөргәндә төзәтү уңай. Чөнки мәктәпкә киткәч, баланың укыйсы бар. Уку программасын үзләштерә башлаганчы, сөйләме төзек булырга тиеш. Юкса, ул яшьтәшләреннән калышачак.
— Әмма балалар бакчаларының барысында да логопедлар юк шул әле.
—Балалар логопед төркеменә төрле белгечләр катнашындагы комиссия үтеп сайлап алына. Аннары алар махсус программа белән шөгыльләнә. Ни кызганыч, логопед ярдәменә мохтаҗ балалар елдан-ел арта. Бүгенге көндә аларның барысы белән дә логопед шөгыльләнсә дә зыяны итмәс иде. Әмма төркемдә 14-15 баладан артса, укытуның нәтиҗәсе булмый.

Элек балаларда фонетик кимчелек — авазларны дөрес әйтмәү күзәтелсә, хәзер күбесе тулы җөмләләр төзеп сөйләшә белми. Аларда сүз байлыгы юк. Әйтик, 5 яшьлек балага сюжетлы рәсем күрсәтеп, шул рәсем хакында сөйләргә кушсаң, бала нибары бер җөмләне төзеп әйтә ала. Логопед күнекмәләре алган балалар мәктәптә дә яхшырак укый. Тәрбияче белән шөгыльләнгәннән тыш, алар анда грамота да өйрәнә. Әйбәт нәтиҗәгә әти-әни белән бергәләп ирешеп була.
—Авазларны  әйтә алмау, дөрес сөйләшмәү — авырумы?
— Авазларны әйтә алмау —авыру түгел. 

Әти-әниләргә берничә киңәш:
— Сөйләшкәндә балагыз сезнең авызны күрергә тиеш. Әйтәсе сүзегезне беркайчан да бер бүлмәдән икенчесенә кычкырмагыз. Балалар бакчасына барганда-кайтканда улыгыз, кызыгызның нәрсә белән шөгыльләнүе хакында кызыксыныгыз. Элек гаиләдә әби-бабайлар белән бергә яшәгәннәр, өйдә кеше күбрәк булган саен, аралашу да арта. Шуңа да мөмкин кадәр бер-берегез белән күбрәк аралашыгыз. Әкият сөйләү, китап уку да файдалы. Телевизор, компьютер алдында озаклап утыру күзләргә генә түгел, сөйләм үсешен дә тоткарлый. 
 

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031