Суббота, 27.04.2024, 00:57
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Актанышның күренекле кешеләре
[ Скачать с сервера (26.6 Kb) ] 13.12.2010, 21:37
  Бакчада гомуми бәйрәм кичәсе.
Бурыч:балаларны туган ягыбызның күренекле кешеләре белән таныштыруны дәвам итү, сәнгатьле сөйләмгә ирешү, диалогик сөйләмне үстерү, балаларның үз фикерен әйтеп бирүләренә ирешү, туган якка мәхәббәт уяту. Балалар белән алдан әзерлек:шигырь, җырлар өйрәнү, туган як музеенда булу.
Тәрбияченең әзерлеге:Шагыйрә белән алдан килешү, блиц- турнир сораулары, истәлек бүләкләре әзерләү, шагыйрәнең шәхси китапларын туплау.
Бәйрәм барышы: Зал бәйрәмчә бизәлгән . Стенада плакатлар, балалар рәсемнәре, тәрбиячеләрнең кул эшләреннән күргәзмә . Бер якта Актаныш шагыйрәсе Лилия Гыйлемнең китапларыннан күргәзмә. 1 а.б.Кеше үзенең туган җирендә дөньяга килә . Һәм бөтен гомере буе балачагы , яшьлеге гөрләп үткән нигезенең аңлатып булмый торган тарту көчен , үзенчәлекле һәм кабатланмас матурлыгын җанында йөртә. Безнең һәркайсыбызда, күңелләребезнең иң ерак почмагында , балачакның гүзәл мизгелләре һәм күренешләре- үләннәрнең башны әйләндергеч хуш исләре, чишмә суларының онтылмас тәме, балачак хыяллары бөреләнгән һәм ныгыган таныш сукмаклар, изге урыннар һәм якты хәтирәләр саклана.
2 а.б. Кеше мәңгелеккә туган ягы белән бәйле, һәм бу бәйләнеш җылылык , шатлык хисләре белән сугарылган. Без бөтен барлыгыбыз белән үз ватаныбыз баласы, шунда үскәнбез, канат ныгытканбыз.Безнең өчен туган авылдан да матуррак урын юк. Без Актанышыбызны иң кадерле, иң гүзәл җир дип саныйбыз Кыскача гына әйткәндә,бүген без Туган авылыбыз Актанышыбызның туган көнен үткәрербез.Сүзне иң кечкенәләргә бирик
 Лиана: Актанышта юбилей дип, шаулады бөтен галәм.
Безгә килгән кунакларга Ялкынлы кайнар сәлам.
 Сөмбел:Актанышка буел-300, Районга 80 тула.
Аксакаллы туган ягым, Ел да матуррак була .
Ләйсән:Бездә бу ел зур вакыйга Юбилей Актанышта.
 Бәйрәм итә яше-карты, Шатлана бар таныш та.
1а.б. Туган ягым Актаныш- гомер бишеге. Әнибезгә тиң игелекле һәм газиз! Актанышта сокланырлык , тырыш, эштә риясыз, тыйнак, хискә саф, тормышны, җырны яратучы горур кешеләр яши. Актаныш кешеләре тормышның ваклыкларына , юклыкларына, мәшәкать– борчуларына, бирешмичә, татар кырларына муллык бирү, татар сәнгатенә зурлык китерү максаты белән яшиләр.
Эльза:Йосыф, синең математика ягың ничек иде әле ул, әйбәт бит? Йосыф :Болай зарланырлык түгел, ә ни дип кызыксынасың әле, Эльза?
Эльза:80 яшьлек өлкәннәрне күргән бар, димәк ул зур сан, ә менә 300 зурмы ул , Йосыф?
 Йосыф: 300ме? 300 бик зур сан ул, Эльза! Анда 4 тапкыр диярлек 80 бар . Нигә әле бу сиңа?
Эльза:Бу ел бит Актанышыбызга -300, районыбызга -80 яш. Тула, шуңа күрә Актанышыбызның яшен күзаллавым иде.
Йосыф: Әйе, шул, бу ел юбилейлар елы, күңел ачасы, җырлыйсы килә...
Эльза:Җырламыйк әле , Йосыф, ә гүзәл Актанышыбыз турында шигырь тыңлыйк.
 Азамат : Актанышым- мактанычым.
 Актаныштан кояш чыга, күтәрелә югары.
 Синдәй, Сөндәй җир –суларны минем күргән юк әле.
Юлларыңнан узаем, суларыңда йөзәем,
Актанышым ,сине ничек сагынмыйча түзәем.
 Уйма- уймак күлләрең, чәчәкле болыннарың,
 Шул болыннарда үскән без синең колыннарың.
 Болыныңда уйнаем, якты уйлар уйлаем,
Актанышым- мактанычым, синнән мәңге туймаем.
Актаныштан кояш чыга, Актаныштан юл китә .
Синдәй, Сөндәй гүзәл төбәк җир йөзендә юк бүтән.
1 а.б. Актанышыбызның урман- кырлары, болын – урманнары, мактаулы кешеләре, игенче- терлекчеләре турында язучы, шагыйрь апа-абыйларыбыз бик күп әсәрләр иҗат иткәннәр, әле дә яза торалар. Сезнең арадан да бәлки киләчәктә Актанышыбызның матур эшләре, гүзәл табигате турында язучылар табылыр әле . Бүгенге кичәдә олы кунак бар. Кунагыбыз- шагыйрә Лилия апа Шайгарданова- Лилия Гыйлем. Без аның бик күп шигырьләрен яттан өйрәнәбез , аның сүзләренә язылган җырларны җырлыйбыз. Лилия Гыйлем – районыбыздагы музейны оештыручыларның берсе дә әле ул, бүгенге көндә музей директоры. Лилия апаның безгә әйтер сүзләре дә бардыр , тыңлыйк әле аны .
Лилия Гыйлем чыгышы.
А.б. "Балалачакка кайтам " шигыреннән өзек укый ..
Балаларның да Шагыйрә апага сораулары бардыр, ягез әле, балалар! Балалар сорауларын Лилия Гыйлем җаваплый.
Музыкаль пауза –Регина "Актаныш миләшләре.” Җыр шулай ук Лилия Гыйлем сүзләренә иҗат ителгән .
 2а.б. Кайсыбыз гына урманда йөрергә яратмый икән, әйе бит, ишетүегезчә безнең кунагыбыз Лилия апа да урманнарны үз иткән.Үз итмәслек түгел шул безнең як урманнары...Телисең икән каен урманы, телисең икән ылыслы нарат урманы, имәннәр генә үскәннәре дә бар, чыршылар гына тезелеп утырган урманнар да бар , шулай бит, дусларым!.Ә менә барлык агач та үскән урманнар ничек атала иде соң әле , онытып җибәрдем
. -Катнаш урманнар.
-Әйе, урманнарның төрлесе бар бездә . Ниләр үсүе, нинди хәлләр булуы турында Лилия Гыйлем шигырьләрен тыңлап тагын бер кабат искә төшерик әле.Нәниләр сезгә Лилия Гыйлемнең Актаныш урманнары турындагы шигырьләрен сөйләп күрсәтер .
Рәмилә "Бүләк”
 Ильяс ”Нөркә буенда
1 а.б. Актанышыбыз ярларын Чулман, Агыйдел, йөгерек саф сулы Ык, һәм Сөн елгалары юа. Алар янында эреле- ваклы дистәләгән күлләр, кечкенә елгалар һәм чишмәләр ямь өстенә ямь өстиләр . Җәйләр җитсә , киерелеп печән чабар болыннар , иксез- чиксез иген басулар, киек җәнлекләргә һәм кошларга бай калын- калын урманнар районның табигый йөзен билгели .
 Музыкаль пауза -Татар биюе
2 а.б. Олы кунагыбыз Лилия апаның шигырьләрен сөйләүне уртанчылар төркеме балалары дәвам итә
Инзилә "Хәйлә таптым”
Аида "Урманда”
 Блиц – турнир сораулары:
· Актанышка ничә яшь?-300. ·
 Актанышыбызда туган иң зур кеше кем соң?-Минтимер Шәймиев. · Район башлыгы.-Энгель Нәвап улы Фәттахов.
 · Бездә ничә мәктәп бар?.-3
· Актанышта балалар бассейны кайда урнашкан?-Балалар иҗат үзәгендә. ·
"Бүләк” урманы янында ни бар.-"Бүләк” лагере, балалар ял итү мәйданчыгы.
 · Балалар яратып чума торган су кайда ?-Бассейнда.
· Актанышның иң нәни кешесе кем ул?-Бүген туган бала.
 · Актанышта ничә балалар бакчасы бар ? -5. ·
 Безнең бакча нинди урамда урнашкан?-Ленин урамында.
· Лилия Гыйлемнең иң күп шигырьләре ни турында ? –Актаныш табигате турында.
 1.а.б. Гүзәл Актанышыбыз турында шигырьләр бик күп .Тагын шуларның берничәсен мәктәпкә хәзерлек балаларыннан ишетик әле . Булат Актанышка кайтам әле”.

Ленар " "Актаныш басмалары”
 2а.б. Актаныш елгаларында нинди кошлар күргәнегез бар? Берсе монда ук адашып килеп чыккан әле ."Адашкан Үрдәк "биюен нәни Лиана башкара.
 2а.б.Буел юбилейлар елы, Актанышыбызга- 300, районга-80, бөек җиңүгә-65, татарстан иленә-75 .Туган илебез – Татарстаныбыз турында матур җыр тыңлар вакыт та җитте , рәхим итегез кызлар! Алинә, Гөлназ Гильмуллиналар башкаруында "Туган илем минем Татарстан”җыры.
Йомгаклау сүзен бакча мөдире Альфира Максут кызы Харисова ала.Ул шагыйрәгә рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшыра .Лилия Гыйлем үз чиратында райондашларыбыз турында язылган "Актанышым –ак илем” исемле китап һәм үзенең берничә китабын тапшыра.
 
 А.б. Актанышыбызның туган көненә багышланган күркәм кичәбез ахырына якынлашты. Шагыйрә Лилия Гыйлемгә очрашуга килгән өчен рәхмәтебезне җиткерик , балалар!
Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: Бүләк, Нөркә, шигырьләр, Актаныш, Лилия Гыйлем, музей, Юбилей, бәйрәм, сценарий
Просмотров: 1829 | Загрузок: 75 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск