Четверг, 25.04.2024, 05:00
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Бердәм гаилә
[ Скачать с сервера (2.91 Mb) · Скачать удаленно () ] 02.03.2011, 21:08
 1 алып баручы. Хәерле кичләр ,хөрмәтле кунаклар, ...
2 алып баручы.Бүген бездә олы бәйрәм-гаилә бәйрәме
1 алып баручы. Гаилә - ул яраткан эшеңнән кайтканнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган изге урын. Гаилә - ул дөнья мәшәкатьләреннән, борчулардан ял итә торган урын. 2 алып баручы
. Пар чәчәкләр гөлдә,Пар аккошлар күлдә,
Пар сандугач булса – җыр матур.
Ярыңнан аерылып,Канатың каерылып
Калсаң, сине кемнәр юатыр? -
Әйе, һәрвакытта да кешегә пар канат, кайтып сыеныр җылы учак, тыныч почмак кирәк. Ул – гаилә учагы, безнең иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Нәрсә генә булмасын, кайгыны да, шатлыкны да гаилә белән уртаклашкан очракта гына кеше үзенә тынычлык таба, рухи көч ала, күңел җәрәхәтләрен дәвалый ала.
 1 алып баручы.гаилә җимеше ул-балалар, сезнең нәниләрегез, сезнең, һәм безнең уртак шатлыкларыбыз. Сүзне аларга бирик әле , алар әти- әниләрен зурлап, котлап уз фикерләрен җиткерерләр
. Яшәсен әти-әниләр, сәламәт һәм шат булып,
Кызларынын улларының Кадерлеләре булып.
 Рәмилә:Әле ярый сез бар җирдә-безнең иң ныклы терәк.
 Бәхетебез тулып торсын, сез безгә шундый кирәк.
 Ильвина:Бүген безнең бакчабызда шундый рәхәт, күңелле,
Чөнки кунак булып безгә, әтиләребез килде
Рәзилә:Әниләр белән бергәләп озак- озак яшәгез,
Шатлык килсен өебезгә, Борчу-хәсрәт күрмәгез.
Айзилә: әтиләр –илнең терәге, гаиләнең йөрәге,
 Авырлыкларга бирешми, әтиләрнең беләге.
 2 алып баручы. Гаилә тормышы – хисапсыз-сансыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләрне күреп сокланабыз һәм алардан үрнәк алырга тырышабыз.Тормыш авырлыкларына бирешмичә, өченче балаларын тапкан күп балалы гаиләләребез бар: Фарраховлар, Хасановлар, Гараевлар, Хаеровлар, Шайгардановлар гаиләләре. Музыка җитәкчебез Чулпанның җыры сезгә бәйрәм сәламе булып ирешсен.
Уен ”Кичке аш” Әтиләр һәм егетләр әниләр кайтуга аш әзерли ! команда аш, 2 нчесе компот әзерли (1 кәстрүлгә су, тоз, ит, токмач, бәрәңге, кәбестә һ б ш ризыклар, 2 нчесенә алма, груша, персик, апельсин, лимон, песок, су, )
Җыр "Мин әнигә Булышам” Н.Мадъярова сүзләре, М.Морзаханова муз.
 Ленара Клара Булатованың "Әни-егет” исемле шигырен укый.
 Әти дә эштән кайтты, әни дә эштэн кайтты,
 Әти диванга ятты,әни кухняга чапты .
Әти әйтә: Мин ач, ди кайчан була ул аш ди.
Әни әйтә узен дэ булыш, алай булгач, ди.
 Әти әйтә, мин ир, ди, аш пешерә белмим ди,
Мин хатын –кыз түгел ди, мин
кухняда йөрмим ,ди Юкса 70 һөнәр аз диләр егет кешегә,
Безнең өйдә әти түгел, әни –егет, әни белә, Чөнки бөтен эшне дэ.
 1 алып баручы. Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Хатын-кыз гаиләдә зирәклеге, нәфислеге, назлылыгы белән аерылып торса, әти кеше көче, гаиләне җил-яңгырлардан, җәбер-золымнан саклавы, авырлыкны үз өстенә алуы белән аерылып тора. Киләсеконцерт номерыбыз әтиләргә багышлана Алар улларының биюләренә карап үзләренең малай чакларын искә төшерсеннәр әле
"Моряклар биюе "
 2 алып баручы Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез, бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, гадел итеп күрергә теләү өметләре чагыла. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары белән сугарылган бишек җырлары тәрбия эшендә нәтиҗәле чара булып тора. Әйдәгез. Хәзер гаилә хуҗабикәләре башкаруында бишек җырлары тыңлап алыйк.
(Бер әни башкаруында бишек җыры)
Әниләр бәби төрәләр
"Үз парыңны тап!” әтиләр күз бәйләгән көе парларын эзли.
Лиана шигыр”Үзем буласым килә!”
Әтиемә карыйм да , әти кебек батыр буласым килә,
Әниемә карыйм да , әни кебек матур буласым килә.
 Мин бабама карыйм да бабам кебек бабай буласым килә.
 Һәм көзгегә карыйм да үзем кебек малай буласым килә.
 Ә малайларның кем буласы килә микән тыңлыйк әле,
 Адель :Мин үскәч абый булам, аннары бабай булам.
Марсель:Ә мин бабай булгач та гел әйбәт малай булам.
Газинур:Мин үзем әти булам,
 Ислам: Ә мин дәү әти булам
 Ислам: үскәч кем буласымны мин әле әйтми торам.
ИсламШ:Мин батыр солдат булам
Макс:Ә мин космонавт булам.
Ислам: Әмин хоккеист булам, капкада сакта торам.
Булат:Әмин корыч коючы, чуен коючы булам.
Ибраһим :Мин күз буучы булам.
 Адель Мин аучы булам да көн дә йөрим сунарга .
Ленар: Ә мин белмим, әнидән онытканмын сорарга.
Риназ:Әмин бик озын булам, үсәм әле тагын да .
Булат:Ә мин начальник булам, йөрим волгада гына.
Газинур: Әмин кибетче булам, яисә итче булам.
Ислам: Ә мин бик көчле булам, әтием төсле булам.
 Марсель: Мин комбайнчы булам, кырда иген урырга .
ленар. Әмина әни үскәч, куша кеше булырга .
 Театраль тамаша: "Толке Куян һэм Этэч”
Хоровод- Уен "Кулъяулык”
Уен” Адымнар” 5 әти чыга
. 1-яңа гына ашап чыккан кешенең адымын,
2- кирпеч тибеп очырган кеше адымын,
3-урманда адашып калган кеше адымын,
 4-биле сызлаган кеше адымын,
Аяк киеме кыскан кеше адымын сурәтли
 1 алып баручы. Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы, кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә - хезмәттә үтә. Бер үк вакытта ата – аек акыл иясе дә. Ул булмаса, тормышның рәте китә.
2 алып баручы Безнең төркемебез дә зур бер гаилә. Балалар да бер үк, борчулары да, шатлыклары да бер үк, эшләре дә бер үк Үзебез дә тик тормыйбыз сезне дә йөгертәбез, бергәләп эшлибез. Ел дәвамында бүлмәбездә "Табигать һәм фантазия”, "Кыш бабай остаханәсе”, "Мин-нәни патриот!” конкурслары булып узды .Анда актив катнашучы гаиләләрне атап , һәркайсыбыз исеменнән рәхмәт әйтеп китик инде.Рушания Һәм Наил Мухаметдиновлар,Гөлназ һәм Айбар Хайдаровлар, Зөлфия һәм АйратХабибуллиннар, Айсылу һәм Илнар Мухаметдиновлар, Фәйрүзә һәм Радик Сахабиевлар, Гөлнара һәм Айрат Рахматуллиннар, Рима һәм Илсур Шайхенуровлар, Лена һәм Радик гильфановлар, Луиза һәм , Альфир Равефовларга рәхмәт хаты һәм истәлек китабы тапшырабыз. Сезгә бәйрәм котлавын Гөлназ Гильмуллина җиткерә

1 алып баручы. Халык авыз иҗаты әсәрләре – халыкка тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Бай рухлы, кешеләрне якты киләчәккә рухландыручы әкиятләр, җырлар, тирән мәгънәле әйтемнәр, тапкыр һәм үткер мәкальләр, үзенчәлекле табышмаклар, риваять, дастаннар яшь буынны тәрбияләүдә көчле рухи чишмә булып тора. Шунысы үзенчәлекле, бала яшь чакта әкиятләр тыңларга ярата, бераз үсә төшкәч, җырлар, такмаклар, бәетләр, соңрак дастаннар, легендалар, поэмалар белән мавыга башлый.
 2 алып баручы Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру, урынлы файдалана белү сөйләмебезне баета, эзлекле фикерләвебезне үстерә, камилләштерә, халыкка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Мәмәттә яшәүче гаиләләр мәкальләрне белә микән?
 Хәзер, шуны ачыклау максатыннан, "Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итегез” бәйгесе оештырыла.
Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи)
Аз сөйлә, күп (эшлә)
 Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән (мактан)
Һөнәрле үлмас, һөнәрсез (көн күрмәс)
 Ул ояты – атага, кыз ояты – (анага)
Атасы барның – (бәхете бар)
Атасы кем – (углы шул)
Ата - ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган (әрәм булган)
Оясында ни күрсә, (очканында шул булыр)
Баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән (карт итәр).
Театраль тамаша: "Теремкәй”
Уен "ПАРЛАР” әтинең бер, әнинең бер аягын бәйләп узышу
. 1алып баручы.
Ата-ана хакы дигән Кануннар яшәп калсын.
Гаиләләр һичкайчан да Кыйбласын югалтмасын.
Ата-анадан башка Бар нәрсә дә табыла,
 Һәр бала ата-анага Изге итеп табына.
Бәйрәм киче бетеп килә. Кунакларга әйтик шуны.
Сәламәтлек, бәхет телик, белмәсеннәр борчуны
. 2 алып баручы Бәйрәмнәр гел дә кабатлана,
 Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне. Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
 Өлеш чыксын Сезгә шул гына. Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Җыр "Шофер булам” Х.Халиков сүзләре, Ә .Хәйретдинов музыкасы.
1 алып баручы. Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә. Шатлык-куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә Гомер юлларыгыз озын булсын,
 Тигез тормыш аны бизәсен Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
 2 алып баручы. Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә Сезгә бүләк итәсе. Дөньядагы матур сүзләрнең дә
 Иң җылысын Сезгә әйтәсе.
1 алып баручы. Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
 Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,
 Шушы бәхет читләп үтмәсен.
2 алып баручы Гаилә бәхете – ул уртак бәхет. Кошлар да бит ояларын парлап ясыйлар. Гомер юлыгызны парлап, тигезлектә үтегез. Бер – берегезне саклап-яклап, авыр сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Барыгызга да исәнлек- - саулык, эшегездә зур уңышлар, балаларыгызның эшчән, намуслы, кыю, зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә шатлыклар гына китерүен телибез. Гаилә учагыгыз сүнмәсен һәм сүрелмәсен!
Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: балалар бакчасы, әти-әниләр, тәрбия, гаилә бәйрәме
Просмотров: 3199 | Загрузок: 670 | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск