Пятница, 19.04.2024, 03:45
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

ӘбекӘй,алтыным!
08.12.2010, 21:46
  Зал бәйрәмчә бизәлгән.Бер якта стенд урнаштырылган . Анда өлкәннәр турында канатлы сүзләр , дәү әни- дәү әтиләре, әби- бабайлары турында балалар фикерләре, рәсемнәре урын алган . Бию көенә балалар керә ,көй салмакка алышына.
 1 а.б. Кем дөньяга кеше бүләк итә, Ә кешегә якты дөньяны. Тойгылары кояш кебек кайнар Эретерлек гранит кыяны. Кем күңеле тулган айдай серле, Язлар сыман назлы, ягымлы. Шатлыкларын башкаларга бүлә, Кайгыларга түзем, сабырлы.
2 а.б. Кем елмая җәйге таң аткандай, Балкып китә шундук тирә- як. Нәфислеге гөлләр көнләшерлек, Көләчлектә аңа тиңнәр юк. Кем куллары өйне, җирне ямли, Изгелеге үлчәү тапкысыз. Ул , әлбәттә, яшәү чыганагы- Тормыш яме- әнкәй, әбкәй, хатын-кыз!
 1.аб. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче , елмаюларыгыз белән безне иркәләүче , җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез! Бәйрәм белән сезне!Һәр ел саен шушылай җыйнаулашып бирегә- сабыйларыгызны күрергә дип киләсез.Бу үзенчә безнең нәни генә йолабызга әйләнде инде.Сез –өлкәннәр көнен, без исә сезне сөендерәчәк шушу көнне ел башыннан ук әзекрлек белән көтә башлыйбыз. 2а.б. Бүген Өлкәннәр көне булса да , Күңелегез сезнең гел яшь. Яшәгез безнең арада Булып назлаучы кояш.
1а.б. Хөрмәтле дәү әниләребез , бүгенге бәйрәм кичәбез сезгә багышлана, анда матур җырлар да , күңелле уеннар да , биюләр дә булыр, Нәниләрегез үзләренең осталыкларын булдыра алганча күрсәтерләр, Инде сүзне аларга бирик . Рәмилә Кояш көлеп уянды да, Нурларын сипте мулдан. Әбиләр килде бакчага Атлап кояшлы юлдан. Лиана Һәр җирдә бер хикмәт көтә, Бүген гади көн түгел. Бүген өлкәннәр бәйрәме- Шуңа ашкына күңел. Ләйсән Нинди назлы, нинди эшчән, Синең куллар , әбием. Бөтен дөнья бәйрәм итә, Сине зурлап , әбием!
2 а.б. Әбием !!! нинди ягымлы , җылы итеп эндәшәләр сезгә оныкларыгыз. Бик матур җыр да бүләк итә әле алар сезгә.
Җыр " ӘБИЕМ ”
1а.б. Әбием, нинди җылы, нинди ягымлы сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса . Яше сиксәнгә җитсә дә , илледә генә булса да ул безнең өчен изгелек чыганагы . Арабыздагы дәү әниләребезнең күбесе гомер йомгагының күп елларга сузылган җепләрен чорный башлаган инде.
2а.б. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды , маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган .Күңелләрегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышанычлары арта гына тора, шулай бит дәү әниләр! Чөнки сезнең менә бу нәни кешеләрне тәрбияләүдә бик зур ярдәмегез, сабырлыгыгыз, көчегез сорала. Ленара Иң кадерле кешеләрне Кадерлибез, зурлыйбыз. Чын күңелдән һәммәгезне бәйрәм белән котлыйбыз. Ислам Т. Без сезне бик яратабыз, Бәйрәм белән котлыйбыз. Бүләк итеп үзегезгә Матур җырлар җырлыйбыз.
Җыр:_______
1а.б. Өлкәннәр көнендә дәү әтиләребезне , бабаларыбызны да телгә алыйк инде .Адилә үзенең дәү әтисе турында сөйлим , ди :
Дәү әтине яратам мин, ул да мине ярата.
 Сез тыңлагыз шигырь сөйлим ,дәү әтигә карата.
Дәү әтием бик өлгер, үзе бигрәк сөйкемле.
Машинадан чыгуга йөгереп килер шикелле.
Йөгерми шул, чүгәли дә , кочагын җәеп куя,
 Ул йөгерми, мин йөгерәм, дәү әни көнләшеп куя.
 Бергә : Д әү әниләргә телибез- бер кочак шатлык, бер капчык байлык , һәм ныклы саулык.
 Адель сөт җибәргән әбекәй, май җибәргән,
Ач йөрмәсен диеп улкае. Сыер сауган үзе, маен язган,
 Арымады микән кулкае.
Айзилә Яратам мин өемне, бабам белән әбине,
 Әтине һәм әнине , бишектәге энемне .
 Лиана Кайда икәнен белми, әби күзлеген эзли.
 Күзлеге бит кулында , әмма у л аны сизми .
 Диана Әби- әби , дим аңа, каршысына ук килеп,
Җайлы булыр эзләргә, күзлегеңне ки элек.
Ислам Әби күзлеген кия, үзе елмая көлә,
Рәхмәт , табып бирдең , ди, аркамнан сөя-сөя.
 2а.б. Балаларның сәхнәләштерү осталыкларын да карап китегез әле Өй .Өй янында әби чеп- чеп , дип эзләнеп йөри .Бер якта онык өй телефоныннан әбигә шалтырата.Әбинең кесә телефоны шалтырый.
-Алло, әбием, исәнме! -
Әлү Адилә , кызым, синмени?
 -Әйе,әбием, ни хәлләрең бар?
 -Ярыйсы гына бәбкәем, бабаң еракка киткәч ,бераз ямансу булып тора,эш- эш –мәшәкатьләр дә ишәеп тора ,әллә килергә уйладыңмы, кызым?
 -Әйе, әбием, ә дусларым белән килсәм ярыймы?
-Бик яхшы булыр, миңа булышып та китәрсез , кайчан киләсез соң?
 -Хәзер үк юлга чыгабыз.
 -Килегез ,көтәм балам.
Адилә балалар янына барып: дусларым, әбием янына булышырга барасызмы? , ди .Балалар , әйе, барабыз, дип җаваплыйлар. Балалар җыйнаулашып барганда, каршыга Лиана, Ләйсән ,Ислам чыга:
-Дуслар, кая барасыз? -Әбиләргә барабыз. -Анда нигә барасыз? -Булышырга барабыз. -Әби сезгә ни дияр? - Оныклар диеп сөяр. -Әби сезгә ни бирер? -Күчтәнәчләр ул бирер. -Аны кая курсыз? -Бергәләшеп ашарбыз. - Без дә барыйк әле? -Әйдәгез.!!!
Балалар ,бергәләшеп ,әби янына киләләр, әби ишегалдында йөри: Чеп-чеп-чеп! Балалар:Исәнме, әбекәй! Әби :Бик исән , акыллыларым. Әйбәт кенә килеп җиттегезме?И-и , балалар, бик вакытлы килдегез әле, чуар тавыгым бик күп итеп йомырка салды да, чебиләр чыгарды , хәзер әнә шуларны җыя алмый тик йөрим, булышырсыз бит? Малайлар: Без булышабыз. Кызлар: чебиләрне эзләрбез. Әби: Болай булгач, сездән олы булышчылар чыга , әйдәгез соң ,эшкә керешегез. Малайлар , кызлар бүлмә буйлап чебиләр эзлиләр . Бүлмә уртасына озын, кыска берничә ялгаш куелган . Аның янында чуар тавык. Балалар бүлмә буйлап йөреп, чебиләрне табып китерәләр. Әби: И-И рәхмәт яугырлары , кая әле бу чебекәйләргә ярма да сибим.
"Чебиләр” көенә җыр.
Нәни чебиләр барсы да Сары майка кигәннәр.
Җим чүпләргә диеп кенә Бер урынга килгәннәр .
 Чеп, чеп, чеп, чеп, Бер урынга килгәннәр .
Тик әбинең әйткәненә Колак салмый чебиләр.
Шуңа күрә сибелешеп, Читтә генә йөриләр,
Чеп, чеп, чеп, чеп, Читтә генә йөриләр .
Чебиләргә койма куйдык, Беркая да китмиләр.
Тыныч кына җим чүпләшеп, Тату гына йөриләр .
Чеп, чеп, чеп, чеп, Тату гына йөриләр .
 1а.б.Дәү әниләр бер берсе белән очрашса нишли дип уйлыйсыз , балалар? Сөйләшеп кенәдә калмыйлар, и мактыйлар алар сезне , и мактыйлар .Менә хәзер тыңлап карыйк әле , ничегрәк мактарлар икән .Дәү әниләребез белән уйнап та алыйк әле, балалар бераз ял итә торсын. Уен_”Иң татлы сүзләр " ( 2 дәү әни эзгә баскан саен оныгының башыннан сыйпый- сыйпый татлы сүз әйтеп бара)
2 а.б. Нәниләребезне матур сүзләрен тыңлауны дәвам итик.
 Ислам Бәлки минем әбине сез дә белә торгансыз,
Әбиемне әби дип әйтүе дә уңайсыз.
 Айгөл Әбием гел көлеп тора, йөзе нур сибеп тора.
Көне буе ничек армый, куллары биеп тора.
Риназ Минем әби шундый җылы, иркәләнәсе килә,
Яннарында песи кебек сырпаланасы килә.
1а.б. Дәү әниләр , оныкларыгызның өйрәнгән шөгыльләре , күрәм, сезгә хуш килеп тора, безнең балалар бии дә белә бит әле , ягез әле татар көенә басыйк. Татар биюе.
Аида Түребездә балкып тора , өебезнең кояшы.
Ничек кенә әбием күк җылы , якты буласы.
 А.Б. Кадерле дәү әниләр, дәү әтиләр, сезнең белән ничектер , ә бакчада оныкларыгыз гел ягымлы сөйләшәләр , сезнең турыда булса , бигрәк тә, балалар , ягез әле өлкәннәргә ягымлы сүзләребезне яудырыйк.
Ислам Ш. Әниемнең әнисе әбием була минем.
Әби генә түгел әле ул минем дәү әнием.
Рәзилә Ак ефәктәй чәчләрен ул тарап куя үреп,
 Чисталыкка өйрәнәм мин дә аңардан күреп.
 Нoркизә Мин бакчага киткәндә озатып кала мине .
Кайтканда каршы ала, бигрәк тә әйбәт инде.
Ибраһим. Кызыклы әкиятләр сөйли кичләрен безгә, "
Бәбкәм " диеп иркәләп эндәшә үзебезгә.
Кулъяулыклы Уен
Рәмилә Күзлексез күрмәсә дә , таяксыз йөрмәсә дә,
70 яше тулса да , бик картайган булса да ,
Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә
Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул.
Ева Җылы оек бияләй, бәйли безгә көз җиткәч,
Без дә аңар бүләкләр алырбыз үсеп җиткәч.
Талия Өйдә аны һәммәбез яратабыз ,сөябез,
Син бик кадерле безгә озак яшә диябез.
Адилә Г. Минем әби пәрәмәчне шундый тәмле пешерә,
 Телеңне йотарсың , малай, ашап карасаң менә.
Ленар Минем әби бик уңган бар эшкә дә өлгерә
, тегә , бәйли, тәмле ашлар пешерә.
Эльвина Тор , бәбкәм, уян, диеп, дәү әнием уята.
 Көләч йөзле әбиемне барыбыз да ярата.
Газинур Өйгә кайтсам ,өй балкыган ,өйгә нур иңгән.
 Ерак җирне якын итеп әбием килгән .
Сөмбел М,Әбиемнең җылы кул чәчләремне сыйпады,
Бүгенге матур бәйрәмдә тәбриклибез без аны.
Булат Бүген сөенә- сөенә шушы җырны җырлыйбыз,
Сезне кадерле әбиләр бәйрәм белән котлыйбыз.
Бергә: Сезне кадерле әбиләр бәйрәм белән котлыйбыз.
2 а.б. Өлкәннәр мәңгелек шатлык, көзге шатлык, көзге нур, Өлкәннәргә багышлана дөньяда иң матур җыр.
 Музыка җитәкчесе Чулпан апабызның җырлавын сорыйк әле. "Картаямыни соң йөрәк
" Сөмбел Л. Бик күңелле бик рәхәт, әбиләр карап торгач,
Эшләрендә булышырбыз үсеп зур кеше булгач.
 Гөлназ Әбиләргә бурычлы без, рәхмәтле без мең тапкыр .
Әгәр берәр эшең булса, әбием, безне чакыр.
 А.б. Гөлназ, яле бәйрәм уңаеннан матур бырыңны да ирештер кунакларга Гөлназ җырлый " Татарстан –туган ягым”
 Сөмбел Иң кадерле , иң хөрмәтле булсын җирдә әбиләр . Әбиләрне кадерләсәк , тыныч булыр ил көннәр.
 1һа.б. Хөрмәтле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, сез эшчән дә , түземле дә, сез иманлы да дәрманлы да .
2а.б. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме, Дөнья йөген дә күтәрәсез сез, гаилә учагын да сүндермичә сез дөрләтеп торасыз.
1а.б. Сез барын да ямьбар җирдә, сез булганга тәм дә бар . Сез булганга дәрт бар җирдә, көч куәт тә тәндә бар . Дәү әни дә, әби дә сез, сөйкемле әни дә сез, сез булганга дөнья ямьле , ашларыбыз да тәмле .
 2 а.б. Хөрмәтлеләребез, сезгә балаларыгызның балалары –оныкларыгыз үз куллары белән ясаган кечкенә бәләкләрне һәм тәрбияче апалардан рәхмәт хатлары кабул итеп алыгыз әле. Кунакларга "Иң яхшы дәү әни”, "Иң сөйкемле дәү әни”, "иң кунакчыл дәү әни”, " иң юмарт дәү әни”, "иң җитез дәү әни”, "иң яшь дәү әни”, " иң тәҗрибәле дәү әни” һ.б.ш. рәхмәт хатлары тапшырыла. 1а.б. Бәйрәм кичәбез төгәлләнде. Очрашуларыбызның соңгысы булмас әле дигән теләктә калабыз.
 Күмәк татар биюе игълан ителә.







































































Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: дәү әни, дәү әти, әбекәй, бәйрәм, өлкәннәр көне
Просмотров: 3262 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск