Четверг, 28.03.2024, 15:44
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Гаилә бәйрәме
11.12.2010, 21:36
 Материал:татар биюе көйләре, заманча бию көйләре, "Ромашка” уены өчен ромашка чәчәге таҗлары, визит карточкалары, мәкальләр, уен өчен туп һәм скакалкалар.
1нче алып баручы:Исэнмесез,хормэтле кунаклар,этилэр,энилэр.балалар,апалар хэм абыйлар.
 2нче алып баручы:Хэерле кич,бэйге союче дуслар.
1нче алып баручы:Хормэтле дуслар,без буген ясле бакчабызда этилэр коне унаеннан оештырылган Гаилэ бэйрэмен башлыйбыз.
2нче алып баручы:Сезне бугенге бэйге-кичэдэ исэп-хисап эшен алып барачак жюри эгъзалары белэн таныштырабыз(...)Хормэтле жюри эгъзалары билгелэнгэн урыннарыгызны алыгыз(3 кеше)
 1нче алып баручы:Балалар,безнен гузэл килэчэгебез.Без хэркайсыбыз да балаларыбызнын инсафлы,эдэпле,сау-сэламэт,эти-эниле булып усуен телибез.Энэ шундый хэр яктан камил балалар тэрбиялэу безнен коллективнын да эти-энилэребезнен дэ телэге.
1нче алып баручы:Рухын тошсэ.кунеленэ Канат куючы кирэк
Уй-хисенне карашыннан Анлап торучы кирэк.
Жанын назга сусаганда Назлап союче кирэк,
"Ашын буген бигрэк тэмле Пешкэн”-диюче кирэк.
2нче алып баручы:Кинэшерлек,горлэшерлек
 Синен кешен булсын ул. Канатны канатка куеп
 Яшэр кешен булсын ул.
 Бар яктан да килеп беткэн Булыр фэрештэ генэ
Бу тормышны анлап яши. Кем гафу итә белә.
1нче алып баручы:Бу заманда хэр кешегэ кайтып егылырлык жылы учак,сыенырлык урын.тыныч почмак кирэк.Гаилэ – ул ин олы таянычыбыз,ин ышанычлы сыеныр урыныбыз. Ил-йорттагы яшэу кыенлашканнан саен.2 жан иясе юаныч хэм яклау эзлэп бер-берсенэ кочлерэк тартыла.Хэр жэмгытьнен нигезен гаилэ тэшкил итэ.Гаилэлэр татау хэм нык булса,жэмгыятебез дэ нык булыр. Гаилэ тормышы – хэрберебез очен очсыз-кырыйсыз хезмэт хэм сикэлтэле гомер юлы.Шул юлдан гомер буе матур итеп бергэ атлаучылар бугенге кичэбезнен ин хормэтле гаилэлэре
. 2нче алып баручы:Бу галэмдэ хэтта кар бортеклэре дэ бер-берсенэ , охшамаган.Кеше язмышлары турында сойлисе дэ юк.Хэркайсыбызнын уз юлы.уз сукмагы бар.Тик шунысы уртак-жир йозенэ без барыбыз да яратырга,бэхетебезне табарга килгэнбез.Яратырга,яратылырга,оя корырга очарга...”Мэхэббэт дигэн очар кош бардыр,канатлары пардыр...”- борынгылар энэ шулай жырлаган.
1нче алып баручы:Буген бездэ энэ шундый пар канатлы.бер-берсеннэн башка яши алмаучы.бер-берсен кайгыртып,яратып,шатлыкларын да, кайгыларын да бергэ уртаклашып яшэуче ин матур гаилэлэр кунакта.Э хэзер инде сезне катнашучы гаилэлэребез белэн таныштырабыз.Бу куркэм гаилэлэр хормэтенэ жыр булэк итэбез.
 2нче алып баручы:Сузне гаилээлэребезгэ бирэбез.Алар алдан эзерлэнгэн визит карточкалары ярдэмендэ, безне узлэренен гаилэлэре белэн якыннанрак таныштырырлар. Визит карточкалары яклау. 1нче алып баручы: Бала чакта кем генэ артистларга карап сокланмаган да кем генэалар булып кыланмаган.Э хэзер исэ тормыш - узе сэхнэ,э без- артистлар. Концерт номерларын яклау.
. 2нче алып баручы.Э хэзер балалар очен уен тэкьдим итэбез:энилэр итэгеннэн кер каптырмаларын жыю.
1нче алып баручы:Бала чакта артист кына тугел,ак халат киеп,курчаклар дэвалаган чаклар да була.Кем генэ шофер булып,машиналарда ничек кенэ жилдермэгэн.Янадан бер мэртэбэ бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк эле: "Ромашка” уены.
Биремнэр. 1) Сез – Алмаз Хэмзин.Зал сезне котэ,Алмаз.Сэхнэгэ рэхим итегез.
 2) Сезгэ буген 3 яшь тулды.Эти-эниегез сезне котлап яна уенчык машина булэк итте.Эй уйнадыгыз да инде.Безгэ дэ уйнап курсэтегез эле.
3) Иртэ белэн балагызны бакчага озату куренешен курсэтегез.
 4) Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче шигырь.
5) Эни ойдэ юк.Бишектэге бэби елапмы-елый.Хич туктамый.Эти кеше,берэр жаен тап.зинхар очен.
Музыкаль пауза.
 1нче алып баручы:Шулай итеп,без буген хыял канатларында балачакка,яшьлеккэ очтык.Тормыш дэвам итэ,куп нэрсэлэр алда эле.Эмма барыбызны да гаилэ бэхетеннэн,тыныч.имин томыштан хэм ометтэн аермасын Ходаем. Бирелгэн библиотека сузеннэн яна сузлэр уйлау
2 нче алып баручы:Ил шаулатыр бэйрэмнэре н булсын Бэйрэме бар халык-бай халык. Буген бездэ бэйрэм, икелэтэ бэйрэм:бездэ гаилэ бэйрэме хэм этилэр, абыйлар, малайлар бэйрэме.Я эйтегез эле, бэйрэм нэрсэсез булмый? Табынсыз Э табыныбыз милли ризыклардан башка була да алмый.Чонки ин тэмле, ин мактаулы, ин бэрэкэтле ризык ул бездэ генэ-татар халкында.Шулаймы? Я, кайсыгыз килешми?Ягез, эшкэ кучик.Гаилэлэребез узлэренен яраткан ризыкларын тэкъдим итэлэр.
 Музыкаль пауза.
1 нче алып баручы:Башына тошсэ, башмакчы буласын,-дигэн бит борынгылар.Гаилэ тормышында кем генэ булмыйбыз:итекче дэ, читекче дэ, министр хэм КГБда.Уены –чыны бергэ без хэзер гаилэлэребезнен житезлеген, тогэллеген сыныйбыз. Бирелгэн хэрефлэрдэн бергэлэп ташып "Гаилэгез нык булсын”- жомлэсен язуларын утенэбез. Зал белэн уку.
 2 нче алып баручы: Хэр гаилэнен уз казаны.Ул шунда кайный, уз шатлыгы, уз кайгысы хэм элбэттэ инде, узе генэ белгэн, узенэ истэлекле, э бэлки кызыклы да вакыйгасы да булма.Ныклабрак сорасак, бэлки ул серне безгэ дэ чишэрлэр. Сэхнэлэштеру, яки сойлэу. 1 нче алып баручы:Татар халкы –эдэпле, дорес сузле, пакъ халык.Эйтем-сузнен бизэге, мэкаль-сузнен жилэге.Бу бэйге мэкальлэргэ бэйле.Хормэтле эти-энилэр, мин мэкальнен башын эйтэм, ахырын сез эйтеп бирерсез
. Мэкаль башлыйм, син тогэллэ
 Эгэр тапсан сузлэрен. Эй, сез, дуслар
, кемнэр тапкыр Курсэтсеннэр узлэрен.
Шунысын дэ искэртеп утэргэ кирэк
 Мэкальнен ахырын кызыгырак итеп эйтуче дэ исэпкэ алына. -Оста барда кулын тый, (белгэн барда телен тый).
 -Казанга ни салсан...(чумечкэ шул чыга)
-Эшлегэ кон житми...(эшсезгэ кон утми)
 -Яхшы гадэт адэм итэр...(яман гадэт эрэм итэр)
. 1 нче алып баручы:Кеше китэ. Жыры кала.Без –кешелэр, бу жиргэ соер-соелер очен гаилэ корып, балалар устерер очен туабыз. Кешелек шулай дэвам итэ.Эле бездэн сон да, буыннан-буынга матур жырларыбыз, куркэм гадэт-эшлэребез кучеп барыр.Кеше исемен йортуче затнын бу тормышта якты эзе, матур жыры калырга тиеш.
2 нче алып баручы:Кон артыннан кон туа. Кеше гомере аккан су кебек, искэн жиллэр кебек тиз генэ утеп тэ китэ. Бу доньяда без яшибез икэн, узебездэн сон калган буыннарга да эти-энине олылау, туган жиребезне, туган телебезне, динебезне хормэт иту, табигатьне саклау кебек куркэм сыйфатларны, гореф-гадэтлэрне яшь буынга тукми-чэчми тапшырырга мирас итеп калдырырга тиешбез Кичэне уткэрудэ булышкан спонсорларга рэхмэт эйту, катнашучы гаилэлэргэ рэхмэт эйту, бэйрэм белэн котлау.
Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: бирем, Гаилә, бәйрәм, уен, сценарий
Просмотров: 11356 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.2/5
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск