Суббота, 20.04.2024, 12:11
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Җиңүгә-65 ел.
15.12.2010, 20:26
     А.б: Хәерле көн кадерле балалар, апалар, хәерле көн ветераннарыбыз! Сезнең барыгызны да бөек тантана зур шатлык Бөек Җиңүнең 65 еллык бәйрәме беән котлыйбыз.Җиңү көне сезнең күңелләрдә уелып калсын өчен, кадерле балалар, сугыш эчендә булган, немец фашистларын җиңүдә көчләрен аямаган ветераннарны очрашуга чакырдык.
      Кичәне ачу өчен сүз бакчабызның мөдире Альфира Максутовнага бирелә.
 А.Б: Хөрмәтле кунаклар! Бу җиңү зур корбаннар аша килде, һәм менә бүген бөек җиңүгә 65 ел җитте инде.Сугыш вакытында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 65 ел буена да, 100 ел буена да онытылмаячак.
1б: 1941 ел 22 июнь...Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикләрне бозып ,авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. 2б: Июнь таңы тыныч, нурлы иде,
Күкне кара сөрем каплады.
Фашизмга каршы ил кузгалды,
Барча халык утка атлады.
А.Б: Бу аяусыз сугышка Актаныштан ___ кеше китте. Бер кайтмасам бер кайтырмын ,дип киткән бик күп авылдашларыбыз еракта мәңгелек йокыга талдылар. Хөрмәтле кунаклар, балалар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. 1 минутлык тынлык.
 3б: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Алар хөрмәтенә салынган хәйкәл моңын ачык мисалы.
 4 б.Авылыбызның иң-иң уртасында,
Иң матур һәм калку урында.
Хәйкәл булып солдат тора,
Винтовкасын кысып кулында.
Бер малай, бер кыз чәчәк тотып уртадагы һәйкәл янына килә.
Кыз: Без киләбез сиңа буранлы кышларда,
Киләбез сиңа тынычлыкны саклап.
 Син- безнең абый, Син – безнең әти,
Син – безнең бабай, Билгесез Солдат!
 Малай: Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә,
Бөек нәселнең дәвамын раслап.
Син- безнең абый, Син- безнең әти,
Син- безнең бабай, Билгесез Солдат! (Һәйкәлгә чәчәк салалар).
Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:
          Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?
 Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә) Юк , әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.
Ана: Нигә үзеңне сакламадын улым? Хәтерлисенме, җиңәрбез дә, кайтырбыз дигән идең, улым?
 Улы: Әйткән сүзләрем хәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә тугел, меңнәр, милионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисен ,әнкәй?
 Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?
Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса ,мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин ,әнкәем!
 Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китә.
 А.Б: Узган авыр юлларны
Онытырга тырыш ана
, Яраларың да төзәлер,
Инде тынычлансана.
 Ансамбль чыгышы.
5 бала: Бөек җиңү көне бүген.
 65 яшь җиңүгә.
 Миллионнарча кеше киткән,
Фашистларны җиңүгә
 6 бала: Кырык бишнең якты таңында Кояш булып Җиңү балкыган. Ул 65 ел җирне сөендереп Нурын сибә донья халкына.
7бала: Бәйрәм бүген -Бөек җиңү көне,
 Бәйрәм итә барысы – яше, карты. 65 ел элек нәкъ бу көнне, 4 ел буе зарыгып көткән Якты булып җиңү таңы атты.
А.Б: Әйе, 45не бик күпләр көтте, күпләр көтеп ала алмады.
 Кырык бишнең маен күпләр көтте, Күпләр көтеп ала алмады.
Канга баткан фашист этләре Бу көн җиңелергә уйлады.
8бала: Җиңү килде илне сөендереп, Балкып атты матур Җиңү таңы.
Исән булсын әле ,Ветераннар! Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!
Музыкаль композиция "Кызыл ромашка”
А.Б: Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең ка дерен бел, диләр. Бүген бездә Бөек Ватан сугышында дошман белән күзгә-күз очрашкан, исән сау әйләнеп кайткан Габдулла абый   кунакта.
9 бала: Мин сокланып карыйм аңа, Батыр Габдулла бабай.
Әмма үзе бик аз сүзле, Мактанмый бер дә алай .
А.Б: Мактанырлыгы да бар Габдулла абыйның. Ягез әле Ветераныбыз. Сүзне сезгә бирәбез Ветеран сөйли.
Батыр ветераннарыбыз хөрмәтенә җыр башкарыла.
 А.Б: Егетләр, абыйлар, әтиләр белән беррәттән сугышка кызлар да күтәрелә. 20 яшьлек чагы гына була әле Тәслимә апаның.
10 б.Картаймагыз әле, Тәслимә апа, Сезгә тиеш бик күп назлар.
 Очрашулар һәр язда да насыйп булсын., Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
А.Б.: Тәслимә апа, бераз үзегез кичергәннәр турында сөйләп үтегез әле. Ветераннарыбыз хөрмәтенә җыр башкарыла.
 11б.Безгә имин тормыш бүләк иткән
Ветераннар исән булсыннар.
Ә шулай да солдат абыйлар,
 Ил чигендә уяу торсыннар.
А.Б: Сугыш бетәсе язда дөньяга килгән  Мансур  абый. Җиңүне 1 айлык булып каршылый. Сугыш хәтеренә сенгәнгәдер хәрби кеше булып китә ул.
12б. Ир теләге – ил теләге, Мин үзем дә ир бала.
 Мансур абыйдай булырга, Ант итәм, Ватан аңа!
13б.Без тынычлык иле балалары,
Безнең һәммәбезнең теләгебез бер.
 Хәрбиләрдәй уяу булырга,
Без әзер, без әзер!
14б.Бабайларның илгә тугрылыгын
 Күңел белән тойган буын без
Кирәк икән, алар кебек кыю
Алар кебек көчле булырбыз!
15б.Бабайларның алсу каны балкый
Җиңү кояшының нурында
 Онытмадык, мәңге онытмабыз
 Алар батырлыгы турында
16б.Алар саклап калган хор җирдә без Чыркылдашып уйнап үсәбез
 Дан юлларын барлап Батырларны данлап, Исемнәрен хәйкәл итәрбез
17б.Сугыш ялкыны безнең доньяны
Чолгап алмасын яңадан
 Сакла, сакла тынычлыкны
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!!!
 Җыр "Туган илебез” Адгамова Кадрия Васимовна, Актаныш,«Алтынчәч» балалар бакчасы
Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: Җиңүнең 65 еллыгы, сугыш, Ветеран, хәтер, Адгамова, сценарий
Просмотров: 2515 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск