Пятница, 19.04.2024, 14:37
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Яшел докторлар
10.03.2011, 20:20
 Рольләрдә катнашалар :Шәфкать бабай- доктор, өстендә ап-ак халат, башында ак башлык, иңендә кызыл хач рәсеме төшерелгән сумка Аучылар – 2 – камзул, итектән, иңнәренә мылтык аскан, башларында эшләпә. Карга, күке, тартар Кызлар, малайлар Өйдән 2 аучы чыга, коймадан мылтыкларын асып, киемнәрен тәртипләп, үзара сөйләшә-сөйләшә китәләр. Урман юлына җиткәндә аларга балалар эндәшә. - Дуслар, кая барасыз? - Карурманга барабыз - Карурманда нишлисез? - Дару-үлән җыярбыз. - Аның белән нишлисез? - Аннан дару эшлибез - Артып калса нишлисез? - Гербарий да төзербез - Аю килсә нишлисез? - Урман буйлап чабарбыз. Аучылар: Урм анга йөгерәләр.Кош тавышлары. 1 аучы: Эх, ямьле дә соң бу урман! 2 аучы: Нинди рәхәт сулаулары , ә-әәәх (сулап_) Аучылар: Кошларны без сайравыннан таныйбыз Кошлар: Алай булса, әйдә сынап карыйбыз ( агач артыннан тыныч кына дәшәләр) Арттан күке тавышы Күк-кү, күк-кү, күк-кү Кайсы коштан ким мин Я әйтегез, кем мин? 1 аучы: Җырың үзе әйтеп тора Кем икәнеңне Ник әйтмисең күпме кошны Тилмерткәнеңне Чит ояга күкәй салып Гомер итәсең Шулай булгач, синнән нинди Игелек көтәсең? Күке агач артыннан чыгып: Бүтән кошлар чүпләмәгән Кортны кем чүпли?(үпкәләп) Күр әле син, икесенең Берсе ишетми? Күк-кү, күк-кү Алайса мин тү-тү, тү-тү! 2 аучы:Кара кара Хәзер инде безне үчекме 1 аучы: Ничек ди? Күке ерактан:икүк-кү, күк-кү, тү-тү, тү-тү! Агач артыннан аваз: Карр, каррр Монда але мин дә бар, каррр! 2 аучы: Кемгә кирәк карга син.. Карга: Нәрсә ди бит, кара син Кырда иген уңсын дип Никадәрле тырышам Кортлар чүпләп басудан Игенчегә булышам Кеше булып йөрисез Яхшылыкны күрмисез (үпкәләп китә) Болыннан аваз: Карга әйтә карр, карр Ә мин җырлыйм тарр,тарр. 1 аучы: Ялгышасың син тартар Дөнья нигә тар булсын Мондый урман-болыннан Иркен дөнья бармы соң? Тартар: Тарр, тарр, тарр(очып йөри) 2 аучы: Алай булса барр, барр Кирәк түгел син безгә Тартар: Ошап булмастыр сезгә (уйланып очып китә) Кызлар, малайлар ияртеп Шәфкать бабай килә: Тыңлап-тыңлап торам да, хөрмәтле дуслар болар бер дә табигать дуслары түгел ахры дип уйлап куям. 1 аучы: Юк , һич алай уйлама син, Шәфкать бабай, без начар малай түгел. 2 аучы: Шәфкать бабай, безне яшел докторлар турында мәгълүмат җыегыз дип җибәрделәр урманга. 1 аучы: Тик менә доктор яшел буламени дип аптыраштык але. Шәфкать бабай: Яшел доктор буламени, Дисез инде , әйеме? Доктор ничек яшел халат Кисен инде әйеме Беләсезме, үләннәрнең Күпме дару биргәнен Дәшмисезме, шулар инде Яшел доктор дигәнем Әнә алар, карап тора Сезгә төбәп күзләрен Я, кайсыгыз, күбрәк таный Алыр икән үзләрен Балалар йөгерешеп, чәчәкләр, үләннәр янына таралыша Эльза, ромашкалар янына чүгәләп: Ишегалдын, бакчаларны Юл буйларын яратасыз Яздан алып көзгә кадәр Тәмле хуш ис таратасыз Кешеләрне ничә төрле Авырудан тазартасыз Менә нинди уңган сез Менә нинди булган сез, Ах, ромашкалар! Ләйсән: Мин дә таныйм дус –ишне Кара нинди хуш исле б-р: хуш исле Тагып йөрерлек түшкә Бу бит көрән мәтрүшкә Минем аны кайнатып та Эчкәнем бар Аны эчеп манма тиргә Төшкәнем бар Син дә менә шулай суык тисә Яфрагын һәм чәчәкләрен Кайнат та эч курыкмыйча Җиңеләеп китәр сулышларың Йөрәгең дә тынычланыр Шәфкать бабай: Хәзер инде эзләп карыйк Мәтрүшкәнең сарысын Балалар: Ул нәрсәгә ярый соң? Айгөл: Бик күп төрле авыруга Шифасы бар аның да Тамакны да дәвалый ул Эчәк авыруларын да Сары мәтрүшкә бит ул Менә нинди яфраклы 1 аучы: Суыгыз юкмы соң дусларым Шулкадәрле сусадым. Алия: Алай булса кил әле Менә каен җиләге Бик тәмле ул бал гына Авызыңа ал гына Күңелләре ачылыр Әгәр инде сусасаң Сусавың да басылыр Аучыга җиләк бирә. 1 аучы: Сусауны тиз баса Икән бу чыннан да Балалар: Чыннан да\Су эзләп йөрисе Юк икән урманда Шәфкать бабай: Яфрагы да шифалы Парга тотып чак кына Җәрәхәткә яп кына Юып алыр ялт кына Кызыл җимешле куак. Күреп Алисә йөгереп килә, сокланып: Җимешләрен күр әле син Сабак буйлап тезелеп төшкән Без киләсен көткән кебек Барысы да изелеп пешкән Өзеп алып авызына кабам дигәндә Ильнар йөгереп килә: Нишлисен син Алисә, Ул бит бүре җиләге Аны ашап бер малай Шундый каты чирләде Ярый але үлмәде. Кыз йолкып алып ыргыта. 1 аучы: Кирәк булыр әле безгә Ясаганда гербарий Инсаф: Бу баланны күрәсезме Сез аны беләсезме? Суын эч авырсаң, йоткерсәң, я карлыксаң Шәп дару юк моннан да Дару ясыйлар аның Хәтта кабыгыннан да Ильнур: Йөткерсәм, я карлыксам Әни миңа кич-иртә\Бераз гына бал кушып Балан суы эчертә Лиана: Монысы нинди үлән? Беренче тапкыр күрәм Чәчәге дә бик исле Миләш чәчәге төсле. Айзат: Кыргый миләш ди аны Кайбер кеше шуңарга Чәчәк аткан чагында Кирәк аны җыярга. Дәвалый ул уколсыз Иң оста табиб сыман Ә шифалы чәчәге Кызгылт сары таҗ сыман Бергә: Хәзер инде нишлисез? Шәфкать бабай: Хәзер инде бераз гына Ял итеп алыйк Физкультминутка "Гөлчәчәкләр” Шәфкать бабай: Кемнәр нәрсә җыйды икән Кайтыйк та карыйк
Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: Яшел докторлар, дару үләннәре, сценарий
Просмотров: 1772 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск