Четверг, 25.04.2024, 02:09
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Яшел урам, Яшел урман. Яшел ут
02.03.2011, 22:01
Максат: юлда йөру кагыйдәләрен узләштерү; юл билгеләрен танып әйтә белүләренә , алда үтелгән материалны , конкрет алымнар белән курсәтеп бирә алуларына ирешү; игътибарлылык тәрбияләү, проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү; балаларнын иҗади сәләтләрен, рольләрне башкару осталыкларын үстерү, матур сөйләм кунекмәләрен тәрбияләү, экологик тәрбия бирү.
Җиһазлау: С. Михалков. «Бездельник светофор» шигыре, театр атрибутлары, костюмнар , экологик рәсемнәр , юл билгелэре,музыкаль узәк, көй язылган кассеталар . Бер якта - өй,абзар,анда йорт хайваннары, бер якта - урман күренеше, алан, уртадан юл уза, юл читендә- светофор.Стенада –плакатлар,аларда –экологик билгеләр.
Бер як стенага "Яшел урам. Яшел урман. Яшел ут " дип язылган.
Әби, бабай ян бакчада чәй эчә.Онык кайта. -Хәерле көн, әбием! -Хәерле көн, бабаем!
Әби: Көннәр хәерле булсын, бәбкәем!
 Бабай:Кая улым,гәзит бармыни?
Онык:”Актаныш таңнары”, бабакай!
Бабай гәзит укый: -Я хода, тагы авария!
Әби:Кая, кая, ни булган?(укый): -Урман юлында бер машина пошины бәрдергән... Кыз керә: Нәрсә булган дисез?
 Бабай:Бер поши машинага бәрелгән.
Онык:Эх, бу авария!?
 Кыз:Ничек котылырга моннан?Әйдә.Аслан, эзләп табыйк без аны, югалтыйк күз уңыннан.
Онык:Без китик, булмаса?
Бабай:Хәерле юл, балакайлар! Имин йөрегез!
Әби:Акыллы йөрегез, бәбкәйләрем, юлда да акыл кирәк.!
Көчле ямьсез музыка яңгырый. Урам. Авария урамда йөри, туп тибә, үзенә урын таба алмый. -Тәәк, нәрсә эшләргә? Кичә берәү генә булды, бүген бөтенләй юк! Ни генә кылырга соң? Светофор янына килә,әйләнеп йөри . Җепләрен өзгәләп, светофорны ала да, урман буена,агач төбенә ыргыта.Каршына балалар йөгереп чыга.
 Аслан - онык:Менә бит ул кайда йөри!
Кыз: Авария,син бу юлы нәрсә җимерергә йөрисең?
Авария: И хөрмәтле балалар, минем сүзләремә колак салсагыз,сезгә һәрчак күңелле булыр.Сез гел юлда йөрегез, туплы уйнагыз, хоккей суксагыз да була, тәртипсез, акылсыз булыгыз, өлкәннәрнең сүзләрен бер дә тыңламагыз!
Кыз: Әле син кирегә сукалыйсыңмы?Хәзер мин сине (куып китә).
Онык: Күздән югал, Авария, йөрмә безнең якларда (куып китәләр).
Алып баручы: Без дә , хөрмәтле кунаклар, балалар, урманга юнәлик әле.Авария дигән афәт урман ягына сызды бит.Җәнлекләребезгә искәртеп куйыйк!
Урман аланында чәчәкләр биюе. Биюдән сон уртада ике кыз кала. Гүзәл:Урманда бар да бар, Бар анда агачлар, куаклар, үләннәр
 Җәнлекләр һәм кошлар Урманда да бар.
 Сөмбел:Урманда бар да бар, Тик юк анда кагыйдә.
 Кагыйдәсез тормыш авыр Хәер, сөйләп тормыйм әле
Үзләрен тыңлыйк, әйдә.
Саескан(очып керэ) :Игътибар! Игътибар! Игътибар! Игътибар! Җыелыгыз бирегә! Урманга балалар килә Кагыйдә өйрәтергә.
Җәнлекләр,кошлар(агач артыннан кутэрелеп): Кагыйдә, нинди кагыйдә?
 Саескан: Игътибар, игътибар! Һәркайсыгыз ишетсен! Балаларөйрәтергә килә Юл йөрү кагыйдәсен.
Төлке: Нәрсәгә безгә билгеләр? Нигә безгә кагыйдә? Юкка вакыт уздырмагыз, Таралыйк моннан, әйдә!
Сукыр тычкан светофор табып ала. -Карагыз әле, нәрсә бу?(кабып карый) тәме дә юк,(әйләндереп карый) төсе дә юк, исе дэ юк.
Куян( сукыр тычканнан тартып ала) : Әй, сукыр тычкан,бу өч күзле шакмак, э-э-э(исенә төшергәндәй)бу бит светофор!
Бүре: Светофорны беләм лә мин,(кулына ала) Аннан миңа ни толк? Мин бит куяннар куям Мин бит - бүре,мин - волк!(светофорны ыргыта)
Куян(светофорны ала) Буре абзый арттан куганда светофорның кызыл сары төсләренә карап тора алмыйм инде мин , зинһар гафу итәрсез!(ыргыта).
Сукыр тычкан: Миңа да кирәк түгел юл йөрү кагыйдәсе . Үземэ үзем җир асты юлын казыйм мин.
 Төлке: ( йоренэ):Ә чыннан да кирәкме соң ул безгә юл йөрү кагыйдәсе? Безнең меңьяшәр урманыбызда болай да тәртип бит, әйеме бүре абзыкай!(бурегэ елыша) .
Балалар керэ Сөмбел: Исәнмесез, жәнлеккәйләр, Ялкынлы кайнар сәлам! С
ез сөйләгән сузләргә Тузәлмас хәтта каләм.
 Эльвина: Жәлләп куйдым җәнлекләрне, Юл аша еш йөриләр.
 Юл йөрү кагыйдәләрен А ңламыйлар, белмиләр.
Гөльяз: Менэ шуны белмәгәнгә, Поши бәлага тарган.
Сулдан килгән машинаны Курмичә юлдан барган .
 Куян:Чәчәкләр –урман билгесе, Билгеләр –юл тирәсе.
 Бөтен-бөтен билгеләрне Килә минем курәсе.
Юл билгесе тоткан , шундый ук накид кигән балалар керә.
Искәндәр: Карагыз әле сез юлга, Карагыз нинди хикмәт. Юл билгеләре киләбит! Тынлыйк аларны ипләп.
Аслан: (жәнлекләргә) Билгеләрне белегез, Менә алар ниндиләр!
Күрсәтүче, кисәтүче Һәм тыючы билгеләр.
 Накид кигән 1нче кыз сөйли:Әлеге юл билгесе машина йөртүчеләрне "бу урында кыргый җәнлекләр булырга мөмкин” дип кисәтә. Ә сезгә, урман жәнлекләре, бу билге "сак булыгыз, монда куркыныч” дип кисәтә. Юл билгесен урнаштыра..
накид кигән 2нче кыз сөйли :Тсс-с! Тавышланмыйк әле, шаулашмыйк, урман дигәч тә инде.Менә бу урында кош оясы бар.Анда нәни кош баласы йоклый.Димәк,монда менә бу билге кирәк.
 Накид кигән 3нче кыз сөйли: Юл йөру кагыйдәләрен белмисез, юл билгеләре кирәкми дисез, ә менә авырып китсәгез нишләрсез ,әлбәттә Айболитка барасыз, ул сезне кирәкле дару уләннәре белән дәвалар. Буре:Белдем ,белдем, бу билгене Айболитнын өе янына куярга кирәк! Балалар кул чабалар: Булдырдың , бүре!
 Накид кигән 4 нче бала сөйли: Ә менә бу жиргә "бу урында туктап тору тыела” дигән билгене куябыз , монда курәсезме, эшчән кырмыскалар өй төзегәннәр. Куян: Димәк, аларнын өен жимерергә, кырмыскаларны борчырга һич ярамый! Саескан: Балалар бик белемлеләр, Тыңладык без һәрберсен. өйрәнергә сүз бирәбез, Юл йөрү кагыйдәсен.
Җәнлекләр : Өйрәнергә сүз бирәбез, Юл йөрү кагыйдәсен.
Төлке: Рәхмәт сезгә балалар! Без бик күп нәрсәгә төшендек, тыңласагыз, тагын бер үтенечебез бар иде. Менә бу рәсемнәрдән дә безнең урманыбыз өчен экологик билгеләр ясап бирә алмыйсызмы?
 Сөмбел: Бик теләп булышырбыз ,ә бу светофорны без үзебез белән алырбыз(светофорны барып ала). Ансыз урамда йөрү бик читен. Светофор безне кечкенәдән үк юлда йөрергә өйрәтә . Ширма артыннан светофор булып киенгән бала чыга, башында- милиция фуражкасы:
Светофор мин – таныйсыздыр, Сез мине беләсездер.
 Светофорсыз юлда авыр, Сез моны сизгәнсездер.
Машина узганын көтми, Йөгермэ син тизерәк.
Моны белү һәркемгә дә, Кайда йөрсә дә кирәк
. Һәлакәтләр булмасын дип, Телидер һәрбер йөрәк.
 Шуна күрә йөргәндә, Бик сак булырга кирәк.
Барлык балаларда арткы планга чыгып тезеләләр.
1 бала:Авария дигән афәт хәтта төшкә кермәсен.
Дуслар, ныклап өйрәник, Юл йөрү кагыйдәсен.
2 бала: ЮХИДИгә керәм үскәч, Куям эшкә бар көчем.
Балалар да, җәнлекләр дә Тапталмасыннар өчен.
Рус кызы: Правил много есть на свете, Быть послушным, чистым быть.
Не брат у взрослых спички тайно, Где ты был – там не сорить.
Но для жизни очень важно : Правила дороги знать, Чтоб не было аварий,
Надо их всем соблюдать! Бергә: Чтоб не было аварий .
Надо их всем соблюдать!
Нәзилә: Юл чатында дуслаштым мин, Горур светофор белән .
 Аның барлык сигналларын Тыңларга кирәк, беләм.
Фидан: Әти –әни –әби – бабай, Кыз һәм малай –һәммәсе.
Бердәй белсен һәм өйрәнсен, Юл йөрү кагыйдәсен.
Анжелика: Юлларда ничек йөрергә өйрәтә апа безне.
 Юлда да акыл кирәк дип, Өйрәтә һәммәбезне.
 Безне генэ тугел, апа, әтиләрне дә жыеп, әниләрнең дә һәммәсен, өйрәтә көн дә беразлап, Юл йөрү кагыйдәсен.
 Тәрбияче: Яшел ут яна! Яшел ут! Гуя әйтә безгә ул – Ашыкмыйча чыгыгыз, ди, Телим сезгә хәерле юл! Һәркемгә кадерле ул! "Яшел урам” жыры башкарыла (Т.Вәлиев көе, Г.Зәйнәшева сузләре) Жыр беткәч, балалар көйгә атлап, зебра юл аша чыгып, залдан чыгалар.
Кулланылган әдәбият: 1. К.В.Закирова, Р.А. Борһанова. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы Казан, "Хәтер” нәшрияты, 2000. 2. Программа воспитания и обучения в детском саду М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова, Москва 2006. 3. Иң татлы тел – туган тел. М.Ф.Кашапова.К.,2006. 4. Татарстан Республикасы идарә органнары һәм белем учреждениеләренең гаилә белән үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту программасы. Казан. 2002. 5. Туган телем – бөек анам теле. Тәрбиячеләр өчен методик кулланма. 6. Н.М. Метенова "Родительское собрание”. Ярославль, 1999. 7. Н.М. Метенова "Родительское собрание в детском саду”. Ярославль, 2000. 8 . "Мәгариф” журналы , 2007 ел, №5 9.Учебное пособие. Обучение детей дошкольного возраста правилом безопасного поведения на дорогах , Региональный стандарт. Казань, 1995. 10.А.М.Якупов "Безопасность на улицах и дорогах.Издательство Москва,1997 11. Правила дорожного движения для детей. Автор составитель Вера Надеждина 12. Е .Хабибуллина . Азбука дорожного движения Елабуга, 2003.
Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: юл билгеләре, әкият, җәнлекләр, ЮХИДИ, тамаша
Просмотров: 2140 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск