Пятница, 26.04.2024, 08:52
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Хушыгыз, кошкайлар!
14.10.2011, 20:43

-Балалар , елның ямансу вакыты дип сез кайсы ел вакытын атыйсыз?Ни өчен шулай? Кемдә нинди өстәмәләр бар? Әйе, кошлар да ямансулап  төркемнңр булып җылы якларга очарга әзерләнә.Безнең тирәдә дә әнә шундый кошлар күренә иде әле, яле ишекне ачыйк, бәлки безнең яныбызга да очып керерләр һәм без алар турында мәгълүматлар да җиткерербез сезгә. Кошлар  тавышы.Кошлар булып киенгән балалар залга керәләр.

-Кошкайлар, рәхим итегез, без бүген күчмә кошларны озату кичәсенә җыйналдык.Сез дә безнең белән күңел ачыгыз , әйтәсе фикерләрегезне дә әйтер өчен бик уңай вакыт.

                              "Көз” җыры.

А.Б.Нинди генә тереклек ияләрен алма: бөҗәкләрме ул, җәнлекләрме, кошлармы - барысы да кешеләр белән тыгыз бәйләнгән. Алар барысы да балалар үстергәннәр. Ә балаларны җил-давылдан саклап үстерү өчен кошлар кипкән үләннәрдән, саламнан, балчыктан оялар ясаганнар, хәтта тал чыбыкларыннан да үргәннәр. Оялар агач ботакларында, кыяларда, салам арасында да була.

  Сөмбел: Кошлар елга-күлләрдә дә үлән арасына оялар ясыйлар, тәрәз капкачларын да үз итәләр. Оялар төрле зурлыкта, формада булалар. Кайбер кошлар, мәсәлән, ремез дигән кошлар, агач ботагына бияләй формасында асылмалы оялар үргәннәр. Асылмалы оялар агач ботагына җирдән биектә, еланнар, песиләр, башка дошманнар менә (үрелә) алмаслык итеп үрелә. Кош балалары чыныгып беткәнче әнкәләренең канатлары астында шул ояларда үскәннәр. 

   Лиана:Җир йөзендә 8600 төр кош яши . Алар үз осталыклары белән кешеләрне шаккатырып ,күп төрле һөнәргә ия .Төзүче –кошлар үләннәрдән , балчыктан оя коралар. Бизәүче- кошлар үз ояларын чәчәкләр , төрле төстәге пыялалар , ташлар белән бизиләр .Санитар-кошлар урман –бакчаларны корткычлардан чистарталар . Сәяхәтче-кошлар йөзләрчә мең км  җирләрне очып кайталар .

  Ләйсән: Бу кызыклы!!!!Беренчеләрдән булып җылы якка бөҗәк ашаучы кошлар китә. Алар артыннан бөртекләр белән тукланучылары, ә иң соңыннан исә  су кошлары -казлар,үрдәкләр җыөена , чөнки соңгы көздә елга күлләр туңа башлый бит.

 

                             "Яфраклар биюе”

А.Б.Нинди кошлар икән соң ул, күчмә кошлар?Ягез әле аларны табышмаклар ярдәмендә белик.

 Сыерчык булып киенгән бала:Колга башында бер өй         

Кунагы тәрәзәдән йөри .Мин нинди кош?      

 

 Күке  булып киенгән бала:Үзе йомырка басмый,

    Баласын да бакмый.(Күке)Мин нинди кош?

 

 Тургай булып киенгән бала: Арыш кыры белән бу кош

   Аерылмас дус бугай -

  Башаклар җыры кушыла , 

  Җырлап җибәрсә ... ( тургай)  Тургай тавышын тыңлау .

 Рәмилә:Басу, болын  тургайнын йорты .   җәй уртасына кадәр аның тавышы  ишетелә. Ул оча-оча сайраучы кош , җыры беләнюгарыга менә-менә кире төшә , 10-12 минут туктаусыз сайрый . Апрел  ахрында , үлән үскәч , оя ясыйлар , оясы да күзгә күренми . 4-5 йомырка сы була , ике атнадан балалары чыга , 10 көннән сядан китәләр , оча алмыйлар , ләкин бик тиз йөгерәләр . Алар басу өчен куркыныч бөҗәкләрне , чүп үләннәрнең орлыкларын ашыйлар .

 

6.Борыны озын,боты озын,

   Камышлыкта көнозын.

   Сазлык җирләрдә йөри,

  "Тату торыйк!”-дип сөйли.(Торна )Мин нинди кош?

 

7.Бер иҗегем төс минем,

   Тагын бер иҗек өстәсәң

   Булам матур кош үзем.(Аккош) Мин нинди кош?

 

    8. Кулы юк, балчык ташый,

   Балтасы юк, өй ясый.(Карлыгач)

 

 9. өе – җирдә,

   Җыры – күктә.(Тургай) Мин нинди кош?

 

 10.

Агач колга башында йорты,

    Эчендә яши җырчы. (Сыерчык) Мин нинди кош?

 

11.Көннәрен юлда үткәреп  куанышып очсыннар

Туган якларын сагынып  язын кайтыр ич  алар.

 

 

13.Озатып калыйк кошларны үз итеп ,сөеп,

Диңгез чүлләрне исән-сау кичегез , диеп.

 

14.Нинди якты уйлар уйлап, кыр казлары кыйгак-кыйгак.

Болын буйлап, кырлар буйлап, китә казлар кыйгак-кыйгак

 

"Көзге моң” җыры. М.Әндәрҗанова сүзләре һәм көе.

Эл.вина:Яңгырлар яуган чакта

Тезелешеп җылы якка

Торналар китә көздә

Канатлар кагып безгә

 

 

Кошлар турында татар халкы бик күп Мәкаль һәм әйтемнәр әйткән ,кайберләрен тыңлап узыйк әле.:

15.Мактанма, каз,- һөнәрең аз.

 

16.Тургай котырса бөркеткә чабар, эт котырса иясен кабар.

 

17.Һавадагы торнаны тотам дип, кулындагы чыпчыкны җибәрмә.

 

18.Өй артында куагың булса, сандугач кунагың булыр.

 

28. Саескан җиргә бер кунганда кырык сикерер.

 

19.Иртә торган карга ашап туя, соң торганы борынын кыра.

 

20.Кар» дисәң каргага барып тия, «тор» дисәң - торнага.

 

21.Һәр кош үз оясына карап оча.

 

22.Карга кар теләсә, яңгыр явар.

 

23.Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый.

 

24.Каз китә дип карга киткән.

 

29.Бала кошның авызы зур булыр.

 

30.Балалы коштан җим артмый.

 

Адилә Г.Җырлы сандугачлым хәзер

Өйдә түгел ул әле

Җылы якка гастрольләргә

Китеп барды шул әле

 

Рәзилә.Көзге күлләрдә

Искиткеч балкыш

Җылы якларга

Җыена аккош

 

Аида:"Без көньякка китәбез!”- диеп

Юаналармы әләә?

Күчмә кошлар очып китте –

Оялалармы әллә?

Т: Балалар, ник китәләр соң кошлар, оялгангамы?

Кызлар:Ягез кошлар карагыз,

Тышта килә әнә көз!

-Кошлар:Әйе, әйе , беләбез,

Көз җиткәнен сизәбез!

-Яле, кошлар әйтегез!

Ничек килә безгә көз?

1.Салкын җилләр истеләр

Яфракларны койдылар

2.Агачлар ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар

3.Бөҗәкләр дә тындылар

Җиргә кереп чумдылар,

4.Канат кагып еракка,

Без китәрбез көньякка

5.Тик безгә күңелле көз

Без төркемләп йөрибез.

 

Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары

Җил исә,ява яфрак
Көзнең матур чаклары

"Хушыгыз кошкайлар” җыры.М.әндәрҗанова көе, Ш.Маннур сүзләре.

 

 Адилә:Тимәгез , кошларга дусларым ,

 Алар бит бетерә кортларны .

Яз көне оялар ясарбыз ,

Саклыйкчы  , канатлы дусларны !

 

 Рәмилә:Туган җирен ташлап кошлар китә,
Кыйгак-кыйгак, җирем, хуш, илем
Күпкә китмим, кайтыр өчен китәм
Туган җирем, сагынып көт мине.

 

 

Ленара:Туган җирен ташлап кошлар китә,
Кошлар китә ташлап оясын.
 хәерле юл теләп озатыйкчы
Соңгы китләре булмасын.

 

 

Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: кошлар озату, күчмә кошлар
Просмотров: 2829 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск