Пятница, 29.03.2024, 02:45
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Өлкәннәр көне
09.10.2012, 20:13


   Зал бәйрәмчә бизәлгән.Бер якта стенд урнаштырылган . Анда өлкәннәр турында  канатлы сүзләр , дәү әни- дәү әтиләре, әби- бабайлары  турында балалар фикерләре,  рәсемнәре  урын алган .  Бию көенә балалар  керә , көй салмакка  алышына.

1 а.б. Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны.

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә,

Кайгыларга түзем, сабырлы.

2 а.б. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә- як.

Нәфислеге гөлләр көнләшерлек,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул , әлбәттә,  яшәү чыганагы-

Тормыш яме- әнкәй, әбкәй, хатын-кыз!

1.аб. Бөтен кешелек дөньясына  ямь бирүче , елмаюларыгыз белән безне иркәләүче , җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән  безгә  юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, дәү әтиләребез, кадерле  әби-бабкайларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Һәр ел саен  шушылай җыйнаулашып бирегә- сабыйларыгызны күрергә дип киләсез. Бу үзенчә безнең нәни генә йолабызга әйләнде инде. Сез –өлкәннәр көнен, без исә сезне сөендерәчәк шушы көнне  ел башыннан ук әзерлек белән көтә башлыйбыз.

   2а.б. Бүген Өлкәннәр  көне булса да ,

       Күңелегез  сезнең гел яшь.

       Яшәгез безнең арада

       Булып назлаучы кояш.

1а.б. Хөрмәтле дәү әниләребез,  дәү әтиләребез, кадерле  әби-бабкайларыбыз! бүгенге бәйрәм кичәбез сезгә багышлана, анда матур җырлар да , күңелле уеннар да ,  биюләр дә булыр,  Оныкларыгыз үзләренең осталыкларын булдыра алганча күрсәтерләр, Инде сүзне аларга бирик .

 

  З.Адилә   Кояш көлеп уянды да,

                 Нурларын сипте мулдан.

                Әбиләр килде бакчага

                 Атлап кояшлы юлдан.

  Лиана    Һәр җирдә бер хикмәт көтә,

 Бүген гади көн түгел.

     Бүген өлкәннәр бәйрәме-

Шуңа ашкына күңел.

Сөмбел  М.  Бүген сөенә- сөенә  шушы җырны җырлыйбыз,

                Сезне кадерле әбиләр  бәйрәм белән котлыйбыз.

Бергә:     Сезне кадерле әбиләр  бәйрәм белән котлыйбыз.

               Нинди назлы, нинди эшчән,

                Синең куллар , әбием.

                 Бөтен дөнья бәйрәм итә,

                 Сине  зурлап , әбием!

2 а.б. Әбием, бабакаем!!! Нинди ягымлы , җылы итеп эндәшәләр сезгә оныкларыгыз. Бик матур җыр да бүләк итә әле алар сезгә.

           Җыр " ӘБИЕМ ”

1а.б.  дәү әни, дәү әти,    әби-бабакай!!!!  нинди җылы, нинди ягымлы  сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса . Яше сиксәнгә җитсә дә,  илледә генә булса да   ул безнең өчен  изгелек чыганагы . Арабыздагы   дәү әниләребез, дәү әтиләребезнең     күбесе гомер йомгагының күп елларга сузылган җепләрен чорный башлаган инде.

2а.б. Гомернең сикәлтәле еллары  артта калды , маңгайларга сырлар төшкән,  чәчләргә кырау кунган. Күңелләрегезгә  тормышның барлык хатирәләре  сыйган. Ә киләчәккә ышанычлары арта гына тора, шулай бит дәү әниләр! Чөнки сезнең менә бу нәни кешеләрне тәрбияләүдә бик зур ярдәмегез, сабырлыгыгыз, көчегез сорала

Ислам Т. Без сезне бик яратабыз,

                 Бәйрәм белән котлыйбыз.

                 Бүләк итеп үзегезгә 

                Матур җырлар җырлыйбыз.

  Рәмилә     Әтием белән әнием

                       Тордылар иртә таңнан

                    Зур кунаклар кайтып төште

                     Казаннан һәм Чаллыдан

1а.б. Өлкәннәр көнендә дәү әтиләребезне , бабаларыбызны да телгә алыйк инде .

   Айзилә: үзенең дәү әтисе турында сөйлим , ди :

Дәү әтине яратам мин,  ул да мине ярата.

Сез тыңлагыз шигырь сөйлим  ,дәү әтигә карата.

Дәү әтием бик өлгер, үзе бигрәк сөйкемле.

 Машинадан чыгуга  йөгереп килер шикелле. 

Йөгерми шул, чүгәли дә , кочагын җәеп куя,

Ул йөгерми, мин йөгерәм, әти көнләшеп куя. Адель : Иң кадерле кешеләрне

                  Кадерлибез, зурлыйбыз.

                  Чын күңелдән һәммәгезне

                  бәйрәм белән  котлыйбыз

  Бергә : Д әү әниләргә телибез- бер кочак шатлык, бер капчык байлык , һәм ныклы саулык.

  М. Ислам   сөт җибәргән әбекәй, май җибәргән,

                    Ач йөрмәсен диеп улкае.

                     Сыер сауган үзе, маен язган,

                     Арымады микән кулкае.

СөмбелЛ  :Яратам мин өемне, бабам белән әбине,

             Әтине һәм әнине , бишектәге  сеңлемне  .

 Альберт:  Кайда икәнен белми, әби күзлеген эзли.

                Күзлеге бит кулында , әмма  у л аны сизми .

Аяз :    Әби- әби , дим аңа, каршысына ук килеп,

               Җайлы булыр эзләргә, күзлегеңне ки элек.

 Ислам Ш. Әби күзлеген кия, үзе елмая көлә,

Рәхмәт , табып бирдең , ди,  аркамнан сөя-сөя.

 

Дәү әниләребезне уенга чакырыйк әле.

 2.а.б. Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә Сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын Сезгә әйтәсе.

1 а.б. Дәү әниләр, оныкларыгызның өйрәнгән шөгыльләре, күрәм, сезгә хуш килеп тора, безнең балалар  борынгы татар уенын да өйрәнделәр бит әле , ягез әле  дусларым, түгәрәккә.

  Хоровод  "зәңгәр чәчәк”

 Аида   Бәлки минем әбине сез дә белә торгансыз,

                     Әбиемне әби дип әйтүе дә уңайсыз.

 Риназ  Әбием гел көлеп тора, йөзе нур сибеп тора.

                       Көне  буе ничек армый, куллары биеп тора.

 Айгөл     Минем әби  шундый җылы, иркәләнәсе килә,

                       Яннарында песи кебек сырпаланасы килә.

Ибраһим.  Түребездә балкып тора , өебезнең кояшы.

             Ничек кенә әбием күк җылы , якты

 Рәзилә      Әниемнең әнисе  әбием була минем.

                    Әби генә түгел әле  ул минем дәү әнием.

Ислам  Ак ефәктәй чәчләрен ул тарап куя үреп,

                Чисталыкка өйрәнәм мин дә аңардан күреп.

 Рәмилә М.  Мин бакчага киткәндә  озатып кала мине .

                  Кайтканда каршы ала, бигрәк тә әйбәт инде.

  Ислам Кызыклы әкиятләр сөйли кичләрен безгә,

                   "Бәбкәм " диеп иркәләп эндәшә үзебезгә.

Нәркизә : Күзлексез күрмәсә дә , таяксыз йөрмәсә дә,

                70 яше тулса да , бик картайган булса да ,

                Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә,

                 Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул

 Ленара:.Җылы оек бияләй, бәйли безгә көз җиткәч,

                  Без дә аңар бүләкләр алырбыз үсеп җиткәч.

Газинур: Өйдә аны һәммәбез яратабыз ,сөябез,

                  Син бик кадерле безгә озак яшә диябез.Уен

 1а.б. Хөрмәтле дәү әниләребез, дәү әтиләребез, кадерле әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, сез эшчән дә , түземле дә, сез иманлы да  дәрманлы да .

2а.б. Сез өйләребезнең  яме, ашларыбызның тәме, Дөнья йөген дә күтәрәсез сез,  гаилә учагын да сүндермичә  сез дөрләтеп торасыз.

 1а.б. Сез барын да  ямьбар җирдә, сез булганга  тәм дә бар .

           Сез булганга дәрт бар җирдә, көч куәт  тә тәндә бар  Дәү әни дә, әби дә сез, сөйкемле  әни дә сез,

           сез булганга дөнья ямьле ,  ашларыбыз да тәмле .

 Музыка  җитәкчесе Чулпан апабызның җырлавын сорыйк әле.

      "Картаямыни соң йөрәк "

 Гөлназ:   Минем әби пәрәмәчне шундый тәмле пешерә,

                  Телеңне йотарсың , малай, ашап карасаң менә.

Талия:  Минем әби бик уңган бар эшкә дә өлгерә

                Юа , тегә , бәйли, тәмле ашлар пешерә.

 Ленар: Тор , бәбкәм, уян, диеп, дәү әнием уята.

                  Көләч йөзле әбиемне барыбыз да ярата.

 Ләйсән:  Өйгә кайтсам ,өй балкыган ,өйгә нур иңгән.

                  Ерак җирне якын итеп әбием килгән .

 Булат:  Әбиемнең җылы кул чәчләремне сыйпады,

                 Бүгенге матур бәйрәмдә тәбриклибез без аны.

 Макс :  дорогая бабушка

Бабушка моя. мы живем не ссоримся

бабушка и яВместе спать ложимся мы 

Вместе мы встаем вместе гуляем  бабушкой вдвоем 

Җыр "Бабушка”

   Батырхан:  Бик күңелле бик рәхәт, әбиләр карап торгач,

                     Эшләрендә булышырбыз үсеп зур кеше булгач

Адилә Г  Әбиләргә бурычлы без, рәхмәтле без мең тапкыр .

               Әгәр берәр эшең булса, әбием, безне чакыр

  Адилә З. Иң кадерле , иң хөрмәтле булсын җирдә әбиләр .

                Әбиләрне кадерләсәк , тыныч булыр ил көннәр.

Бәйрәм киче бетеп килә.  Кунакларга әйтик шуны.

Сәламәтлек, бәхет телик,   Белмәсеннәр борчуны

Альбина : Гомер юлларыгыз озын булсын,Тигез тормыш аны бизәсен

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,   Авырлыклар мәңге килмәсен.

2 алып баручы Бәйрәмнәр гел дә кабатлана,  Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән  Килеп торсын иде көткәне.

 

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан   Өлеш чыксын Сезгә шул гына.

Без телибез Сезгә ак бәхетләр,   Шатлыкларга илткән юл гына

1 алып баручы. Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен

 Җыр " Күңелле балачак”

2 а.б. Хөрмәтлеләребез, сезгә балаларыгызның балалары –оныкларыгыз үз куллары белән ясаган кечкенә бүләкләрне һәм тәрбияче апалардан рәхмәт хатлары кабул итеп алыгыз әле.

Кунакларга "Иң яхшы дәү әни”, "Иң сөйкемле дәү әни”, "иң кунакчыл дәү әни”, " иң юмарт дәү әни”, "иң җитез дәү әни”, "иң яшь дәү әни”, " иң тәҗрибәле дәү әни” һ.б.ш. рәхмәт хатлары тапшырыла.

Хөрмәтле дәү әти- дәү әниләребез! Сабыйларыгыз да үзегез кебек җитез, өлгер, тырышлар. Күптән түгел август аенда район янгын бүлеге белән берлектә РОО мәктәпкәчә яшьтәге балаларның янгынга каршы иҗади эшләр конкурсын игълан иткән иде. Анда безнең группадан да 8 эш  катнашып,  3се урынга лаек булды. Мөмкинлектән файдаланып, ул балаларны да кечкенә бүләкләр белән сөендереп китик әле.

        Аида, Айгөл,  Айзилә, Рәмилә А,  Рәмилә М.,  Сөмбел.Л. ...... Марсель исә 3 урынга , ә Газинур 2 урынга лаек булдылар .Рәхмәт аларга. Конкурслар даими булып торсын, балалар җиңеп торсын.

1а.б. Бәйрәм кичәбез төгәлләнде. Очрашуларыбызның соңгысы булмас әле дигән теләктә калабыз.

 2алып баручы. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куаныч, зур бәхетләр   Юлдаш булсын гомер-гомергә

 

Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: дәү әни, балалар бакчасы, дәү әти, өлкәннәр көне
Просмотров: 1883 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск