Среда, 24.04.2024, 03:11
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

спорт бәйрәме
11.12.2010, 22:10
Максат: Балаларның төп хәрәкәтләрен үстерү;
Балаларны максатчан хәрәкәтләнергә, сигналны тыңларга өйрәтүне дәвам итү;
 Үзара ярдәмләшү тойгылары булдыру;
 Әти-әниләр белән эшнең нәтиҗәлелеген арттыру;
 Кәеф күтәренкелеге булдыру;
Спорт һәм сәламәтлек төшенчәләрен ныгыту;
 Кышкы табигатьнең матурлыгына соклану, саф һавада уеннарның кирәклегенә төшенү
. Кулланылган әдәбият: М.Ю. Картушина. Сценарии оздоровительных досугов для детей 3-4 лет.М., 2005. Подвижные игры и игровые упражнения для детей третьего года жизни.М.Ф.Литвинова.М. 2005, Линка-пресс. Кроха: пособие по воспитанию, обучению и развитию детей до трёх лет. Григорьева Г.Г. , Кочетова Н. П. , Сергеева Д.В. и др. , Просвещение,2000. Вавилова Е.Н. Учите бегать, прыгать, лазать и метать.М. Просвещение,1983 Осокина Т.И., Тимофеева Е.А .Подвижные игры для малышей. М.,Просвещен ие,1965. Программа воспитания и обучения Васильевой, 2006. Җиһазлар:төсле флажоклар,төсле кубиклар ,чаналар, чаңгылар, кәшәкәләр,куянкайлар өчен кием, кишер . 1өлеш. Әти-әниләр белән берлектә балаларны тиешенчә киендереп, кирәкле материалларны алып, Бүләк урманы буена җыйналып бару.
 2 өлеш. Бер тәрбияче сюрприз моментка әзерләнгән арада(Куян киеменә киенә), икенче тәрбияче ата-аналарны һәм балаларны ике командага бүлеп бастыра. Командалар үзләренә исем сайлыйлар:
” Кыюлар” һәм "Җитезләр”. Шул арада урман ягыннан чыгып килүче Куян күренә. Тәрбияче балаларның һәм ата-аналарның игътибарын әле йөгерү хәрәкәте, әле күнегүләр ясап йөрүче куянга юнәлтә . Куян:1,2,3....1,2,3...
Тәрбияче балаларны әңгәмәгә тарта: Карагыз әле, дусларым, кем килә анда ?
Балалар: Анда куян йөгереп килә. Куян балалар янына килә, "хәерле кич "тели, балалар исәнләшәләр
.Куян әле дә күнегүләр ясавын дәвам итә.:1,2,3 Тәрбияче берничә балага куян битлеге кидертә.
Тәрбияче: Куян нишли соң ул, балалар?
Балалар җавабы.
Тәрбияче куянга мөрәҗәгать итә: Куян дус, ә син күнегүләрне ни өчен ясыйсың соң?
Куян:Күнегүләр ясау буемны үстерә, кәефне күтәрә,моннан тыш әле гел күнегүләр ясасаң, авырмыйсың да - ул бит сәламәтлек нигезе дә . Куян: Минем нәни дусларым да бар икән монда, бирегә килегез әле ,(куян маскалы балалар алга чыга) ә сез зарядка ясыйсызмы соң? Ягез әле менә болай...! Ә әтиләрегез ясыймы? Ягез әле, әтиләр! Камилә, ә –ә-ә синең әниең дә ясыймыни? Менә яхшы , бигрәк кыю һәм җитезләр җыелган ахры бу Бүләк урманы буена.
Тәрбияче:Син бик дөрес әйттең, куян дус, чынлап та монда "Кыюлар” һәм "Җитезләр” килде ,спорт бәйрәменә җыелган командаларыбызның исемнәре нәкъ шулай. Инде ярыш- уеннарыбызга да күчик. Кече тәрбияче уен буласы зоналарга флажоклар урнаштыра.   
"Кайсы команда өлгер?”уены-чаналарга балаларны утыртып узышу бәйгесе 
"Куян артыннан”уены- балалар белән шакмаклар буенча "елан ясап”,каршылыкларны үтеп йөгерү.  
 "Кәшәкәле уен”-әтиләрне кәшәкә уеннында сынау Әтиләр ярышкан арада куян кача. Тәрбияче балаларны куянны эзләп табарга һәм куып тотарга чакыра .  
 "Куянны эзләп тап һәм куып тот!” уены. Балалар әти- әниләр арасыннан, урман буеннан куянны эзлиләр.Калкулыктан табып алып киләләр.
 Куян: Ә мин сезне көтә- көтә туңа башладым.
Тәрбияче:Без сине хәзер җылытабыз, куянкай,оста пешекче әниләребез, дәү әниләребез тәбикмәк, коймак, кекс кебек тәмле ризыклар , кайнар чәйләр алып килгән, ягез әле, сыйланыйк шулар белән. 
 .Чәй эчү ,Фотога төшү
.Тәрбияче:Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, табигатътәге искиткеч бәйрәмебез өчен сезгә зур рәхмәт. Куяныбызга да матур кич бүләк иткәне өчен рәхмәт белдереп, кишер бирик әле, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында без күп тапкырлар очрашырбыз . Хәзер әти- әниләрне- чаңгыга,ә нәниләребезне тауга- чана шуарга чакырабыз.  Ирекле уеннар, чанада, чаңгыда шуу.
Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: балалар, спорт уены, спорт бәйрәме, кыюлар, чаңгы, куян, җитезләр, чана
Просмотров: 1750 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск