Суббота, 20.04.2024, 03:29
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Спорт бэйрэме
[ Скачать с сервера (1.40 Mb) ] 08.12.2010, 21:32
 Спорт бәйрәме физкультура залында уза. Бер якка 2-3 яшьлек балалар, каршы якка- аларның әти-әниләре утырыша.Һәркайсы- спорт киеменнән.
1 а.б.:Хәерле кич, әти-әниләр! Без бүген сезнең белән бергәләп ял кичәсенә җыйналдык. Тормышның мәшәкатьләре булган кебек , аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Бүгенге бәйрәмебез- тормышта иң актуаль булган мәсьәләләрнең берсе сәламәтлеккә багышлана . Шулай ук аны 2009нчы ел- спорт елын йомгаклау кичәсе итеп тә игълан итәбез. Беренче өлештә нәниләрегезнең шушы көнгә кадәр ни белән шөгыльләнүләре белән танышып китәрсез .Балалар чыгышы: спортка багышланган шигырьләр, хороводлы һәм хәрәкәтле уеннар. 2а.б.:Хөрмәтле әти- әниләр! Яшь буында сәламәт яшәү рәвеше булдыру- комплекслы һәм катлаулы мәсьәлә. Хикмәт шунда ки, бала бервакытта да сәламәтлекне тормыш нормасы, кыйммәт байлык сыйфатында кабул итми. Ә яшь буында сәламәт яшәү рәвеше булдыруда бакча хезмәткәрләреннән тыш, ата- аналарга да зур җаваплылык йөкләнә.Инде бәйрәмебезнең төп өлешенә җиттек.Җитезлекне балалар бакчасында без ,әлбәттә , уенда сыныйбыз. Беренче ярыш уеныбызга бер әти, бер әни, бер бала чыга .
Уен” Җим чүплиләр чебиләр”һәр уенчыга чеби маскасы кидертелә. Буталган бөртекләр сибелә һәм кемнең кайсы савытка нинди бөртек чүпләргә тиешлеге аңлатыла.Уен берничә тапкыр уйнала.
1а. б.:Сәламәтлек –зур байлык бит, Хәрәкәттә – бәрәкәт. Спорт белән шөгыльләнү- Җанга- ял, тәнгә- сихәт. Киләсе уеныбызга 4әти-әнидән торган ике команда чакырыла .Уен ны "Яшелчә бакчасында " дип атарбыз. Команданың беренче кешесе түтәл ясаучы була- обручларны зал буйлап урнаштыра, икенче кше исә- түтәлләргә яшелчәләр утырта( Муляжлар куеп чыга), өченчебез- су сибүче, соңгы кеше машина белән әзер яшелчәләрне җыйнап кайта..
2а. б.: Бүген бездә – олы бәйрәм, Физкультура бәйрәме. Әтиләрне, әниләрне, балаларны ярыштырып, Көчне сынашыйк әле!
1а.б.:Безнең нәниләребез-бакча вакытында иң җитез булышчыларыбыз, шулай бит, я кайсыгыз инкарь итә? Хәзер аларның дәү әни бакчасыннан ничек итеп бәрәңге ташуларын күзәтик әле. Уен”Бәрәңге ташу”Һәр уенчы бала каршы яктагы бәрәңгеләрне машинага төяп алып кайта.Уены әти- әниләр белән дәвам итәбез Тик машинага бу юлы җиләк- җимешләр салып кайтабыз. Һәр ураганда җиләк-җимешне берәрне генә салу –уенның шарты, алар коелып та калмасын.
 2а.б.:Хөрмәтле әти- әниләр! Сезнең нәниләрегезнең балалар бакчасында иң яратып уйный торган "Чәчәк җыю " уены бар. Бу уенның максаты- сенсор тәрбия бирү белән берлектә зиһенне, хәрәкәтне үстерү, игътибарлылык туплау да .Чәчәк таҗларын төсләр буенча җыю өчен бер төркем бала чакырыла. 
 1аб.:Киләсе уеныбыз- "Суган җыю . Уенның шарты- суганны кечкенә көрәк ярдәмендә икенче кул белән тимичә генә чиләкләргә салу.
 2а.б.:Ә хәзер уенга барыбыз да чыга "Мәче һәм тычканар уенын уйнап алабыз.Балалар- тычканнар, өлкәннәр- мәчеләр була Хөрмәтле әти-әниләр! Сез бүген дөнья мәшәкатьләрен онытып, сабый чагыгызга әйләнеп кайттыгыз, бераз булса да сабыйларыгыз белән бергәләшеп уйнадыгыз, хәтта алардан көнләшеп ярыштыгыз да әле .Сез бүген шулкадәр актив булдыгыз – без сезгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүгенге уеннар эзсез узмаячак-балаларыгыз да сезнең җитезлекне күреп , шуңа омтыла. Әгәр бала синең нинди дә булса бер яхшы гамәлеңне кабатлый, яки моңа омтыла икән – син тәрбия өлкәсендә бер баскыч югары күтәрелдең , дигән сүз.Ә балалар – безнең көзгедәге чагылышыбыз.Кадерле балалар,күрдегез инде, сезнең әтиләрдән дә җитез, әниләрдән дә өлгерләр юк икән бит, әйеме?!Никадәр зур тәэсирләр алдык, һәркайсыгызга зур рәхмәт! Очрашулар, кичәләр, бәйрәмнәр бездә еш була , киләсесенә кадәр!
 
7нче санлы гомуми үсеш бирүче Актаныш балалар бакчасы 1кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләре белән уздырылган чара
 Югары кв. категорияле тәрбияче Адгамова Кадрия Вәсим кызы, 1 кв.категорияле тәрбияче Хаҗиева Венера Мәзһәр кызы
Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: эти, эни, спорт, уен, бэйрэм
Просмотров: 3154 | Загрузок: 191 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск