Пятница, 29.03.2024, 12:22
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

У ңышлары белән килде КӨЗ
[ Скачать с сервера (184.4 Kb) ] 11.12.2010, 19:05
Алып баручы : Ни арада җәй үтте Матур көз килеп җитте,
Шатлык тулы бу бәйрәмне Балалар күптән көтте
Балалар, без бүген сезнең белән елда үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә ,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән; агачларда сары-кызыл яфраклар. Балалар яфраклар тотып керәләр.
Җыр "Яфрак бәйрәме”
Алып баручы: Күпме матур яфраклар. Мин аларны җыеп, вазага зур букет ясап утыртыйм але.
1б. Җил агачка хәбәр салды Яфракларын коярга.
 Инде җәйләр артта калды, Көз, син килеп ояла.
 2 б. Көз ашыга агачларга Үз бизәген салырга.
 Урманнарны, болыннарны Буяп китә сарыга .
 3 б. Кошлар көньякка төбәлеп, И очалар, очалар.
Әйләнеп кайтырбыз диеп, Һаваларны кочалар.
 Җыр "Көзге моң” Ишектән тәгәрәп Серле Йомгак керә.
Алып баручы:Чү-чү!Нәрсә бу? Каян килеп чыкты соң әле ул?(Кулына ала) Йомшак икән бу! Аның эчендә нидер кыштырдый әле! Нинди кәгазь соң бу?( ала, яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әле хатны. "Исәнмесез, балалар!Мин – серле йомгак!Көз патшалыгына барып кайту теләге белән көзге янга килгән идем!Мин сезне үзем белән көзге юлга – бакчалар, басулар, урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!”
Алып баручы ярдәмендә йомгак тәгәри тәгәри "бакча” каршына килеп туктый.
 Алып баручы: Балалар, безне йомгак кайда китереп җиткерде? Балалар: Бакчага.
 4 б. Бу бакчада ни үсәме Бу яшелчә бакчасы
Бар табынга куеласы Яшелчәнең барчасы .
Бакчада "усеп утырган" яшелчәләр сөйли:
5 б. Кәбестә Мин булам-Кәбестә Үзем яшкелт төстә
Күлмәгем дә күп катлы Ашларга да төшәм мин
Бәлештә дә пешәм мин Чөнки мине балалар
 Көн дә көтеп алалар.
 6 б. Кабак Карагыз әле бер генә Менә миңа – кабакка
Турап куйсагыз мин сыймыйм Хәтта 9 табакка.
 7б. Чөгендер Җир астында үстем Кып-кызыл булып пештем
 Ашка тәм һәм төс бирәм Салатым да бик тәмле .
8 б. Кишер Минем исемем – кишер Теләсәң болай пешер .
Теләсәң ашка тура Мине яраткан бала Озын гомерле була
9б. Суган Минем исемем- суган Мин Һиндистанда туган
Мине бик тә мактыйлар Салатка да турыйлар
Тураганда елыйлар.
"Яшелчәләр” хороводы
Алып баручы: Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр икән. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләр дә бар икән! Әйдәгез без аларны – бер – беребез белән ярышып чүплик.
"Кем тизрәк чүпләр?”уены
Алып баручы: Серле йомгагыбыз тагын тәгәрәп китте, артыннан калмыйк, балалар, әйдәгез! ( йомгак артыннан йөреп залны бер тапкыр музыка астында әйләнеп чыгып, "басуга” килеп туктыйлар. Монда комбайн ургычына эләкми калган 5-6 сабак арыш һәм солы үсеп утыра . Яннарында ромашка белән күк чәчәк басып тора.
Алып баручы:Йомгак безне кая алып килде?!
10 б. Йомгак артыннан бергәләп Басуга килеп җиттек
Анда ниләр үскәнен инде хәзер белик. 
11б. Борчак Үзем ап-ак-вак-вак, йомры
Мул итеп уңыш бирәм Вакытында җыймасагыз
Өйдән чыгып йөгерәм.
 Бодай Эшкәртсәләр бөртегемне Бөтен шартын китереп
 Минем аннан күмәч пешә Менә шулай күпереп
Арыш Кар астында кыш үткәрәм Яшел тунымны киеп
 Көздән чәчеп калдырганга Өлгерәм мин иң элек
 Алып баручы:Карагыз әле, балалар , монда нинди сихри чәчәк тә бар икән. ( чәчәкләрнең таҗы зур, артларында табышмак.,яфракларны өзеп укып, табышмакларга җавап бирәләр) Алып баручы: Табышмаклар күп беләсез, Зирәк икән үзегез!
Бәхетле һәм матур булсын Сезнең һәрбер көнегез!
 Җитезлеккә ярыштыгыз – Күңелле бәйрәмегез
Ачылсын капкаларыгыз Уйнагыз сез, көлегез!
"Капка” уены
Алып баручы:Әйдәгез, Серле Йомгагыбызга иярик. Кая килеп җиткәнбез балалар?
 Балалар: Урманга .
"Яфраклар” биюе .
Алып баручы:Карагыз әле, урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган. Кошлар да сайрамый – урман тып-тын.
 14 б. Көз җиткән, көз җиткән Сап –сары булган урман .
Хәзер инде менә карыйк Нәрсәләр үсә анда
 15 б. Гөлҗимеш Әрәмәдә үсәм мин Җимеш тә мин, гөл дә мин .
Витаминнар оясы – Барасы да, җыясы .
16 б. Балан Суымны эч авырсаң, Төчкерсәң я карлыксаң
 Шәп дару юк моннан да
Дару ясыйлар минем Хәтта камырымнан да.
 Рус кызы: Посмотри какой ковер Листьев у порога
Только жаль что светлых дней Осенью немного
 Җыр "Листочки”
Көз кызы керә. Исәнмесез, дусларым! Берүзем моңаеп, агачларда калган соңгы яфракларны санап йөри идем, колакка сезнең шат авазларыгыз ишетелде дә, сезнең янга йөгердем.
18 б. Моңлы, гүзәл, матур аяз көннәр Мул игеннәр синең бүләгең Сокландыргыч синең табигатең, Бигрәк матур ай-һай күлмәгең! Көз: Рәхмәт матур сүзләрегезгә!
19 б. Көз сылу килгән ерактан Нәрсә генә алмаган
Нинди бүләк кирәклеген Әйтмәсәң дә аңлаган
 Каеннарга соры муллык, Миләшкә муенсалар,
Чиягә көрән алкалар Бигрәк килешеп торалар .
Көз шулай төрле төсләргә Буйый бөтен җирне дә .
Җиләк-җимеш белән сыйлый Шатландырып безне дә
 Көз кызы: Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк але.
Уен:"Кем җитез" М.:Зонтик тотып, гәлүш киеп йөгерү 
Көз: Бу, балалар, серле төенчегем миннән сезгә бүләк! Ул сезнең теләкне үти ала! Кишер-күчтәнәчем.
А.Б: Шундый зур күчтәнәч – бүләкләрең өчен зур рәхмәт сиңа Көз. Һәрчак шулай муллык белән яшә! (Кишерне сабагыннан тотуы була, эченә тутырылган конфет, печенье- алмалар коела. Балалар аларны җыялар. Серле төенчек эченә салалар. музыка астында төрелгән паласка утырып, күзләрен йомалар, музыка астында утырып "кайтып китәләр”
 20 б. Җырладык та, биедек тә Шигырьләр дә сөйләдек.
Матур гына уйнап алдык Бер дә читенсенмәдек.
 Көз: Рәхмәт сезгә дусларым, үземнең биләмәләремне кышка тапшырам, сезнең белән хушлашам.Сау булыгыз!
 А.б:Бүгенгә без хушлашабыз Бәйрәмне тәмамлыйбыз Күңелле дә соң бу көз!
Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: Зонтик, Серле, уңыш, йомгак, КӨЗ, бәйрәм, төенчек, сценарий
Просмотров: 3647 | Загрузок: 254 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск