Пятница, 26.04.2024, 06:33
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Бәйрәм сценарийлары [ Добавить материал ]

Уятыйк әле күңелләрне.
14.10.2011, 20:39


 

«Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш

балалар бакчасы”ның югары категорияле

тәрбиячесе Әдһәмова Кадрия Вәсим кызының

 эш тәҗрибәсеннән.

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада татар кызы һәм татар егете рәсеме. Чигүле сөлгеләр, язылган лозунглар  зал бүлмәсен бизи.

Татар халкының бию көенә биеп балалар залга керәләр.

1 бала. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар!

2 бала Хәерле кич, әбиләр, бабайлар!

3 бала  Хәерле кич, әтиләр, әниләр!

 Алып баручы: Алда, арта һәм уртада утыручылар!

                          Урын юктан  аптырап басып торучылар!

Балалар бергә: Исәнмесез!

"Ай  йолдызым ” исемле татар җырының көе ишетелә.

Алып баручы:Бүген бездә гадәти булмаган кичә-Гаилә кичәсе . Без бүген әби-бабаларыбызның, әти- әниләребезнең күңел сандыгын актарабыз. Шулай ук алар үрнәгендә үзебез дә милли йөзебезне күрсәтербез.

4 б.   Исәнмесез, саумысыз?!

          Нигә сыер саумыйсыз?!

          Сыерыгыз бозаулаган

          Нигә чыгып алмыйсыз?!

5 б. .   Исәнмесез, саумысыз?!

          Нигә кәҗә саумыйсыз?!

           Әтәчегез күкәй салган,

          Нигә чыгып алмыйсыз?!

6 б.     Карап тормый ара еракка

          Дуслар килә безгә кунакка.

           Дуслык безнең тормыш үзәге

           Дуслык безнең бәйрәм бизәге.

 7 б.      Бәйрәмсез бит күңелсез бит

             Күңелсездер Сезгә дә,

             Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

             Бәйрәмнәр кирәк Сезгә дә,

              Кирәк һәммәбезгә дә.

              Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

              Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

              Бабай белән әбигә!

 8 б.         Бәйрәмнәр бик күп болай да

              Ә шулай да, ә шулай да

              Иң күңелле бәйрәм-балачак!!!

Җыр  "Кояшлы җыр” М.Шәмсетдинова муз.,Р.Вәлиев көе

А.Б. Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә "әннә” "әттә” диеп эндәшүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы  һәр  гаиләгә бетмәс-төкәнмәс   шатлык китерә. Туган көннәрне билгеләп үтү дә матур бер традициягә әверелде.

   1 әни. Гаиләнең ныклыгы, матурлыгы бик күп нәрсәләргә бәйле, хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез исә барыгыз да аның җавабын уйлагыз:

  Кайвакыт корыч кебек каты,

 Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчакта-әремнән дә әче,

 Кайвакытта кылыч кебек үткен,

 Елан кебек чага да белә ул...

           Залдагыларның җавабы: тел

А.б.Дөрес, тел.Аның  турында сез нинди мәкальләр беләсез?(балалар һәм әниләр капма-каршы әйтә)

 2 әни. Туган оясыннан аерылган кош

             Канатына мәнге ял тапмый

             Туган телен яратмаган кеше

              Башкаларның телен яратмый.

         

              Халкым теле миңа-хаклык теле

               Аннан башка миңа телем юк.

               Илен сөймәс кенә, телен сөймәс

               Иле юкның гына теле юк.

А.Б.Әти-әниләребез утырып арып беткәннәрдер. Яшь чакларны, аулак өйләрне  искә төшереп уйнап алыйк. Үз һөнәрләребезне күрсәтик әле.

Уен " Кара-каршы”  Җәзалар салынган конверт  ике яклап утыручыларга китә.Музыка туктагач,  ике  конверт  2 кеше кулында кала. Берәр язу алып укыйлар.Конвертларда язмалар: ”Мин мәкальнең башын әйтәм, ә син ахырын...”,”Мин  татарча бик тә яхшы биим”, "Мин бишек җыры беләм”, "Ә мин оста кәмитче,мәзәк сөйлимме?”,”Такмакка да мин оста, шахматка да мин оста...” һ.б.ш.

А.Б. Балалар арамадыгызмы?

6 б. Ә без арымадык әле,

       Бу көн безгә тантана.

       Гармунчылар керегез

        Бию уйнап бирегез.

        Бүген гаилә бәйрәмендә

        Ут чыгарып биибез.

1 малай. Ягез әле, егетләр, ут чыгарып бер биеп алыйк.

 Татар халкының парлы  биюе”Шат балалар”.М.Мозаффаров эшкәртүендә. Ахырдан   балалар өлкәннәргә  басып бииләр.

7б. Җырлыйк әле, җырлыйк әле.

Өчтән артсын җырыбыз.

Җыр җырларга сүзләр бетсә,

Такмак әйтеп торыгыз.

Әйе, шул, шулай, шул

Такмак әйтеп торыгыз.

1кыз ,1малай уртага чыга:

Биек тауның башларында

Лимонад өләшәләр.

Беребез кыю, беребез матур,

Шуңа да көнләшәләр.

 1әни, 1әти такмак әйтә:

Татарча "кая барасың”,

Русча "куда пойдешь».

Улыбыз компьютер сорый,

Пожалуй с ума сойдешь

2 малай уртага чыга:

Биек тауның башларында

Трактор буксовать  итә.

Безнең төркем кызлары ,

Безне сортовать итә.


2 кыз чыга   Әнә килә автомобиль,

төягәннәр семечка.

Малайлар кызларны чага-

Бу ниндәен  привычка?

А.Б. Безнең егетләребез дә, кызларыбыз да әниләргә булышулары турында  бик матур итеп сөйлиләр. Чынлап та ни дәрәҗәдә булышалар соң? Берничә  әти- әни сөйли.

А.б. Ә хәзер Гөлсиярнең  әнисенә ничек   булышуы турында тыңлыйк..

Гөлсияр:Мин дә кер юдым!

Сабынлап юдым, әни!

Әнисе: Ай.кызым,үкәнсең

            Бигрәк чиста иткәнсең.

                       Гөлсияр:   Мин дә идән җыйдым, әни!

                          Сабынлап юдым, әни!

Әнисе: Ай, кызым, үскәнсең,

             Бигрәк матур иткәнсең!

                     Гөлсияр: Мин бәрәнге юдым, әни!

                           Сабынлап юдым, әни!

Әнисе: Ай, кызым, үскәнсең,

             Нишләдең?!

А.Б. Ягез әле, бергәләп татар халкының йола, бәйрәмнәрен, уеннарын санап  карыйк.

Балалар һәм өлкәннәр  кара каршы  саныйлар.

Инде кара-каршы уен-җырларга да чират җитте.

 Җырлы  татар халык уены "Челтәр элдем читәнгә”.Кызлар, егетләр кара-каршы башкара.

1 кыз. Әйдәгез "Чума үрдәк, чума каз”ны уйныйк.

1 малай Без әле генә уйнадык ич, яле монысына әти- әниләребезне дәшик.

Җырлы-биюле  татар халык уены. "Чума үрдәк, чума каз”

А.Б. Татар халкы бик ягымлы бит ул. Матур телле, ягымлы сүзле. Әбекәйләр безгә "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” дигәннәр бит. Тыңлагыз әле, мин кечкенә чагымда да әбием миңа болай дия иде.

Таштан таза булсын,судай сылу булсын,

Аталы-аналы булсын,алтын канатлы булсын,

Ипиле-тозлы булсын, уллы-кызлы булсын,

Тәүфиклы бала булсын, яшьләрне күрсә "абый” да "апа” дисен,

Картларны күрсә”әби”дә "бабай” дисен,

Бәхетле булсын, тәмле телле булсын.

А.Б. Безнең балалар да дәү әниләрдән, әниләрдән бик матур сүзләр ишетеп киләләр.Яле, кем башлый.

Матур теләкләрне әниләр дә, әтиләр дә әйтә.

9 бала. Безнең ялан күлле, күлле

Ясле бакчасы гөлле.

Ясле бакчалары  гөлле.

Уйнаулары күңелле.

Басыгыз әйдә, кызлар,

Идәннәре бөгелсен.

Баса белми басканнарның

Үзәкләре өзелсен.

1 кыз. Әйдәгез, кызлар. "Яулык салыш” уйныйк, булмаса.

10 бала.

Ал да итәрбез әле

Гөл дә итәрбез әле

Матур җырлар җырлый-җырлый

Бәйрәм итәрбез әле

1 бала

Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап көлеп, җырлап биеп

Күңел ачаек әле.

Уен "Йөзек салыш”

А.Б.Балалар ,иң зур эшебез- уен. Хәзер курчакларыбыз белән уенны карыйк әле.

2 кыз, 2 малай чыгып”Бәбиләрне” алалар һәм йоклаталар.

Бишек җыры җырлау.”Әлли-бәлли былбылым”.Р.Ахиярова муз., Г.Авзал сүз.

Тагын 2 кыз, 2 малай чыгып "Бәбиләрне” уяту, юату сүзләрен әйтәләр.

Тор тургай , таң ата бугай ,

Тор чыпчык,чык-чырык

Тор инде, тор инде.

Йокың туйгандыр инде.

Бакчадагы апаларың

Көтә торгандыр инде.

Тагын 2 кыз, 2 малай чыгып, бәбиләргә мавыктыргыч уеннар уйнаталар.

1 се юата.

Аю баласы булсын, бүре баласы булсын,

Бүреккә саласы булсын.Атасына, анасына

Шәфкатьле бала булсын,

Сүзе үтемле булсын, үзе сөйкемле булсын.

"Бәбиләр” әниләргә тапшырыла. Алар да "Бәби”йоклата

А.Б. Ә без әле бер-беребезне үртәргә дә бик яратабыз.

Үртәүчеләр әйтешү.

Тиле  тиле тилергән  80 ипи кимергән.

Калганын эткә биргән  актыктан елап йөргән.

Ишми, Ишми, мич башыннан төшми,

 Мич башыннан төшми, ничек тәне пешми.

    Елак-елак, салпы колак,

карама таяк, карт әтәч!

 Әллүкәй, әллүкәй,

Шакир һаман бәләкәй.

Бармак белән тисәң дә ,

әткәсенә эләкләй.

 Җылак-җылак җылкыткан,

җылап кеше куркыткан.

А.Б. безнең Ильнур Актаныш авыллары турында бик матур такмаза өйрәнгән.

Барадыр идем, барадыр идем очрады Уразай

Аяк кулы курадай, корсаклары бурадай.

 

Килеп чыкты Актаныш ул булды безгә таныш.

 

Алга чыкты Әҗәкүл янында бар бер күл.

 

Актаныш арты Әлем, анда барыр юк хәлем.

 

Аннан үткәч Богады, барыр хәлем юк әле.

 

Арырак бар Кормаш шунда җитми булмас.

 

Барган идем Аешка утырттылар каешка.

 

Барган идем Меңнәргә утырттылар мендәргә.

 

Барган идем Аккүзгә ошаттылар тоз күзгә.

 

Барган идем Пучыга шап суктылар учыма.

 

А.б. Рәхмәт, Ильнур. Безнең әбиләр әйткән бит "Яшьләр сүзен янчыкка, картлар үсзен капчыкка” дип. Әниләрне тыйңлыйк әле. Алар ни дияр икән.

1 Әни, балаларга зирәк тыюлар турында сөйли.

Мәсәлән: Пычактан ашама ,зәһәр телле булырсың.

                   Суга төкермә, үзең эчәрсең.

                   Ашаганда аягыңны селкемә, шайтан чакырасың.                    

А.Б. Яхшы, искә алырбыз. Бүгенге гаилә кичәсендә катнашучы матур гаиләләрне, акыллы балаларны, сөйкемле дәү әти-дәү әниләребезне бакчабызның  музыка җитәкчесе Чулпан Басыйрова саләмли.Җыр ”Бәхетегез ташып торсын!  Җ.Дәрзаман шигыре, Т.Вәлиев музыкасы.

Ә хәзер ут чыгарып бер "Карабайны” биик тә, кичәбезнең икенче өлешенә, чәй эчүгә күчәрбез. Чәй янында күңелләр тагын да ачылыр.

А.Б.Эшләрегез үрнәк булсын,

Дусларышыз артып торсын.

Гомерегез озын булсын,

Бәхетегез ташып торсын!

2. Чәй эчү.

Файдаланган әдәбият:

1.С.Әхмәтов. Уйныйбыз да җырлыйбыз да. Чаллы, 91.

2. Р.Ягьфәров. Кәҗә-мәкәрҗә                Казан-94

3. М.Кашипов. Җырлыйк та, биик тә. Казан-98

4. И.Зөлкәрнәев. Бишек җырлары. Мәгариф-93

5. Ә.Х.Галеев. Татарские народные игры

     Я.Н.Ханбиков   и праздники  Казан, 75

6. Р.Ф.Ягьфәров. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. Казан-93

                                  Альбомнар

*Акыллы гыйбарәләр, зирәк кисәтүләр.

* Тәрбия хәзинәләре.

* халык әйтсә, хак әйтә.

* Барыбыз да өйрәнәбез.

* Балаларга өйрәтегез.

   Плакатлар, лозунглар.

 

 

 

           

 

 

 

Категория: Бәйрәм сценарийлары | Добавил: Катя | Теги: Балалар бакчасында милли тәрбия
Просмотров: 4054 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск