Пятница, 29.03.2024, 09:35
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Балалар өчен шигырьләр [ Добавить материал ]

Балалар очен шигырлэр
08.12.2010, 22:12
                     Электрны сүндерегез, абыйлар!
 Бакчадан мине җитәкләп алып кайттылар .
 Өебезгә керүгә үк үз эшенә баттылар.
Әни китте кухня якка,әлбәттә, аш әзерли.
 Абый әллә кайчан кайткан,өй эшләрен хәзерли.
Әтинең дә вакыты юк минем белән уйнарга ,
кәнәфиенә утырды хоккей карарга.
Әрле- бирле сугылгалап бераз йөредем,
 утырып та алдым әзрәк , чаптым, сикердем.
Кичке ашны да ашадык, җыелып бергә .
 Әти, әни, абый белән уйныйсым килә!
 Хет берәрсе, ичмасам,игътибар бирсә,
Миңа ни кирәккәнен берәрсе белсә...
Миңамы... миңа игътибар кирәк,
Әни булыр җылытучым, әтием- терәк.
 Шулчак, ходайның рәхмәте, утыбыз сүнде,
Әнием дә минем янга диванга сеңде.
 Әти дә килеп утырды безнең арага.
Абый да килеп елышкан соң кай арада?!
Караңгы булгач ,җыелдык без бер урынга .
 Менә әти сүз башлады Электр турында.
 -Борын заманнарда түгел, 100 еллар элек,
Бөтенләй ут булмаган бит. -Ут янсын иде берүк!(бусын әни әйтте).
-Чыра яндырганнар башта , аннан –керосин.
 -Аннан фонарь кулланганны син бит беләсең!?(бусын абый әйтте).
Әнием дә тасвирлады утсыз заманны.
 Электрик абый кабызмый утны һаман да!
Боргалана әти мескен, кала ,дип, хоккей,
 Әни дә көрсенеп куя, ә миңа- о, кей!
Аңламассың өлкәннәрне гел киресен сөйлиләр,
Электрсыз тормыш ямьсез, утсыз күңелсез , диләр.
Килешәм, Электр булганда өй эче ямьле .
 Ә ут булмый торган чакта миңа күңелле!
Ник икәнен әйтеп тормыйм, зиһенлеләр аңлыйлар.
Ара –тирә Электрны сүндерегез, абыйлар!
                        Энергетик булырга исәп!
 Мин дә әтием шикелле, Электрик булырга уйлыйм.
 Шуның өчен дә һәрвакыт Электр турында уйлыйм.
Каян чыга, кем чыгара, Электр каян килә?
Хәзер инде күп өйрәндем- Каян килгәнен беләм.
Сак булырга кирәген дә Өйрәтәләр бакчада
. Утны әзрәк яндырсаң, Экономия –акчага.
Махсус кием киеп кенә Эшләргә кирәген дә .
 Тагын электр турында Кагыйдәләр дә беләм.
 Булмам дисезме, электрик, Баганадан куркаммыни?!
Булырга иде шул, дуслар, Хотя бы Илшат абый! ***
Категория: Балалар өчен шигырьләр | Добавил: Катя | Теги: электр, энергетика
Просмотров: 2756 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск