Четверг, 25.04.2024, 14:29
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Балалар өчен шигырьләр [ Добавить материал ]

Габдулла Тукай шигырьләре
14.03.2011, 20:13

Бала белән күбәләк
Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?

Мин торам кырларда Болында, урманда;
Уйныймын, очамын Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!
Кызыклы шәкерт
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
Кошларга
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
Җырлагыз сез күңлегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!
Курыкмагыз— яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
 
Карлыгач
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
 
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый
.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
 
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
 
 Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.
 
 Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.
 
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,
 
— Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
 Карга

Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар.
Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик: «кар

Иссез чәчәк
Болынлыкта үсә гади генә, иссез чәчәк, янлыш
Гүзәл исле чәчәкләр бәйләменә бергә бәйләнмеш.
 
Ярар, бәйләнгән ул анда, соңыннан нәрсә булган соң? —
Булып киткән үзе хуш исле бик аз бер заманнан соң.
 
 Иртә
Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
 
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
 
 Яктыра кала. Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.
 
 Торды халык, уянды:
Шау-шу һәрбер төшләрдә;

Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.
 
Ике иптәш арасында

Җәле, иптәш, ни ишеттең, бер хәбәр сөйләп җибәр:
Кайда, кемнәр нишләгәннәр? Юкмы яңа бер хәбәр?
 
— Китсәнә, иптәш, йөдәтмә, эшләрем бит бар минем;
Юк хәбәрләрне сөйләп тормакка вактым тар минем!

— Сөйлә инде, ни хәбәр бар, иптәшем, назланмачы;
Әллә нидә бер соравымны да җиргә салмачы!

— Кит, димен, иптәш, йөдәтмә! мин беләм тик: син — җүләр;
Нәрсәсен сөйлим моның мин — инде бу иске хәбәр!

Җил тавышы
Җилбер-җилбер йөрмәс идем,
Җил тавышын сизмәсәм;
Өзлеп такмак әйтмәс идем,
Үз халкымны сөймәсәм.

Кай вакыт?
Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Иә, әйтеп кара.
(Яз көне)

Бичара куян
— И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,
Моңланасын нинди хәсрәт, кайгыдан?
 — И җаным, син яшь бала шул, белмисең;
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.
 Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.
Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.
 Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!
Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;
Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:
Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,
Атты үлтерде аны мылтык белән.
Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.
 Безнең гаилә
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
Бабай
Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,
Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.

Яңак, маңлай җыйрылмаган, тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.

Җитеп килә инде аның җитмеш яше,
Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче.
 
Бабай, мискин, бу дөньяда күпне күргән,
Үлеп беткән инде аның күп яшьтәше.
 
 
Категория: Балалар өчен шигырьләр | Добавил: Катя | Теги: Габдулла Тукай шигырьләре
Просмотров: 29307 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 3.5/4
Всего комментариев: 2
2 Лира  
Очень хороший сайт...Актуально ко 125летию со дня рождения Г.Тукая.Мы ищем стих на конкурс.

1 Лира  
biggrin

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск