Четверг, 25.04.2024, 12:38
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Балалар өчен шигырьләр [ Добавить материал ]

Юлда да акыл кирәк
13.04.2011, 20:58
  Шәһәрдән авылга Кайткан бер малай.
Тәртипсез дә түгел, Акыллы болай.
 Тәртипкә өйрәнгән Бакчага йөргәндә.
Светофор күргән ул Урамнан килгәндә.
 "Ник алай?”, "ник болай?”,дип,
 Тинтерәткән әнисен. Әнисе шундук аңлаткан
 Юл йөрү кагыйдәсен.
 "Ярый”, "Ярамый”лар белән
Аның башы шыплап тулган.
 Әмма һәммәсен үтәгән,
Ул бит акыллы булган.
 Беркөн шәһәрдән авылга Кайткан шул малай.
Тәртипсез дә түгел үзе, Акыллы болай.
Иптәшсез ялгызы Йөрегән урманда.
 Бер билге күрмәгән Йөргәндә урамда.
Яланда аунаган, Юлда да уйнаган.
 "Билге”ләр булмагач, "Ярый” дип уйлаган.
"Светофор булмагач, Йөрергә уңайлы.
 Берәү дә кисәтми”, Ул шулай уйлады.
Тик әнә шул вакыт Урамның түрендә.
Ыжгыртып килүче Машина күренде.
 Каушавыннан малайның Тубы төште кулыннан.
 Туп артыннан йөгерде Машиналар юлыннан.
Вакыт шулай тиз үтә, Машина килеп җитә.
Әмма ләкин туктый алмый, Малай өстеннән үтә.
 Кем гаепле? Вакыттыр бит, Гаепләрне юарга?
 Бәлки әле авылга да Светофорлар куярга?!
 Шәһәрдә дә, авылда да,
Болында да, урманда да
Һәм ,әлбәттә, урамда.
Әти-әни, әби- бабай,
кыз һәм малай-һәммәсе.
Бердәй белсен һәм үтәсен
 Юл йөрү кагыйдәсен!
*******
Юлларда ничек йөрергә Өйрәтә апа безне.
Юлда да акыл кирәк , дип, Өйрәтә һәммәбезне.
Безне генә түгел , апа Әтиләрне дә җыеп,
 Әниләрнең дә һәммәсен. Өйрәтә көн дә беразлап
Юл йөрү кагыйдәсен: "Кайда гына йөрсәгез дә
Игътибарлы булыгыз! Кагыйдәләрне үтәгез,
Имин булсын юлыгыз!.
Очрамасын каршылыклар,
 Һич сезнең юлыгызда.
Тик яшел ут янып торсын
Һәрвакыт алдыгызда.
Юлкагыйдәсен белмәүче
Гел юлларда йөрмәсен.
Әгәр дә йөрисе килсә,
Кагыйдәсен өйрәнсен.
Юлларыгыз гел уң булыр,
борчылмаслар аналар.
 Билге- кагыйдәләр үтәп,
 Йөри белсә балалар.
 
 
Категория: Балалар өчен шигырьләр | Добавил: Катя | Теги: светофор, саклык чаралары, юл йөрү кагыйдәләре
Просмотров: 1524 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск