Куркак куян, болан, поши,
Төлке, аю һәм бүре-
Җәйге туннарын салалар
Көз җитүгә һәрберсе.
Җәнлекләрнең йон койганын
Кызылтүш күзләп тора.
Һәм аларны ваклап ташып,
Бик матур оя кора. ( Мәрзия Фәйзуллина)