Каталог файлов
Әни кирәк!
| 20.11.2011, 20:57 |
Алмазга Азат кирәк, Азатка Алмаз кирәк. Муенга атландырганда Әти дә аз-маз кирәк. Җәен кунакка барганда, Әби-бабайлар кирәк. Рәхәтләнеп уйнарга Күрше малайлар кирәк. Иң кирәкләрнең кирәге- Әниебез бигрәк. Нигә икәнен санарга Бармаклар бик күп кирәк . Йоклатканда да кирәк, Юатканда да кирәк. Иртәләрен иркәләп Уятканда да кирәк. Һәмммәсенә әни кирәк, Ә әнигә кем кирәк, Әниләргә без кирәк. Якты , аяз көн кирәк.
|
Категория: Балалар өчен шигырьләр
|
Просмотров: 762 | Загрузок: 0
| Рейтинг: 5.0/1 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|