Вторник, 23.04.2024, 20:38
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Балалар өчен шигырьләр [ Добавить материал ]

Әниләргә
12.12.2010, 22:24
Әниемә рәхмәт.. Энекәш кирәк миңа,-дип,
Шагыйрь язган бит уйнап.
Ә мин сеңлекәшле булдым
Хыялда түгел, чынлап.
 Сеңлемне мин уйнатам,
Бишегендә тирбәтәм.
"Кайчан тәпи китә соң?”-дип,
Әнине тинтерәтәм.
 Өйдә нәни бала булгач,
 Шундый күңелле, рәхәт.
Мине абый иткән өчен,
Әниемә мең рәхмәт.
Безгә беркөнне Бер бабай килде.
 Идәнгә бик күп Кирпичләр өйде.
Өйде өйде Балчык сылады.
Миннән сорады: -Нәрсә бу?-диде.
-Шуны да белмәсккә! Беләм ич,-дидем,
 -Чыгарасың ич Безгә мич,-дидем.
 Күмәч.Түп-түгәрәк күмәч алып
Кайтып киләм кибеттән.
Шулкадәрле хуш исле һәм
Тәмле икән нилектән?
Шундый җылы, шундый йомшак
- Әзләп-әзләп чеметәм.
Әзләп әзләп чеметәмдә
 Шактый гына киметәм.
Тукта әле нишләп әле
Беләгемне чеметәм?
Сизми дә калганмын икән
- Куенда күмәч беткән.
 Әкиятләр яратам.
Әкиятләр нинди була
Әкиятләр-батырлар
 Бар бит анда Ак аюлар
Көчле камыр-батырлар.
Әкиятләр нинди була
Әкиятләр-шаяннар
Йөгерешә җилаяклар
Чакмый торган чаяннар.
 Әкиятләр нинди була
Әкиятләр-хәйләле
Чөнки анда зирәк Былтыр
Тагын елан,Шүрәле.
 Серле, кызык әкиятләрне
Тыңларга бик яратам
Әкият сөйли дә әтием
Шундук йокларга ятам.
Ямьле минем туган ягым
 Матур аның тугайлары
Үзәкләрне йзеп сайрый
 Туган ягым тургайлары.
 Кояш чыкканда көлеп,
 Алтын түбәтәй киеп,
Уята мине килеп;
-Тор, Алинә, тор!-дип
Әтәч тә йокы бирми
Һич тыныч кына йөрми.
-Кикрикүк!-дип,-кикрикүк!
- Уята мине иртүк.
Сандугач та уята,
Гел үртәп аптырата.
-Чүт, чүт, чүт,-ди,-кем анда
Төшкәчә йоклап ята?
Уяталар һәрьяклап,
Әни сөя кочаклап. -
Сине яраталар,-ди,-
 Шуңа яраталар,-ди.
Син песи, мине борчыма,
Хәзер дәү әни керер,
 Сөтеңне дә, итеңне дә
 Ул үзе карап бирер.
Вакытым болай да бик аз
Комачаулап тормачы,
Эшләрем тыгыз чагында
Эчемне пошырмачы!
Фәрит абый кебек минем
Солдат буласым килә.
Башыма фуражка киеп,
Сакта торасым килә.
Йә булмаса, әти кебек,
Йортлар төзергә иде.
Шофер булып, машинада
 Выжлап йөрергә иде.
Әйтәсездә; чү ашыкма,
Бераз сабыр ит әле
 Барына да өлгерерсең
Башта син зур үс әле.
Һаваның да ае бар,
Мәчетнең дә ае бар,
Үземнең дә аем бар
- Айнур минем исемем-
 Мин бит татар малае.
 Хәлсезләнгән песине
 Һәм хуҗасыз маэмайны
Ишегалдына дәшеп
 "Бисмилла” әйтеп сыйлыйм
- Мин бит татар малае
. Ялкауларны гел сөймим,
 Әти түбә япканда
Тотып торам калайны,
 Әти кадак какканда
 Биреп торам кадакны
- Мин бит татар малае
 Догалар беләм мин,
Түбәтәйдә киям мин
Очратсагыз урамда
 Әгәр минем кебекне
, Белеп торыгыз
 Ул бит татар егете.
 Әнине мин үрти-үрти,
Качамын кайчагында.
Ә ул мине шелтәли дә
Иркәли кочагында.
 Ә шуннан да җылы урын
 Бармы соң ул, әйт, кайда?
 Әниләрне яратыйк без,
Мең яшәгез дөньяда!
Минем әни бигрәк уңган
Матур гөлләр үстерә
 Аңа булышырга дип
Суны миңа сиптерә.
Категория: Балалар өчен шигырьләр | Добавил: Катя | Теги: мич, әниләргә, әМИНӘ гАЛИМАРДАНОВНА, ямьле, шигырь, песи
Просмотров: 1287 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск