Каталог файлов
Песи булсаң иде.
| 24.01.2011, 21:25 |
Песиләрогә рәхәт шул ул, утын ярасы да юк, себерәсе юк идән дә, суга барасы да юк...
Әни миңа гел эш куша- Каян таба диген син! Ятып кына торыр идем, Згзр булсам мин песи..
әнә безнең песиебез Җайлап кына менгән дә бөгәрләнеп, мыштым гына ята йомшак мендәрдә.
Кара инде бу песинең Рәхәтләнеп ятуын! ...Әни миңа тагын дәшә: -Суга барып кайт , улым!
Песи булсаң иде хәзер, ял итеп ятсаң иде; Төштә генә, бик тиз генә Су алып кайтсаң иде...
Шулай дидем дә песине уяттым йокысыннан. -төшеп тор, әле, песикәй, минем дә йоклыйсым бар!..
Мендәремә башны төрттем- шундый да рәхәт инде.! Әйтсен менә хәзер песи: -Их, марсель булсаң иде!
Әйтмәде ул миңа алай, ул миңа болай диде: -Синең белән уйнамыйм мин Син- ялкау малай ,диде.
|
Категория: Балалар өчен шигырьләр | Добавил: Катя
|
Просмотров: 982 | Загрузок: 0
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|