. Бу кайчак була?
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,
- Бу кайчак була. (Г. Тукай).
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр. (К. Нәҗми).
Көз абзый көлә-көлә
Урамнар буйлап килә,
Сары читекләрен киеп;
Җил аның юлларына
Яфракларын сибеп йөри,
Шаяртып уйнап-көлеп. (Р.Бәшәров).
Яшел куаклар буялды
Ал, кызыл, сары төскә,
Көз көне яңгыр артыннан
Яфраклар ява өскә.
Алтын-сары яфракларны
Җилләр саный.
Иртән-кичен суык бабай
Бармак яный.
|