*********
Багана тора кисәтеп, мин барын онытма , ди,
Гомерләребез сагында энергетик абый.
**********
Очрамасын токлы чыбык барасы юлыгызда.
Тик якты ут янып торсын Һәрвакыт алдыгызда.
*** ***
Куркынычлар гел булмасын, Яшәгез исән-имин.
Хәерле сәгатьтә булсын,Хәвефсез көннәр телим.
*****
Шаярышып бала-чага, Ут чыгара күрмәсен.
Ә шулай да әти-әни . Игътибарсыз йөрмәсен.
***
Беләсездер, бу бакчабыз- Безнең "Алтынчәч” була.
Ә менә бу бүлмәбез Сез дә белми китмәгез.
Иминлеккә өйрәтүче кабинетыбыз була.
Анда бик күп әсбаплар,плакатлар төрле-төрле,
Әгәр кунакка килсәгез сезне дә өйрәтерләр.
Энергетика турында . Өйрәтә апа безне.
Ут белән сак булырга өйрәтә һәммәбезне.
Безне генә түгел апа әтиләрне дә җыеп,
Әниләрнең дә һәммәсен, Өйрәтә көн дә беразлап ,
Сакчыллык кагыйдәсен. .
* ** ***
Әни, бүген беләсеңме бик күпнәрсә өйрәттеләр ,
Һәм сакчыллык турында бик күп тапкыр кисәттеләр.
***********
Шәһәрдә дә, авылда да,болында һәм урамда .
Әти-әни, әби-бабай, кыз һәм малай- һәммәсе-
Бердәй белсен һәм үтәсен сакчыллык кагыйдәсен!
Кадрия Васим кызы Адгамова ,Актаныштагы 7нче санлы "Алтынчәч” балалар
бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе.
|