Среда, 24.04.2024, 02:28
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Балалар өчен шигырьләр [ Добавить материал ]

уеннар турында балалар шигырьләре
[ Скачать с сервера (1.67 Mb) ] 22.01.2011, 23:46
 
     Зилә: Җиләк - җимешләр алып,кайтам хәзер кибеттән.
Шул кадәрле хуш ислеләр,тәмле икән нилектән?
Эльвина: «Тамчы» кибете сезгә товарлар тәкъдим итә.
"Ал, ал, дустым, соңгысы бу,җимешләр инде бетә”.
        ****
Гүзәлнең бер курчагы бар,кечкенә бала төсле.
Көн дә аны киендерә бик матур итеп өстен.
           ***
Нинди матур, күрәсезме, курчак өем,
җыеп куйдым аны чиста,пөхтә итеп.
Курчакларны бик матурлап тезеп куйгач,
песием дә карап тора исе китеп,
Өем җыелды,ашым да пешкән
,ә шулай да вакытым тар,
 Юып куйган керләремне үтүклисем бар.
            ****
Юлиякәй кыяр турый,вак итеп,матур итеп,
 Кухняда салат ясыйбыз бергәләп, ямьле итеп.
 Кече кыз - Зилә чыгара кишерләрне кыргычтан
Илмира- әни, киңәш бирә, кушарсыз,ди,борыч та.
 Әтиегез кайтып җитәр,печән төяп басудан.
 Чәй дә куя торыйк инде,өлгертик без ашны да.
            ****
-Инзиләкәй, чәчең озын, кем өчен үстерәсең?
Әллә кистереп тормыйкмы, әллә соң кистерәсең?
 -Юк, юк, кисмик, ни сөйлисез, чәч кисәргә юк чарам,
Бераз матурлап куегыз, хәзер бәйрәмгә барам.
           ****
Табиб язу бирде диеп,Алсу килгән рецепт тотып,
 Гөльяз - шәфкать туташы,даруын бирә укып.
"Авырмагыз бер кайчан”, - ди, яхшы киңәшләр бирә.
 "Даруханә”гә балалар авырмаса да килә.
Чөнки Гөльяз аларга витаминнар да бирә.
            ****
Балалар еш авырый, малайлар да авырый,
 Кызлары да авырый ,салкын тисә аз гына,
 Дару кирәк барсына чирли хәтта Ринат та,
 Ник көләсең?...Чынлап та.
 Искәндәр аны карый:"Зыян юк әле, ярый!”
 Һәм Алсуга эндәшә:(Алсу - шәфкать туташы)
"Анализлар языгыз”
"Витаминга бай ризыклар: Һәммә төрле җиләк – җимеш,
яшелчәләр ашагыз!”
                  ****
Әкиятләр сөйләп, тыңлап, телләребез ачыла.
Әби, бабай һәм тычканнар - безнең дуслар барысы да.
                    ****
Уйнап туйгач уенчыгың ник куймыйсың урынына.
Мин кечкенә әле диеп, Ландыш селки кул гына
                      **
Анжелика кибеттә конфет - пряник сата.
Ул эшләгән "Яран”да барысы да бар анда.
 Чәйләр, майлар, конфетлар машиналар, үтүкләр,
 Әллә нинди бүләкләр
әйбер ала күп кеше - олысы һәм кечесе,
Һәммәсе мактап китә, Анжеликаны хөрмәт итә.
                                ****
Беркөн авылга барып, сыерларны санадык
Булсалар да мөгезле, сөзмәде алар безне.
Яшел азык, бәрәңге -сыерлар өчен тәмле,
Ә печән күрсә алар, тагын да шатланалар
. Сыерларга ашатырга печән төяп кайтабыз,
Кая гына бушатырга?..Әй сыерлар кайда сез?
                         ***
Өебезгә ерак түгел, көмеш сулы коебыз.
 Чиләгеңне тот яхшылап, түгелмәсен суыбыз
. Өй янында коебыз, су алырга киләбез
Татлы суын без аның бик яратып эчәбез.
                              ****
Искәндәр, Наил, Айзатлар машина белән уйный
 Алар бит дальнобойщик - шофер булырга уйлый
 Машиналар инде күптән сынаулы юллар үткән
товар ташый малайлар кибеттә товар беткән.
                                ****
Безнең кызык итеп уйнавыбызны
Апабыз бик яратып карап тора
Шатланабыз, безгә бик - бик рәхәт була
 Әкрен генә апа килеп баштан сөя,
 
 
 
Категория: Балалар өчен шигырьләр | Добавил: Катя | Теги: балалар өчен шигырьләр, уеннар
Просмотров: 1956 | Загрузок: 97 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск