Четверг, 25.04.2024, 04:10
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Җэннэт энилэрнең аяк астында [ Добавить материал ]

Ата-аналар конференциясе
11.12.2010, 20:14
 Алып баручы: бер күрешү- үзе бер гомер , дип
бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер очрашып, серләр бүлешик
 Бу гадәтләр әле бетмәгән.
Хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге очрашуыбызда бала тәрбияләүдәге гаилә проблемалары, аларны чишү юллары турында сөйләшербез . Үзара фикер алышу җанлырак булсын өчен , билгеләнгән гаиләләрне түгәрәк өстәлләр янына чакырабыз. (Гаиләләр үз урыннарын алалар)Ата- аналар конференциясен ачып җибәрү өчен сүзне бакчабыз мөдире Альфира Максутовнага бирәм.
Чыгыш Галиева Т.А. Конференцияне эшлекле уен тәртибендә алып барырга дигән тәкдим бар иде, каршылар булмасмы?
1 турын "Әйдәгез, танышыйк” дип атыйк . Гаиләләргә исем, фамилия, һөнәре, яраткан шөгыле, ризыгы, тормыштагы девизы, кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатлар турында кыскача, аңлаешлы, кызыклы итеп әйтеп бирергә кирәклеге язылган кәгазь бирелә .Гаиләләр әзерләнгән арада музыкаль пауза.
Алып баручы: Гаилә кечкенә дәүләт;яхшы гаилә төзү китап язудан да,төрле ачышлар ясаудан да авыррак.Аның белән идарә итү аерым бер талант, һөнәр.Гаиләдә күп кенә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Ләкин һәр табышмакның җавабы булган кебек, бөтен сорауга да җавап табарга мөмкин. Бик күптән инде, җир йөзендә гаилә барлыкка килгәч тә андагы вазифаларны дөрес бүлү хакында сораулар туган.Хөрмәтле әти-әниләр! Хәзер сезнең игътибарга бер хат тәкъдим ителә. Бер әти кеше аны узенең иптәшенә язган.Хатны игътибар белән тыңлагыз һәм андагы сорауларга җавап бирергә тырышыгыз: "Дустым! Син хатыңда хатыным һәм кызым турында сорагансың. Кызым үсә, без аның белән бик дус: бергәләп уйныйбыз, китап укыйбыз, хәтта биибез дә. Баланың мине шулай яратуы бик шатландыра. Ләкин соңгы вакытта хатыным каршында үземне гаепле саныйм. Ул безгә ашарга пешерә, кер юа, ой җыештыра, ә кызыбыз белән утырырга вакыты калмый. Башта көне буе эштә, аннары кич буе өйдәге эшләрне карый. Без инде шуңа ияләшеп беттек. Хәтта аның безнең белән урамда һава суларга чыгарга да вакыты юк. Һәм менә нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты: кызыбыз әнисе гел өй эшләрен генә карарга тиеш дип уйлый. Бервакыт кызыма: "Әйдә, әниеңне дә чаңгы шуарга алып барыйк” – дигәч, ул гаҗәпләнеп: "Ә без кайтуга кем ашарга пешереп тора,” – диде. Минемчә кызыбыз гел мине генә тыңлый, мине генә хөрмәт итә кебек тоела. Ә бит әнисе моңа ныграк лаек. Элек мин үземне үрнәк ир дип саный идем, хәзер аңладым: ничек булса да гаиләдәге хәлләрне үзгәртергә кирәк”. Бу гаиләдәге хәлләрне үзгәртергә кирәкме? Ничегрәк эшләсәң әйбәт булыр?Сезнең фикерләрегезне тыңлыйбыз.
 Ата – аналар фикере: Бу гаиләдәге хәлләрне һишчиксез үзгәртергә кирәк. Кыз кешене кечкенәдән әнисенә ярдәмче итеп үстерергә кирәк: бәрәңге әрчесен, идән юышсын, һәм башкалар. Мондый үрнәкне әтисе күрсәтсә бигрәк тә яхшы.
Алып баручы:: Сезнең фикерләрегезне тыңлагач бик шатландым. Чынлап та һәр гаилә кешесенең үзенең вазифасы бар һәм ул нинди дә булса эш өчен җаваплы. Әгәр гаиләдәге барлык эшне дә хатын – кыз җилкәсенә генә өеп калдырсак, бер – береңне аңлау да, ызгышлар да килеп чыгарга мөмкин. Күп кенә гаиләләр шулай таркала. Шуның өчен барлык эшләрне бергәләп башкарырга, бер – береңә ярдәм итәргә кирәк. Баланың күпчелек вакыты гаиләдә уза. Тәрбия эше дә гаилә шартларында башлана һәм дәвам итә.Шуңа да яшь буынның шәхес булып формалашуында гаилә хәлиткеч рольне уйный. Хәзер әти – әниләргә шундый бирем: сезгә психолог ролен башкарырга туры килер, чөнки без тормышта төрле хәлләр белән очрашабыз, ситуациядән чыгу юлларын эзлибез. Сезнең алда тулы (әти – әниле) булган гаиләләрдә яшәүче балаларның рәсемнәре. Аларга "Минем гаилә” дигән темага рәсемнәр ясарга әйтелгән иде. Сезгә бу рәсемнәргә психолог күзлегеннән карарга һәм бу гаилә турында сөйләргә кирәк.
 Сез рәсемнәрне караган арада кызлар башкаруында әниләр турында җыр тыңлыйбыз.
 Әти – әниләр җаваплары:
 1. Бу рәсемдә әти кеше бик зур ясалган, әни бик кечкенә. Бала үзен дә кечкенә ясаган, димәк әти бик хөрмәтле кеше, яки бала әтисеннә курка. 2. Бу рәсемдә бала үзен бөтенләй ясамаган, үзен гаилә члены итеп санамый булса кирәк. Әнисенең төшләре бик зур ясалган, ул баласын ачуланырга ярата күрәсең (һәм башка фикерләр)
Алып баручы: Бала рәсем аша үзенең эчке дөньясын чагылдыра . "Минем гаилә” рәсемен ясаганда баланың кемне ныграк яратуы, үзенең гаиләдә тоткан урыны ачык чагыла. Бала үзе дә сизмичә, бөтен дөреслекне ачып сала. Сезнең алдагы рәсемнәр менә нәрсә сөйлиләр: бөтен гаиләдә дә тынычлык, әйбәт климат. Күп рәсемдә гаилә членнары уртак эш белән мәшгуль.
Алып баручы: Ә хәзер бер гыйбрәтле вакыйга тыңлап китегез. Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, коймага бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп, буйга җитә. Армияга барып кайта.Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. "Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың?” – ди. Әнисе: "Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Беркөнне әнисе янына килә дә: "Әни кара әле, коймада бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем” – ди. Ә әнисе болай ди: "Улым, әйе, син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле коймага, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, - ди.Бала тәрбияләү өлкәсендә без моның кебек бик төшемле, гыйбрәтле мисаллар белән очрашабыз., төрледән –төрле педагогик ситуацияләр дә чишәргә туры килә.Сез бу хәлләрдән ничек чыгасыз, тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз әле .
Ситуацияләр уйнап күрсәтелә. Һәр гаиләгә педагогик ситуацияләр язылган карточка бирелә .Алар әзерләнгән арада музыкаль пауза. Беренче ситуация :Малайны һәр хатасы өчен почмакка бастыралар. Ә беркөнне исә ул әнисенә :"тагын почмакка бастырасың икән мин әбиләргә китәм. Мин сезнең белән бүтән яшәмим” ди. Сез ничек уйлыйсыз, баланың гаебе ни дәрәҗәдә, әни бу очракта ни кылырга тиеш?
Икенче ситуация : Ел буе тәртибе яхшы булганлыкны сәбәп итеп, мактау йөзеннән , әти-әни 6 яшлек кызга бик яхшы китап һәм фотоалбом алып бирәләр . Кызның күңеле төшә:”Сез миңа башка әйбер сатыпалырсыз , дип уйлаган идем, Ләйләгә әтиләре велосипед алганнар” Сез нинди фикердә?.
Өченче ситуация : Гаиләдә кечкенә бала туа. Ә 7 яшьлек Алсу кинәт үзгәрә.Тик торганнан елый, әти-әнигә һәм кечкенәгә ярсулы була башлый. Бервакыт бу балага кечкенә туганын карап торырга кушалар , ә ул: "Мин нянька булып ялланмадым”, дип җаваплый ,әниләре каушап кала , кызга җәза бирәләр .
Дүртенче ситуация :”Улым син бигрәк җебек, никләр генә шундый соң син” ди әни малаен җилтерәтеп.”Бигрәк үзен яклый белми инде , бу кадәр йомшак ,җебегән булуын ничек бетерергә” дип киңәш сорый , баласын җитәкләп килгән ана.
Бишенче ситуация: Әнисе савыт-саба юганда , улы "мин үзем” дип , килеп тотына һәм ике чынаякны төшереп вата. Әнинең, әлбәттә, ачуы чыга һәм иренә ташлана:үз яныңа чакырып ирләр эшли торган эшләр белән таныштыра торсаң ярамыймы әллә сиңа .
Алып баручы: Кайвакыт ул мамык кебек йомшак Кайвакыт ул корыч кебек каты Кайчагында баллы, татлы, Ә кайчагында әремнән дә әче, Кайвакыт кылыч кебек үткен, елан кебек чага да ул. Бу әлбәттә –тел. Блиц – турнир сораулары:
 1. Асты диңгез, өсте ай. Ул кем? (бәби)
 2. Тату гаиләдә нәрсә ял итә? (җан)
3. Бала кайчан агрессив була? (көндәлек режим үтәмәгәндә)
4. Бу дөньяда кем миллионер булырга тели?(хыялланырга яратучы)
5. Баланың иң беренче мәгънәле сүзе (әннә мәммәм)
6. Ата-ананың көзгесе ул нәрсә? (бала)
7. Иң иманлы китап (Коръән)
 8. Иң яхшы тәрбия чарасы (баланы аңлап елмаю)
9. Гаиләнең алтын баганасы (әти) 10. Гаиләнең иң бәхетле көне (бәби туган көн)
 11. Матчага кыстырылган тәрбия коралы (тал чыбык)
12. Нәрсәне күрү иң җиңел? (кеше гаебен)
13. Патша кемгә баш ия? (балага)
14. Борынгы тәрбия чарасы(кычыткан)
Без хәзер тормышта еш була, ләкин аңа игътибар бирми торган кимчелекләр, уңай яклар белән очрашабыз.
 Тәрбиячеләр чыгышы. Беренче чыгыш. Ике карчык сөйләшә-сөйләшә, чәй эчеп утыра. Ана (килен) чәй ясый.
Күрше карчыгы: И, Мәрфуга ахирәт, киленең бигрәкләр дә уңган инде. Ул чәегезнең тәмлелеге, ипиегезнең йомшаклыгы!
Килен: Яратсагыз, ашагыз але, каймагыннан да авыз итегез, балына да җитешегез. (Шул вакыт оныклары кайтып керә, аяк киемнәрен төрле якка ыргыта)
 Онык: Уф, арыдым. Урам сугышында тәки теге өч малайны җиңдермәдек бит. Карале, үзләре чәй эчеп утыралар, ә миңа бирмиләр. (Зурлар арасына кереп утыра, кашыкны алып өстәлгә бәрә).
Күрше карчыгы: Исәнме улым?! Онык: Привет бабуля!
Ана:И, улым, матурым, бигрәк ачыгып кайткан шул. Хәзер ашатам. Әбисе:Әйе, хәзер заманалар үзгәрде. Без яшь вакытта...
 Сораулар: 1.Әби ни әйтергә теләде?
 2.Сез әни кешенең нинди яхшы якларын, кимчелекләрен күрдегез?
 
Икенче чыгыш Әбисе оныгына яшь вакыттагы сандыгын күрсәтә. Әби: Менә бусы – чиккән сөлге, монысы түрләмә дип атала, аны элек өйнең буеннан буена эләләр иде, ә менә бусы, кызыл чәчәклесе, өстәл япмасы була.
Кыз: Әбием, рәсемнәре бигрәк матур.
 Әби: И бәбкәм, рәсемнәр түгел ул, аны кияүгә чыкканда бирнә итеп төрле җепләр белән чиккән идем.
Кыз: Әйдә, әбием, эскәтерне өстәлгә ябып куйыйк, матур булып торсын. (Әнисе кайтып керә) Ана: Бусы ни тагын? Кем инде иске модадагы мондый әйберләрне яба?Кеше көлгәнче алып куегыз
. Кыз: Аны мин җәйдем. Әле әбием мине шундый матур җепләр белән чигәргә дә өйрәтәм, - диде
Ана: Кит аннан, күз бетереп утырырга, андый эскәтерләр белән базар тулы. Чигү чигеп утырганчы, китабыңны укы. Әнкәй, син дә инде, әллә саташа башладың, соңгы вакытта гел шул исле сандыгыңны актарасың.
Сораулар: Ана нинди ялгышлыклар җибәрде? Иске сандыклар сездә сакланамы, алар нинди тәрбия чарасы итеп файдаланыла?
Өченче чыгыш (Ана ашарга әзерли, ата кырын ятып телевизор карый, бала әнисе янына килә)
Бала: Әни мин тәбикмәк пешерим әле?
 Әни:Әй, эчемне генә пошырмасана. Сиңа эш кушсаң, бөтен өйне яңадан җыештырасы була. Бар әле, әнә атаңның бер эше дә юк Бала әтисе янына килә:
 Әтием, бүген мәктәптә шундый кызык булды, сөйлимме? Шундый матур җыр өйрәндек.
Ата: Күрмисеңмени, арып кайттым. Әнә телевизор кара, футболның кызган чагы. (Бала кая сугылырга белми. Киштәдән нидер алмакчы була, ул ишелеп төшә. Тавышка ата белән ана йөгереп чыга, бала елый башлый.)
Ана:Уф алла!Үләм инде синең белән. Бер эш рәте белмисең. Балалар бакчасында бер дә өйрәтмиләр мени соң сине?
Сораулар: Гаиләдә баланы хезмәткә өйрәтүдә сез нинди кимчелекләр күрдегез? Татар гаиләләрендә бу эш ничек куелган? А.Б.Бала-бәгырь,Бала – татлы сөенеч, Бала – күтәрүче күкләргә. Кулдан китсә, Бала авыр көенеч, Бала – күз яшьләре күпләргә, Бала җаның, Бала уртак каның, Буыннарга барыр киләчәк, Бала – назың,Бала- гүзәл язың, Бала ачылачак ут чәчәк, Бала – җылың,бала - йөрәк җырың, Гасырларга барыр тавышы, Бала, бала!!!Барлык аналарның Бәхетле һәм ачы язмышы.
Мәкальләрне дәвам ит:
Баланы эт тә ярата, бия дә, хикмәт –........... тәрбиядә.
Иркә бала итәкне ........буяр
 Сабый хөкеме ..........уен.
Ялгыз бала – мең ..........бәла.
 Баланы бозасың килсә – ..........макта.
 Утынны чапкан яксың, баланы.............. тапкан баксын
Баланың гаебе – ................ата – ананыкы
Ата һөнәре – .............балага мирас
 Улның ояты атага – кызның ояты ........анага .
Биш әйткәнче бер............... эшлә .
Балага иң куәтле кеше – ата
 Укыган ул атадан ........олы
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен........... төзәт
 Акыл яшьтә түгел, ............башта.
 Алып баручы: Әти-әнидән башка Бар нәрсә дә табыла .
 Һәм бала әти-әнигә Изге итеп табына
Ата-ана хакы дигән Кануннар яшәп калсын
Гаиләләр һичкайчан да Кыйбласын югалтмасын.
 Игтибарыгыз өчен рәхмәт!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!
Категория: Җэннэт энилэрнең аяк астында | Добавил: Катя | Теги: мәкаль ата, ситуация, ана, эшлекле уен конфереция, сценарий
Просмотров: 2293 | Загрузок: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск