Четверг, 28.03.2024, 21:33
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Җэннэт энилэрнең аяк астында [ Добавить материал ]

I кечкенәләр төркемендә Әниләр бәйрәме
[ Скачать с сервера (117.4 Kb) ] 11.12.2010, 19:45
А.бКадерл.е әниләребез, балалар, хөрмәтле дәү әниләребез, килгән кунаклар ! Сезне һәммәгезне дә матур бәйрәмебез белән тәбрик итәбез.Сезгә сәдамәтлек, гаилә бәхете , иминлек телибез . Бәйрәм тантанасын башлап җибәрү өчен сүзне бакчабыз мөдире Альфира Максутовнага бирәбез
А.Б.Ана! Нинди бөек исем. Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр Минемчә, һәр хатын- кыз үз гомерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып, аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көн.
А.Б. Ана баласын дөньяга тудыра , тереклекнең куәтен үзенә алган күкрәк сөте илә баласын тукландыра .Кочагында үстерә, сөекле йөрәк җимешенең рәхәте өчен татлы йокылардан , бөтен тынычлыгыннан аерыла .Аның тәрбияле һәм бәхетле булуы өчен җаны- тәне белән тырыша. Аның өчен кылмаган фидакарьлеге , чикмәгән җафасы калмас. Гомеренең соңгы мизгеленә кадәр аны сөяр. Баласының бераз башы авыртса ,аның сәламәтлеген кайтару өчен җанын бирергә дә әзер.
А.Б.. Әниләребез без сезне ихлас яратабыз, хөрм әт итәбез , кадерләү сүзләребезне, хөрмәтләүне нәниләрегезнең үзләреннән дә ишетегез әле .
 Яз җыры.
Яз кызы керә: Cезнең”Яз җитә " дип, җырлавыгызны ишетеп килдем әле, исәнмесез ,дусларым ,мине таныдыгызмы?Мин- яз кызы. Мин кояшлы җылы озын көннәр алып киләм сезгә. Мин килгәч, кошлар җылы яктан кайтыр, карлар эрер, агачлар кышкы йокысыннан уяныр, үләннәр шытып чыгар, аллы –гөлле чәчәкләр белән бакчалар тулыр. Сез чәчәкләр яратасызмы ? Әйдәгез әле чәчәкләр җыю уенын уйнап алыйк.
 1.Минем дә бәйрәм ул –Әниләр Бәйрәме
Сагынып көтәм бит Мин дә ул бәйрәмне!
 2. Әнигә мин шулай ! Һәр көнне булышам:
 Әнием гел матур Булсын дип тырышам.
3.Әнием гел матур Булсын дип тырышам
Мин аңар һәр эштә Һәр көнне булышам!
4. Мин аңа бүләккә : Матур гөл үстерәм Әнигә бәйрәмне 
Мин шулай китерәм!
5.Кайчак әни эш кушса, Елыйсы килә минем.
 Килә шул! Ни дисәң дә,Төпчеге мин әнинең!
 Җыр "8 март”
6. Әниемнең кызы юк бит , Мин әнигә бер генә
Кызы да юк, эше дә күп, Әнинең берүзенә
7.Әниемнең кызы юк шул, Мин булышам әнигә
Идән юам, җыештырам, Кер юышам әнигә
8.Әнием минем матур, Күзләре якты, көләч.
 Шундый күңелле була Ул өйгә кайтып кергәч
 9.Мин елышам әнигә Әни миңа елыша. Битләре аның кайнар, Ә куллары йом-йомшак.
10.Конфет тә кирәк түгел, Кирәк түгел курчак та,
 Чөнки мин әниемне Алдым инде кочаклап.
 11.Кайда икәнен белми Әби күзлеген эзли.
Күзлеге бит кулында, Әмма ул аны сизми
Уен "Кулъяулык”
12.Әби Әби,- дим аңа, Каршысына ук килеп
 Җайлы булыр эзләргә Күзлегенне ки элек.
 13.Әби күзлеген кия Үзе елмаеп көлә -
Рәхмәт, табып бирдең, - ди, -Аркамнан сөя сөя
14.Минем әни шундый әйбәт, Мактап кына тора ул,
 Улым бигрәк уңган диеп Миңа канат куя ул.
15.Эшчән кеше тиз үсә ди Белми әйтмәс әнием
Үсәсем бар - мин бит әле Төпчек улы әнинең
 16.Сигезенче март- Әниләр бәйрәме.
Бүләк итәрмен Чәчәк бәйләме.
А.Б. Безнең төркемдә нәни йолдызчык бар .Әле аның һөнәр күрсәтүе бүлмәдән ары китмәсә дә , безне һәркөн яңа җырлары белән таң калдыра ул , Гөлназ әнисенә багышлап җырлый "Кояш гомере”  17.Җыр күтәрә күңелне Бар да көлә шат бүген. Бүген әниләр бәйрәме Сигезенче март бүген -
 18.Җыр күтәрә күңелне Бар да көлә шат бүген.
 Бүген әниләр бәйрәме Сигезенче март бүген
 19.Әнием минем матур, Күзләре якты, көләч.
 Шундый күңелле була Ул өйгә кайтып кергәч
20.Әниләрнең бәйрәмендә Безнең өйдә бер гадәт.
Чәй табыны әзерлибез. Әти белән бергәләп
  21.Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар.  
 Әниләрнең килүенә Шатланалар алар
23 Иртүк торып битен юган Кем уяткан Ләйләне .
 Уятмаган , үзе торган Бүген әни бәйрәме
 Җыр "Нәниләр”
 22 Көннәр якты булсын өчен-әни кирәк
 Йокы татлы булсын өчен әни кирәк
 
23.Җил яңгырдан саклар өчен әни кирәк
Усаллардан яклар өчен әни кирәк
.   24 Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк
 
 Балалар башкаруында әтәчләр биюе
Бәйрәм котлавын ирештерү өчен сүзне бакчабыз методисты Айгөл Фандусовнага бирәбез . Ике төркем әниләре – ике командага бүленә Әниләр белән уеннар 1уен:..."Иң җитезе- минеке
2 уен:”Курсәтегез, әниләр”-Әниләр белән
3уен:.  
 А.Б. Әниләр! Көчлеләрнең көчлесе сез. Бу көч, гайрәт, саллы- сабыр куәт, аларның уңганлыкта гына түгел, җир үзе дә күтәреп тора алмастай кайгы хәсрәтләрне сынмыйча – сыгылмыйча кичергәндә аеруча ачык күренә . Әниләрдәге соклангыч сыйфатлар санап кына бетерерлек түгел .
А.Б. Әйе, яшерен – батырын ,түгел, хатын- кыз җилкәсендә күпме гаилә мәшәкате. Ашату, юу, бала тәрбияләү, киендерү мәшәкатьләре белән бергә хатын кыз ирләр белән бергә хөкүмәт эшендә дә эшли. Барысына да җитешергә каян көч таба соң ул?Монысы инде һәрк айсыбызның үз сере ., шулай бит, Һәрчак серле дә , сөйкемле дә , кайгыртучан да булып калыйк әниләр.
А.б. Бәйрәм уңаеннан әниләребезгә конкурс та игълан иткән идек .Конкурс эшләре белән дә танышып китик әле.Әниләр үз эшләрен яклыйлар. " Иң яхшы эшләр " конкурсына йомгак ясала, бүләкләр тапшырыла .
Категория: Җэннэт энилэрнең аяк астында | Добавил: Катя | Теги: Яз, матур, әниләр бәйрәме, җырлар, уеннар, сценарий
Просмотров: 2537 | Загрузок: 124 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск