Пятница, 19.04.2024, 01:39
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Җэннэт энилэрнең аяк астында [ Добавить материал ]

Уртанчылар төркемендә әниләр көне
20.11.2011, 20:54
Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнәнең бер ягы татар өе итеп җиһазланган , бишеккә салынган балада бар.
Лиана : Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар!
З.Адилә: Хәерле кич, кадерле әниләр !
Алып баручы: Алда, арта һәм уртада утыручылар!
Урын юктан аптырап басып торучылар!
Балалар бергә: Исәнмесез!
А.Б. Хөрмәтле әниләр , бүгенге әниләр көненә багышланган кичәбезне фольклор кичә итеп башлыйбыз әле. Күңелле дә, шул ук вакытта тәрбияви дә булыр дип ышаныйк.
Г.Ислам: Исәнмесез, саумысыз?!
Нигә сыер саумыйсыз?!
Сыерыгыз бозаулаган
Нигә чыгып алмыйсыз?!
Газинур: Исәнмесез, саумысыз?!
Нигә кәҗә саумыйсыз?!
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?!
М.Сөмбел: Карап тормый вакыт юклыкка
Әниләр дә килгән кунакка.
Әниләр безнең тормыш үзәге
Әниләр безнең бәйрәм бизәге.
Эльвина: Безнең авыл күлле, күлле
Ясле бакчасы гөлле.
Ясле бакчалары гөлле.
Уйнаулары күңелле.
А.б. Җырла дисәләр, җырлыйбыз
Бер дә каршы килмибез.
Карап торыгыз, әниләр,
Җырлый – җырлый биибез.
1 кыз. Әйдәгез "Чума үрдәк, чума каз”ны уйныйк.
А.Б. Татар халкы бик ягымлы бит ул. Матур телле, ягымлы сүзле. Әбекәйләр безгә "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” дигәннәр бит. Тыңлагыз әле, мин кечкенә чагымда да әбием миңа болай дия иде.
Таштан таза булсын,судай сылу булсын,
Аталы-аналы булсын,алтын канатлы булсын,
Ипиле-тозлы булсын, уллы-кызлы булсын,
Тәүфиклы бала булсын, яшьләрне күрсә "абый” да "апа” дисен,
Картларны күрсә”әби”дә "бабай” дисен,
Бәхетле булсын, тәмле телле булсын.
А.Б. Безнең балалар да дәү әниләрдән, әниләрдән бик матур сүзләр ишетеп киләләр.Яле, кем башлый.
Матур теләкләрне әниләр әйтә. Уен "кемдә күбрәк матур теләкләр?”
Альбина: Җырлыйк әле, җырлыйк әле.
Өчтән артсын җырыбыз.
Җыр җырларга сүзләр бетсә,
Такмак әйтеп торыгыз.
Әйе, шул, шулай, шул
Такмак әйтеп торыгыз.
1кыз ,1малай уртага чыга
Биек тауның башларында
Лимонад өләшәләр.
Беребез кыю, беребез матур,
Шуңа да көнләшәләр.
2 малай уртага чыга:
Биек тауның башларында
Трактор буксовать итә.
Безнең төркем кызлары ,
Безне сортовать итә.
2 кыз чыга Әнә килә автомобиль,
төягәннәр семечка.
Малайлар кызларны чага-
Бу ниндәен привычка?
Бер әни: Татарча "кая барасың”,
Русча "куда пойдешь».
Улыбыз компьютер сорый,
Пожалуй с ума сойдешь

А.Б. Балалар, иң зур эшебез- уен. Хәзер курчакларыбыз белән уенны карыйк әле.Ләкин бүген курчаклар белән балалар түгелЮ, әниләр уйный
Әниләр чыгып ”Бәбиләрне” алалар һәм йоклаталар.
Бишек җыры җырлау.”Әлли-бәлли былбылым”.Р.Ахиярова муз., Г.Авзал сүз.

Тагын 2 әни чыгып "Бәбиләрне” уяту, юату сүзләрен әйтәләр.
Тор тургай , таң ата бугай ,
Тор чыпчык,чык-чырык
Тор инде, тор инде.
Йокың туйгандыр инде.
Бакчадагы апаларың
Көтә торгандыр инде.

Тагын 2әни бәбиләргә мавыктыргыч уеннар уйнаталар.
1 се юата.
Аю баласы булсын, бүре баласы булсын,
Бүреккә саласы булсын.Атасына, анасына
Шәфкатьле бала булсын,
Сүзе үтемле булсын, үзе сөйкемле булсын.
"Бәбиләр " бишеккә салына.

А.Б. Ә без әле бер-беребезне үртәргә дә бик яратабыз.
Үртәүчеләр әйтешү.
Ленара : Тиле тиле тилергән 80 ипи кимергән.
Калганын эткә биргән актыктан елап йөргән.
Ишми, Ишми, мич башыннан төшми,
Мич башыннан төшми, ничек тәне пешми.
1 әни: Елак-елак, салпы колак,
карама таяк, карт әтәч!
Әллүкәй, әллүкәй,
Шакир һаман бәләкәй.
Бармак белән тисәң дә ,
әткәсенә эләкләй.
Җылак-җылак җылкыткан,
җылап кеше куркыткан.

А.Б. Балалар армадыгызмы?

Лиана: Ә без арымадык әле,
Бу көн безгә тантана.
Гармунчылар керегез
Бию уйнап бирегез.
Бүген әниләр көнедә
Ут чыгарып биибез.
А.б. Кичке уеннарда уйналган , әниләр әле сезнең дә күбегез белми торган яңа җырлы- биюле уеныбыз”Зәңгәр чәчәк” хороводы. Рәхим итегез, балалар!
А.Б. Әни ! Нинди бөек исем. Дөньяда әниләрдән дә изге һәм газиз зат иясе юктыр Минемчә, һәр хатын- кыз үз гомерендә әни булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып, аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көн.
А.Б. Ана баласын дөньяга тудыра , тереклекнең куәтен үзенә алган күкрәк сөте илә баласын тукландыра .Кочагында үстерә, сөекле йөрәк җимешенең рәхәте өчен татлы йокылардан , бөтен тынычлыгыннан аерыла .Аның тәрбияле һәм бәхетле булуы өчен җаны- тәне белән тырыша. Аның өчен кылмаган фидакарьлеге , чикмәгән җафасы калмас. Гомеренең соңгы мизгеленә кадәр аны сөяр. Баласының бераз башы авыртса ,аның сәламәтлеген кайтару өчен җанын бирергә дә әзер.
А.Б. Әниләр көнендә кичәгә җыйналып, сезнең турыда матур сүзләр әйтмичә китә алмыйбыз инде, хөрмәтле әниләр.
А.б. Һәркемнең иң кадерлесе
Дөньяда иң гүзәле,
Иң газизе, иң матуры
Кем ул? Әйтегез әле.

Т.Ислам: Әлбәттә инде ул - әни
Ничек аны белмәскә?
Әни кебек изге затны
Мөмкин түгел күрмәскә.

Нәркизә: Иң гүзәл кеше - әни,
Иң изге кеше - әни,
Ул безне гел юата,
Үстерә һәм кайгырта
Якты кояш кебек безгә
Тормышта балкып тора.

Ләйсән: Әниләрнең бу көнен
Без бик тә көтеп алдык
Җырлап, биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
Гөлназ: Әй дусларым сезнең алда
Өздереп җырлыйм әле .
Куллар чабып сез торыгыз
Тартынып тормыйм әле
Җырлый Гөлназ Гильмуллина "Әнием” сүзләре, көе

Ш.Ислам: Иң матур юллар –
Син йөргән юллар,
Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.

Макс: Иң йомшак куллар –
Син сөйгән куллар,
Иң якты моңнар –
Син белгән моңнар.

Рәзилә: Иң тугъры сүзләр –
Син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк –
Синең йөрәгең.

Риназ: Иң талмас беләк –
Синең беләгең,
Иң изге теләк -
Синең теләгең.

М.Ислам: Иң бөгелгән бил –
Ул синең билең,
Гөл сибелгән тел –
Ул синең телең.

А.б. Үч тотмас күңел –
Синең күңелең,

Балалар бергә: ӘНИ!
Марсель: Без әниләрне яратабыз
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Бүләк итеп үзегезгә
Бер матур җыр җырлыйбыз

Җыр "Әниемә” Г.Гараева көе, Л.Юнысова сүзләре.

Айгөл: Кемнең әнисе иң әйбәт?
Минем әни, әлбәттә.
Өйрәтә әни безне дә
Әйбәт, матур гадәткә.
Үзе бөтен эшкә оста,
Безне өйрәтә җайлап.
Мактый, күңелне күтәрә
Иң кирәк сүзләр сайлап.
Иң чибәр әни минеке.
Толымнарын карачы.
Кояш кебек нурлар сибә,
Ягымлы күз карашы.
Әнием ,син минем матурым,
Мәңге сүнмәс кояшым.
Кояш бит ул кичен югала,
Ә син ,әни ,кич тә балкыйсың
Син минем йолдызым.
Ягымлы тавышың.
Карашың сөйкемле.
Әйтерсең кояшның
Нәкъ үзе шикелле.
Айзилә: Бу тормышта һәр адымда
Әни миңа син кирәк.
Озын булсын гомеркәең,
Миннән сиңа шул теләк.
Җыр "Мин әнигә булышам” М.Морзаханова көе, Н.Мадьяярова сүзләре.
Адилә:Иртән йокыдан назлап
Уята әнием куллары.
Әниләрдән дә изге
Кем бар соң тагы!?

Ул минем иң кадерлем,
дөньяда бердәнберем.
Кайгы күрмә, гомер буе
Рәхәт яшә әнием.
Рәмилә:Алмазга Азат кирәк,
Азатка Алмаз кирәк.
Муенга атландырганда
Әти дә аз-маз кирәк.
Җәен кунакка барганда,
Әби-бабайлар кирәк.
Рәхәтләнеп уйнарга
Күрше малайлар кирәк.
Иң кирәкләрнең кирәге-
Әниебез бигрәк.
Нигә икәнен санарга
Бармаклар бик күп кирәк .
Йоклатканда да кирәк,
Юатканда да кирәк.
Иртәләрен иркәләп
Уятканда да кирәк.
Һәмммәсенә әни кирәк,
Ә әнигә кем кирәк,
Әниләргә без кирәк.
Якты , аяз көн кирәк.
Булат: Эшләрегез үрнәк булсын.
Дусларыгыз артып торсын.
Гомерегез озын булсын
Бәхетегез ташып торсын.
А.Б. буел нәниләрегезнең үсүен тойгансыздыр инде, кадерле әниләр, үзләре дә үсә, шөгыльләре дә арта.Игътибар итсәгез русча да сөйләштергәли башладык. Алай гынамы әле, сезгә бүләккә дип русча җыр да өйрәндек бит әле, төерләре булса шул көе генә йотыгыз инде, яме.!!! Беренчесе бит, ни дисәң дә!
Җыр " Любимая Мама” Перевод Е. Муравьева, Музыка Л.. Батыр- Болгари, Слова Ф. Рахимголова.
А.б. Кадерле әниләребез, балалар, хөрмәтле дәү әниләребез, килгән кунаклар ! Сезне һәммәгезне дә әниләр көне белән тәбрик итәбез.Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете , иминлек телибез .
А.Б.. Әниләребез без сезне ихлас яратабыз, хөрмәт итәбез , кадерләү сүзләребезне ишеттегез, инде нәниләрегезнең үз куллары белән ясаган бүләкне дә кабул итегез әле .
Бүләкләү, күмәк бию.
Категория: Җэннэт энилэрнең аяк астында
Просмотров: 953 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск