Пятница, 29.03.2024, 11:57
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Эш планнары [ Добавить материал ]

матур әдәбият белән таныштыру буенча перспектив план
09.12.2010, 22:36
 1. Тема: татар халык әкияте "Аю белән бабай".Курчаклар ярдәмендә ныгыту.
Максат: Балаларны әкиятне тыңларга,эчтәлеген аңларга, дөрес интонация белән сөйләргә өйрәтү.
 Җиһазлау: уку китабы.
 2.Тема:Г.Бакир . "Сания инде зур үсте". Дидактик уен "Кем нәрсә эшли".
Максат: Әкияттән шигырьне аера белергә өйрәтү, игътибарлылык тәрбияләү, сәнгатьле сөйләмгә кызыксыну тәрбияләү.
 Җиһазлау: уку китабы.
 3. Тема: Әхмәт Ерикәй "Көз" шигырен ятлау. Картина карау. МАКСАТ :ШИГЫРЬНЕ ИСТӘ КАЛДЫРУ КҮНЕКМӘЛӘРЕ БИРҮ, ЯТТАН СӘНГАТЬЛЕ ИТЕП СӨЙЛӘРГӘ ӨЙРӘНҮ, кАРТИНАГА КАРАП , КӨЗГЕ ТАБИГАТЬ ТУРЫНДА СӨЙЛИ АЛУЛАРЫНА ИРЕШҮ.
Җиһазлау: уку китабы.
4. Тема: Л.Н.Толстойның "Өч аю" әкиятен сөйләү. Дидактик уен " бу кемнеке?"
Максат: Әкиятне игътибар белән тыңлап, эчтәлек буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.Сүз байлыкларын үстерү.
 Җиһазлау: уку китабы, иллюсрация.
5. Тема: Ә.Бикчәнтәева. "Туп" шигырен яттан өйрәнү.
Максат: шигырьнең эчтәлеген аңларга булышу, аны сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. Татар теленең барлык авазларын да чиста әйтергә өйрәтү. Туп билгеләре белән танышуны дәвам итү.
 Җиһазлау: уку китабы, рәсемнәр, туп уенчыгы
6. Тема: Рус халкының "Камыр малай" әкияте белән танышу.Аваз культурасы тәрбияләү.
Максат: Балаларның әсәрнең эчтәлеген аңлый белүләренә , тәрбияче биргән гади сорауларга җавап бирүләренә ирешү, әкият геройларының характерлы билгеләрен тасвирлый һәм сөйләмдә куллана белүләренә ирешү.
Җиһазлау: уку китабы, иллюстрацияләр.
7. Тема: "Кем нәрсә ярата?" әкиятен сөйләү.Аваз культурасы.
 Максат: Әкиятне игътибар белән тыңларга өйрәтү, сорауларга җавап бирү, балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү
Җиһазлау: Әкияткә иллюстрацияләр, уку китабы.
8.Тема: Ә.Бикчәнтәева. "Салкын саф һава" шигырен уку.
Максат: Шигырьнең эчтәлеген аңларга булышу, шигырьдә кышкы табигатьнең сурәтләнүен аңлату., кыш турында күзаллауларын киңәйтү, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү.
 Җиһазлау: "Иң матур сүз " китабы, Әкияткә иллюстрацияләр.
9. Тема:Һ.Такташ "Ләйлә" әсәрен уку.
Максат: әсәрне аера белүләренә ирешү, шигырьне яттан сөйли өйрәнү.
 Җиһазлау: Әкияткә иллюстрацияләр, уку китабы.
 10. Тема:Л.Толстой. " Төлке куян һәм әтәч" әкиятен сөйләү. Максат: Әкиятне игътибар белән тыңларга өйрәтү, сорауларга җавап бирү, балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, яхшы һәм начар геройларны аера белергә өйрәтү.
 Җиһазлау: "Иң матур сүз " китабы, Әкияткә иллюстрацияләр
11. Тема: Г.Лотфиның "Әтәч" шигырен ятлау.
Максат: шигырьнең эчтәлеген аңларга булышу, аны сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. Татар теленең барлык авазларын да чиста әйтергә өйрәтү.Йорт кошларының билгеләре турында тасвирлап сөйли өйрәнү.
Җиһазлау: уку китабы, рәсемнәр, әтәч уенчыгы.
12. Тема: Р, Ишморатова "Яңа чана"ны уку.
Максат: Хикәяне игътибар белән тыңларга өйрәтү, сорауларга җавап бирү, балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, яхшы һәм начар сыйфатларны аера белергә өйрәтү.
Җиһазлау: уку китабы, рәсемнәр.
13. Тема: М. Фәйзуллина "Тәти кул"
Максат: әсәрне аера белүләренә ирешү, шигырьне яттан сөйли өйрәнү., авазларны чиста өйтүгә биремнәр эшләү. Җиһазлау: уку китабы, рәсемнәр.
14.Тема: З .Туфайлова " Әни сүзе" ятлау Дидактик уен " Әнинең ярдәмчесе". Максат: шигырь аша әниләргә хөрмәт уяту, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү,сәнгатьле сөйләмгә өйрәнүне дәвам итү. Җиһазлау: уку китабы, рәсемнәр.
15. Тема: А.Алишның "Куян кызы"н уку . Аваз культурасы.
Максат: Әкиятне игътибар белән тыңларга өйрәтү, сорауларга җавап бирү, балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, яхшы һәм начар сыйфатларны аера белергә өйрәтү.
 Җиһазлау: Әкияткә иллюстрацияләр, уку китабы.
16.Тема:Х.Вахитның "Уңган сыерчык" шигырен уку..
 Максат: балаларда матур сөйләм күнекмәләре тәрбияләү., кошларны ярату һәм саклау кирәклеген төшендерү.
Җиһазлау: уку китабы, рәсемнәр.
 17. Тема :Б.Рәхмәтнең "Яз" шигырен яттан өйрәнү . Сюжетлы рәсем карау. Максат: Шигырьнең эчтәлеген аңларга булышу, шигырьдә язгы табигатьнең сурәтләнүен аңлату., яз турында күзаллауларын киңәйтү, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү. Җиһазлау: уку китабы, сюжетлы рәсемнәр.
18. Тема: Рус халык әкияте "Теремкәй" белән танышу .
Максат: Әкиятне игътибар белән тыңларга өйрәтү, сорауларга җавап бирү, балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, балаларда бердәмлелек тәрбияләү. Җиһазлау: Әкияткә иллюстрацияләр, уку китабы.
19.Тема: Ш.Маннур. "Яратам" шигырен яттан өйрәнү.
Максат:Истә калдыру сыйфатын яхшырту, матур сөйләмгә өйрәнүне дәвам итү . Җиһазлау: уку китабы
 
Категория: Эш планнары | Добавил: Катя | Теги: җиһаз, әкият, тема, максат, шигырь
Просмотров: 4224 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.3/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск