Среда, 24.04.2024, 02:02
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Эш планнары [ Добавить материал ]

Перспектив план
11.12.2010, 22:33
1.Бүлмә буйлап сәяхәт
Бүлмә белән танышу, яктылыгына , чисталыгына игътибар иттерү, бүлмәдә һәрнәрсәнең үз урыны булуына әһәмият бирү, yeнчык, мебель, гөлләр һ.б. ш. , yeнчыкларга сак караш тәрбияләү, сүзлекне йокы бүлмәсе, чишенү сүзләре белән баету.
Җиһаз:Бүлмә җиһазлары
2.Безнең апа
Кече тәрбияяче хезмәте белән таныштыру: савыт-саба юа, идән юа, җыештыра , тузан сөртү, сөлге алыштыру кебек вазифалар башкара. Балаларда зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү
Җиһаз:Алсу курчак, сюжетлы рәсемнәр
3. Балалар бакчасы 
Балаларны үзләре йөргән бакча турында сөйли белергә өйрәтү, Нинди бүлмәләр бар? Бакчада нинди һөнәр ияләре хезмәт куя?Бакча буйлап, йөреп, аңлатып сөйләү.
 4.Безнең гаилә
Гаиләдә кемнәр булганлыгы турында тулы итеп сөйли белергә өйрәтү, исемнәрен, кайда эшләyләpeн әйтеп кечкенә хикәя формасында төзеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү, балаларда гаилә әгъзаларына карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Җиһазлар:сюжетлы рәсемнәр гаилә альбомнары
5.Туган ягым- Актаныш
Балаларда туган якка мәхәббәт уяту, аның матурлыгын ,күркәм якларын күрә белергә өйрәтү, Актаныш турындагы белемнәрен камильләштерү, туган якның мәһабәт биналары, кайда урнашулары турында башлангыч мәгълүмат бирү .
Җиһаз: Актаныш турында презентация 
6.Бәйрәмнәр
Балаларны татар халкының йола бәйрәмнәре, календарь бәйрәмнәр белән таныштыру, халкыбызның узенчәлекле бәйрәмнәре белән горурлану хисләре тәрбияләү, бәйрәмнәрдә бүлмәләр, зал, урамнарның бизәлеше турында сөйләү .
Җиһаз: фотолар карау
7. Пешекче хезмәте.
Балаларны пешекче хезмәте белән таныштыру , пешекчеләр бүлмәсенә экскурсия, киемнәренә нинди эш кораллары белән КУЛЛАНУЛАРЫНА игътибар иттерү, сүзлек запасын компот, аш, ботка , пәрәмәч сүзләре белән баету.
Җиһаз:сюжетлы рәсемнәр карау ,кухняда булу.
 8.Безне кемнәр дәвалый.
Табиб, шәфкать туташы һәнәре турында балаларның күзаллауларын булдыру, аларның нинди эш башкарулары турында аңлату, җөмләдә температураны үлчи, яра бәйли, тамакны карый, рецепт яза кебек сүзтезмәләр кулланырга юнәлеш бирү.
Җиһаз:сюжетлы рәсемнәр
 9.Төзүчеләр  
Балаларга төзүчеләр һөнәре турында башлангыч мәгълүмат бирү, аларның бик авыр хезмәт башкарулары һәм матурлык тудырулары турында сөйләү, һәр бина, һәр өй аларның хезмәт җимеше булуын искәртү, яңа төзелешне күзәтергә бару. Җиһаз:Сюжетлар карау.
 
Категория: Эш планнары | Добавил: Катя | Теги: балалар бакчасы, иҗтимагый тирәлек, перспектив план
Просмотров: 2336 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск