Пятница, 26.04.2024, 08:07
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Минем Документлар [ Добавить материал ]

Галиҗәнәп электр
07.12.2010, 19:41

Кичә залда уза. Бер як стенага плакатлар эленгән.Беренчесе:”1кВт энергия 38кг. ипи пешерергә, 18 кг. сыр ясап чыгарырга, 2 пар аяк киеме тегәргә җитә”.Икенче плакат:”Без кабызган утлар сүнмәс алар”. Бер якта балалар һәм ата-аналарның рәсем эшләреннән күргәзмә.Балалар ике яклап куелган өстәлләр янына тезелеп баса. Тәрбияче: Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, кадерле балалар!Без бу залга энергетиклар көненә багышлап, КВН-кичә уздырырга , безне электр белән тәэмин итүче абый-апаларга шул рәвешле рәхмәтебезне җиткерергә җыйналдык. Бәйрәмегез белән , хөрмәтле энергетиклар!Сезгә хәвефсез көннәр, имин төннәр, ныклы сәламәтлек телибез! Без бүлмәбездә ут кабызсак, телевизор яки компьютерны кушсак, яисә тузан суыртырга уйласак, һәрвакыт электр җиһазлары һәм электр энергиясе кулланабыз. Электр энергиясе кешелекнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде.Үзен күреп булмаса да , без аның һәрдаим кирәклеген тоябыз. Розеткага килеп җиткәнче, электр энергиясе бик озын юл үтә. Аны электр станцияләре эшләп чыгарып, , җир астындагы яки багана башындагы кабель линияләре аша балалар бакчаларына,өйләргә,әти-әниләребезнең эш урыннарына, урамдагы прожекторларга җибәрәләр. Станцияләрдән никадәр ерак киткән саен, электр тогының көчәнеше кими. Без куллана торган розеткалардагы электр тогы бик көчсез тоелса да , тормышыбыз өчен куркыныч . Шуңа күрә дә аның белән шаярырга ярамый , бик сакчыллык таләп ителә . 3 бала алга чыга . 1б. Кояшның шаян нурлары Иркәли безне күктә. Күңелле, тапкыр уеннар Күптәннән безне көтә. 2б. Ә инде әти- әниләр бик борчылмасыннар өчен, Электик абый эшендә тынычлап йөрсен өчен, Иминлек кагыйдәләрен әйбәт белергә кирәк . Белгәннәребезне күрсәтик , бәйрәмне башлыйк тизрәк. 3б. Без кичәгә килдек әле, Кичә күңелле узсын. Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар! Җаваплар дөрес булсын. Тәрбияче: Бүген бездә бәйге, һәм ул бик күп көч, сабырлык, тапкырлык сорый торган бәйге, ул ике команда арасында ярыш тәртибендә булыр, бәйгенең икенче өлешендә әти-әниләребездән торган ике команда ярышыр , дип көтелә. Бәйгебез интеллектуаль уеннар белән үрелеп барачак .Бәйге булгач, әлбәттә, гадел билге куячак жюри кирәк булыр, мәртәбәле жюри составы белән танышып китик: бакчабыз мөдире Альфира Максутовна Харисова, ата-аналар комитеты рәисе Илсур Флүсович Тимиров,Татарстан "Челтәр компаниясе”ААҖнең Түбән Кама филиалы җитәкчесе Рафаис әфәнде Мирзаянов .Сүзне командаларга бирик. Ландыш: безнең командабызның исеме "Тапкырлар”.Безнең кичәдә шундый закон бар: ялкауларга , борын салындыручыларга урын тар! Рузил: Безнең команданың исеме” Зирәкләр”.Ә безгә бүген ярдәм итүчеләр, җанатарлар бик- бик кирәкләр. Тәрбияче:Беренче интеллектуаль уеныбыз "Бәхетле очрак” дип атала. Сорауга җавапны белүче якның тавыш төймәсенә беренче булып басуы сорала. Игътибар,сорау: электр энергиясе кайдан кузгала? -Электр станцияләреннән. Игътибар,сорау: Электр энергиясе килеп туктаган иң соңгы нокта? -Розетка. Игътибар,сорау: Электротравма нәрсә ул? -Электрдан зыян күрү. Игътибар,сорау:Электр белән идарә итә белүче кем ул? -Электромонтёр. Игътибар,сорау: Электр энергиясе безгә нинди юл белән килә? -Багана башындагы, җир астындагы кабельләр аша килә. Игътибар,сорау: Электр тогының көче никадәр? -Ул уенчыкларны хәрәкәткә китерә, магнитофон, компьютерны кабыза, станокны эшләтә, хәтта электровозларны йөртә. Игътибар,сорау:Электр белән бәйле сүзләр әйтегез әле . -Розетка,выключатель,шнур,лампочка,кабель,яна,сүнә,шартлый,төтенли.һ.б.ш. Тәрбияче: Көн саен "Татэнерго” исемле электр энергиясе белән тәэмин итүче зур компаниядә меңнәрчә кешеләр –төрле һөнәр ияләре –электромонтерлар, машинистлар, инженерлар, машина йөртүчеләр эшли , безнең бүлмәләребез якты, җылы булсын өчен, завод- фабрикалар өзлексез эшләсен өчен көн озын хезмәт куя.Без бүген кунак итеп шушы өлкәдә хезмәт куючы Финат абый Шакирҗановны чакырдык. Ул безнең Анжеликабызның дәү әтисе дә бит әле.Финат абый, балаларга аңлаешлы гына итеп үз хезмәтегез турында сөйләп китегез әле. Финат Шакирҗанов чыгышы. Сезне үзенең матур җыры белән музыка җитәкчебез Чулпан Салихова сәламли. Тәрбияче:Киләсе биремебез мондый : 1 команда электр белән эшләүче 6 җиһаз әйтә, каршы як команда исә шул җиһазларны(Ясалган җиһаз яки уенчыгы булырга мөмкин) залдан табып китерә. ”Тапкырлар”:үтүк, фен, тузан суырткыч,телевизор, магнитофон, компьютер. "Зирәкләр”:электр чәйнеге, кыска дулкынлы мич, суыткыч, плитка, ноутбук, җылыткыч. Камил өлкәннәргә үзенең үтенечен җиткерәм, ди.” Электрны сүндерегез, абыйлар!!” Автор Кадрия Адгамова . Тәрбияче:Киләсе уеныбыз "Кагыйдәләр” дип атала .Әлеге шакмакны командир ыргыта, өстә калган нокталар санын белдергән цифрны командадагылар залдан эзләп таба. Цифр янында энергетика белән бәйле сюжетлы рәсемнәр.Шулар буенча кагыйдә уйлап әйтергә. "Тапкырлар”: -Үтүкне бастырып кына тотарга ярый. -Югары көчәнешле электр корылмалары янына барырга ярамый. -Розеткага нәрсә булса да тыгу тыела! "Зирәкләр”: -Электр белән эш иткәндә махсус кием кияргә кирәк! -Электр энергиясен экономияли белергә кирәк! - Түбән көчәнешле электр корылмасы да куркыныч!Һ.б.ш. Тәрбияче: Бүген һөнәри бәйрәмен билгеләп үтүче тагын бер кунагыбыз бар. Ландышыбызның әтисе Ришат Ахияров та –энергетик .Ришат әфәнде, сез балаларга энергетиклар хезмәте турында ниләр әйтә алыр идегез. Ришат Ахияров чыгышы. Балалар чыгышы "Без кабызган утлар” Тәрбияче:Киләсе биремебез пантомимо күрсәтү. Команда пантомимо күрсәтә.Мәсәлән: бала розетканы тасвирлый.Кулы белән квадрат сыза, 2 нокта төртә, атлап күрсәтә һәм бармак яный. Каршы як команда җыелып килешә һәм җавап әзерли:розеткага якын барырга ярамый, бала- чага эше түгел, янәсе! Икенче команда: бер бала лампочкага үрелгән кыяфәт ясый, буе җитми, урындык алып килә , имеш ,басып лампочка бора, әнисе яки әтисе кереп ярамаганлыгын аңлата һ.б.ш. Тәрбияче: Балалар, күрәсез бик тапкырлар, инде аларга бераз ял итәргә мөмкинлек биреп, әти-әниләрнең командаларын бирегә дәшик. Әти-әниләр балаларның урыннарын алалар .Бала кайсы командада булса, әти-әни дә шунда ук, уеннар өчен балл да шул командага өстәлә .Уенның кагыйдәсе дә шул ук: җавапны белгән команда тавыш төймәсенә беренче булып баса. Тәрбияче: Игътибар сорау :Ток бәргәндә беренче ярдәм. Игътибар сорау : Якынча көнгә ничә сумлык электр энергиясе яндырасыз? Игътибар сорау :Бу билге нәрсәне аңлата?("Сак булыгыз.Түбән көчәнешле электр корылмасы”яки башка бер билге) Игътибар сорау :Сезгә электр энергиясенә һәйкәл куярга куштылар, ди. Сез аны ничек итеп күз алдына китерәсез. Игътибар сорау : Электр энергиясе-ул... Игътибар сорау :Энергетика министры кем ул? Игътибар сорау :380 Вка эшләүче электр җиһазларын санагыз. Игътибар сорау :Электр энергиясен сез ничек экономиялисез? Тәрбияче: Алдагы уеныбыз "Тормышны чагылдыру” Әти- әни улы яки кызына электрдан зыян күрү куркынычын ничек кисәтә икән ? Командадан берәү бик зур, зур, уртача яшьтәге, һәм иң кечкенә балаларга(әти-әниләр үзләре үк шул рольләрне башкара) электрдан зыян күрү куркынычын күрсәтә .Димәк, бер гаиләдә 4 бала, һәркайсына аерым подход кирәк . Тәрбияче: Хәзер инде арадан беребез энергетик була һәм халыкка үз мөрәҗәгатен җиткерә. Балалар чыгышы "Без кабызган утлар”.Жюри сүз ала. Татарстан "Челтәр компаниясе”нең Түбән Кама филиалы җитәкчесе Рафаис әфәнде Мирзаянов .йомгаклау чыгышы

Категория: Минем Документлар | Добавил: Катя | Теги: җиһаз, интеллектуаль, электр, энергетика, энергия, сакчыллык, уен
Просмотров: 967 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 2
2 Катя  

1 Лилия  
Бик яхшы Кадрия!!
Безне тагын нилэр белэн соендерерсен микэн килэчэктэ?? smile

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск