Четверг, 25.04.2024, 10:53
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Яна ел [ Добавить материал ]

Аҗдаһа елын каршы алу өчен сценка
03.01.2012, 17:30

 "АЛТЫНЧӘЧ ПИКЧЕРС” ТӘКъДИМ ИТӘ,

АКТАНЫШ ХАЛКЫН ҮЗЕНӘ ҖӘЛЕП ИТӘ.

БУЛЫР-БУЛМАС МӘЗӘКЛӘРНЕ

ЯШЕРМИЧӘ СЕЗГӘ БӘЯН ИТӘ.

 ВЕРТОЛЕТ ТА ОЧЫП КЕРМИ ТОРГАН

САЕСКАННАР КЕРСӘ, ЧЫКМЫЙ ТОРГАН,

ЯРЫМ ШӘРӘ,ЯРЫМ КАРАНГЫ

БЕР УРМАН АЛАЧЫГЫНДА

УБЫРЛЫ КАРЧЫК ТОРГАН

АНЫҢ ФӘРМАНЫН ҮТӘҮЧЕ ИКЕ РАЗБОЙНИК БУЛГАН.

Шомлы музыка

СӘХНӘГӘ ИКЕ РАЗБОЙНИК ЧЫГА. ИКЕСЕ ИКЕ ЯКТАН ИПЛӘП КЕНӘ КАПЧЫКНЫ ТОТЫП  КЕРӘЛӘР ДӘ , УРТАГА КУЯЛАР.

1 Р. БУЛДЫ БУ!

2Р. БЕЗМЕ СОҢ! БУЛДЫРМАСКА

БЕРГӘ: БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!!!

ҖИЛ СЫЗГЫРА. СЕБЕРКЕГӘ АТЛАНЫП, БУРАН ТУЗДЫРЫП УБЫРЛЫ КАЙТЫП ТӨШӘ.

 

УБЫРЛЫ: Я, НӘРСӘ БЕЛӘН СӨЕНДЕРӘСЕЗ ТУТАГЫЗНЫ???

1 Р.  МЕНӘ УБЫРЛЫ  ГАЛИҖӘНӘПЛӘРЕ СИН СОРАГАН АҖДАҺА ЙОМЫРКАСЫ, ИҢ, ИҢ ,ЗУ-У-У-РЫ!.

2Р(ЯЛАГАЙЛАНЫП)ИҢ ЗУРЫСЫ , ИҢ КӘТТӘСЕ! ӘЗ КӨЧ ТҮКМӘДЕК МОНЫ ТАБУ ӨЧЕН!

Убырлы: ДИМӘК(кулын уа)ЙОМЫРКА БЕЗНЕҢ КУЛДА. ДИМӘК ЯҢА ЕЛ КИЛМӘЯЧӘК (СЕБЕРКЕ БЕЛӘН СУГА-(ТАВЫШ)

РАЗБОЙНИКЛАР КАПЧЫКНЫ АЧАЛАР, ТҮГӘЛӘР , АННАН КАР, ЧИЛӘК (Чиләк  чылтырап төшкән тавыш) ҺӘМ КИШЕР ЧЫГА.

Убырлы:АХ, ЯВЫЗЛАР,ӘЛЕ ОЛЫ ТУТАГЫЗНЫ ЯЛГАНЛАП МАТАШАСЫЗМЫ (КУЫП  ЙӨРИ)

Разб-лар: ЮК-ЮК        (ДИЕШӘЛӘР, ТЕЗЛӘНЕП БАШ ИЯЛӘР)

Убырлы:  СЕЗ БИТ "АЛТЫНЧӘЧ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ БАЛАЛАРЫ ӘВӘЛӘП КУЙГАН КАР БАБАЙНЫ АЛЫП КИЛГӘНСЕЗ. КАР БАБАЙ БИТ БУ!!!( Тавыш) Убырлы кар өемен җыеп өя, өшкерә , тылсымлый

. КАР БАБАЙ! ӘЙ СУКЫР! МИН СИҢА ӘЙТТЕМ БИТ. Актанышта аҗдаһалар булмый ул дип.

2Р. АҖДАҺА ӘНӘ ТЕГЕ ДӨНьЯДА УЛ, ТИТИ БАШ  (КҮККӘ КҮРСӘТӘ)

МЕНӘ ШУНДА ОЗАТЫР ӘЛЕ УБЫРЛЫ ӘБЕКӘЕҢ.

Убырлы: Менә кемнәр икән ул көн дә кар сыннарын ватып-җимереп йөрүчеләәәәр. Ул ”Алтынчәч”нең сыннарына ни дип каныктыгыз сез! Куып йөри  дә ҖИЛ ДУЛАТЫП УБЫРЛЫ  ЧЫГып китә .  Тегеләр чыршы артында посып кала..

  1р:  Карале , ул алтынчәч тәрбиячеләрен әйтәм , әмма да сабыр, тырыш, дадур булдылар алар , әйеме?

2р.:  Әйтмә дә , йомыркасын эзләп, аҗдаһаларын алып аттык, икенче көнне иртәнгә , менеп кунаклаган урынына, даже буялган да.

1р :Үрдәкнеке булса да ярар убырлыга дип үрдәк йомыркасы да эзләп карадык, башын да борып аттык үрдәкләренең, иртәнгә быткылдап утыра ,эшләп куйган малай тәрбиячеләр.

1р :карале, аны алтынчәчләргә әйтәсе калган аҗдаһа йомыркасы табып бирегез әле, дип!?

2р.: табарлар иде!!!!Билләһи әйтәм, табарлар иде!!!

1 СЕ КИРЕ КИЛЕП КАПЧЫККА ТУТЫРА.( ЧИЛӘК, КИШЕР, КАРНЫ).

КАР КЫЗЫ ЧЫГА, ТЕЛЕФОН ҖЫЯ, (Кнопкаларга баскан тавыш) СӨЙЛИ.

БАБАЕМ, ЮЛЛАР ЧИСТАРДЫ, УБЫРЛЫ ӘБИ СЕБЕРЕП КИТТЕ ӘЛЕ ГЕНӘ. ЮЛГА ЧЫГА АЛАСЫҢ . ҮЗӘК ЧЫРШЫ ЯНЫНДА СИНЕ АКТАНЫШНЫҢ СӨЙКЕМЛЕ, ЮМОР ЯРАТУЧЫ ХАЛКЫ КӨТӘ, БАБАКАЕМ. ЯРЫЙ, ЯРЫЙ, КУЯННЫ ДА ДӘШӘРМЕН.

ТЕЛЕФОН КНОПКАЛАРЫНА БАСКАН ТАВЫШ

-      АЛЛО, КУЯН ДУСТЫМ, НИ ХӘЛЛӘРЕҢ БАР ?

      НИ ХӘЛЛӘРДӘ ЙӨРИСЕҢ СИН

      БЕРАЗ ГЫНА ВАКЫТ ТАБЫП

       ҮЗӘК ЧЫРШЫ ЯНЫНА КИЛ!

БУРАН, ҖИЛ, КЫҢГЫРАУ ТАВЫШЫ. КЫШ БАБАЙ  КЕРӘ.

КЫШ БАБАЙ: ИСӘНМЕСЕЗ, СЕЗ ДУСЛАРЫМ!

ЗУР УЛЛАРЫМ, ЗУР КЫЗЛАРЫМ!

КАР КЫЗЫ: БАБАКАЕМ, КОЧАКЛЫЙ. БЕЗ БОРЧЫЛАБЫЗ ӘЛЕ., ЯҢА ЕЛ ВАКЫТЫНДА ТУАРМЫ СОҢ?

КЫШ БАБАЙ.  ӨЛГЕРЕРГӘ ТИЕШ. ЯШӘСЕН МИНЕМ ТЫЛСЫМЛЫ ТАЯГЫМ!  УБЫРЛЫ ФӘРМАНЫ НИГЕЗЕНДӘ РАЗБОЙНИКЛАР АЛЫП КИТКӘН ЙОМЫРКАНЫ, МИН КАР  ӨЕМЕНӘ ӘЙЛӘНДЕРДЕМ. Ә ЙОМЫРКА ЫШАНЫЧЛЫ УРЫНДА. МЕНӘ-МЕНӘ ТУАР ЯҢА АЖДАҺА. ЯҢА ЕЛ!

СИХРИ КӨЙ ЯҢГЫРЫЙ. КУЯН ЧАНАГА УТЫРТЫП ЯҢА ГЫНА ТУГАН АЖДАҺАНЫ АЛЫП КЕРӘ.

КЫШ БАБАЙ. АЖДАҺА ТУДЫ.

Кар кызы: БЕЗ ДӘ АЖДАҺА ЕЛЫНА АЯК БАСАБЫЗ.

 КУЯн: АЖДАҺА КЕШЕЛЕККӘ БАЙЛЫК, ГАРМОНИЯ, ОЗЫН ГОМЕР ВӘГЪДӘ ИТӘ!

     АЖДАҺА: ТИК ӘЛЕ  УЛ ТЫНЫЧ, ҖИҢЕЛ, ХӘЕРЛЕ ТОРМЫШ ДИГӘН СҮЗ ТҮГЕЛ. ХАЛЫКТАН ДА САКЛЫК СОРАЛА.

КЫШ БАБАЙ: ИСКЕ ЕЛ ДА ҮТЕП КИТТЕ.

КАР КЫЗЫ: ТАГЫН ЯҢА ЕЛ ҖИТТЕ.

КУЯН : КАР КЫЗЛЫ, КЫШ БАБАЙЛЫ

 АЖДАҺА: МАНДАРИНЛЫ, ШАМПАНСКИЛЫ.

БЕРГӘ: ЯҢА ЕЛ ҖИТТЕ.

КЫШ БАБАЙ: ЗУР ЮГАЛТУЛАР БУЛМАСЫН.

КАР КЫЗЫ: СӘЛАМӘТЛЕК БУЛСЫН НОРМАДА.

КУЯН: ШАТЛЫК КУРЫКМЫЙЧА ИШЕК ШАКЫСЫН.

АЖДАҺА: Ә БОРЧУ – БЕЗГӘ ЮЛНЫ ОНЫТСЫН.

БЕРГӘ: ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН СЕЗНЕ!

РАЗБОЙНИКЛАР АБЫНА-СӨРТЕНӘ КЕРӘ, УБЫРЛЫ СЕБЕРКЕ БЕЛӘН КУА АЛАРНЫ.

УБЫРЛЫ: МИН УРМАНДА 100 ЕЛ ЯШӘП

БИК КҮП ТӨРЛЕ ӘШӘКЕЛЕК ЭШЛӘП

КҮРМӘДЕМ МОНДЫЙ МАТУР ЧЫРШЫНЫ

КҮРМӘДЕМ, БУ КАДӘР КУП КЕШЕНЕ

ОЙ, СЕЗ МИНЕ ГАФУ ИТЕГЕЗ!

МАТУР БӘЙРӘМЕГЕЗГӘ ЗИНҺАР ӨЧЕН КЕРТЕГЕЗ!

Убырлы артыннан күренеп китәләр, качып кына сөйлиләр: 

1 Р. АЖДАҺА  елы  КИЛӘЧӘК

2 Р. ЭССЕ САЛЫП ТОРАЧАК.

БЕРГӘ: БӘНДӘЛӘРГӘ ДӘ ЯШӘР ӨЧЕН

3 БАШ КИРӘК БУЛАЧАК.

 1р: берсе аның халык белән идарә итәрдәй акыл тупларга тиеш.

2р. Икенчесе еллык планнар төзергә тиеш.

1Р. Өченчесе  елгырлык һәм үткенлекне үзенә сыйдырырга тиеш!

КАЛГАННАР: 3 БАШ? ( АЖДАҺАГА КАРЫЙЛАР)

1 СЕ: НИГӘ НӘКЪ МЕНӘ 3 БАШ?

КЫШ БАБАЙ ЙӨРЕНӘ: АЖДАҺА ЕЛЫ КИЛҮЕ ХАК АНЫСЫ, ЭССЕ БИРЕП ТОРУЫ ДА КИРӘК БУЛАЧАК. НИК ДИГӘНДӘ, ТОРМЫШТА  ӘЙДӘЛӘҮЧЕ РОЛЬ ДӘ КИРӘК. Ә МЕНӘ З БАШ КИРӘК БУЛАЧАК ДИЮЕГЕЗ БЕЛӘН КИЛЕШМИМ ӘЛЕ, КАДЕРЛЕ ДУСЛАРЫМ, (РАЗБОЙНИКЛАРНЫ 2 ЯКТАН КОЧАКЛАП , ҖИЛКӘЛӘРЕНӘ КУЛЫН САЛА) НИГӘ БЕЗГӘ 3 БАШ? БЕЗГӘ 1 БАШ ТА БИК ҖИТКӘН.  ӘММӘ ДӘ ЛӘКИН УЛ БАШ ТА АЕК АКЫЛДА,

Кар кызы: ТОРМЫШКА АШАРДАЙ ПЛАН-УЙЛАРДА.,

Куян: КИРТӘЛӘРНЕ ҖИҢӘРДӘЙ ЕЛГЫРЛЫК ТА БУЛСЫН.

Кыш бабай: СЕЗ МИНЕМ БЕЛӘН КИЛЕШӘСЕЗМЕ?

 Бар да БАШ  селкиләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗ ҖЫРЛЫЙБЫЗ ШАЯН ҖЫРЛАР

Ә СЕЗ ТЫҢЛАП ТОРЫГЫЗ

АЖДАҺА  ЕЛЫ ТУРЫНДА

БУЛЫР БЕЗНЕҢ ҖЫРЫБЫЗ

 

АЖДАҺА   ЕЛЫ КИЛӘЧӘК

ЭССЕ  САЛЫП ТОРАЧАК

БӘНДӘЛӘРГӘ ЯШӘҮ ӨЧЕН

3 БАШ КИРӘК БУЛАЧАК

 

АЖДАҺА ЕЛЫ БАЙ БУЛСЫН

БАЛАЛАР АРТЫП ТОРСЫН

 ДЕПАРТАМЕНТ ТИКШЕРҮЕ

ХӘЕРЕ БЕЛӘН УЗСЫН.

 

БЕЗНЕҢ АВЫЛ УРТАСЫННАН

КУЗГАЛЫП КИТТЕ ДТ

МӘГАРИФКӘ ҮТЕП КЕРДЕ

ФГОС БЕЛӘН ФГТ.

 

ЭЛЕКТРОН ЧИРАТКА КУЙДЫ

БӘЛӘКӘЧ ПРОГРАММАСЫ

Кемгәдер бигрәкләр читен

Кемгә уңай анысы

 

АЖДАҺА ЕЛЫ  КИЛӘЧӘК

ЭССЕ САЛЫП ТОРАЧАК

БӘНДӘЛӘРГӘ ЯШӘР ӨЧЕН

 3 баш (туктап)

Юк,  өч  КЕСӘ КИРӘК БУЛАЧАК

 

ӘНӘ КИЛӘ АВТОМОБИЛЬ

НИГӘ АНЫ ЭТМИБЕЗ

ЖЮРИ ДУСЛАР , СЕЗГӘ ӘЙТӘМ

УРЫН АЛМЫЙ КИТМИБЕЗ!

 

Категория: Яна ел | Добавил: Катя | Теги: сценка, Яңа ел, Аҗдаһа елы, сценарий
Просмотров: 7161 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск