Суббота, 27.04.2024, 03:06
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Яна ел [ Добавить материал ]

“Алтынчәч пикчерсз “тәкъдим итә,
03.01.2012, 17:18

Тычкан елын каршылау өчен сценка

 

"Алтынчәч пикчерсз "тәкъдим итә, тамашачыны үзенә җәлеп итә,

Тормыштагы мәзәк хәлләрне  яшермичә сезгә бәян итә.

 

Завхозның да кулы җитми торган, няня мунчаласы тими торган

Ярым эссе, ярым карңгы бер  бакча подвалында бер тычкан торган.

Үзе бик үткен тешле , тапкыр сүзле, җылтыр күзле булган.

 

31 иртән  иртүк бу тычканга хуҗалыктан бер дуңгыздан звонок булган.

Телефон шалтырый:

Дуңгыз:

    Әлү , күршем, минем елым үтте, борчу сагыш килде, хәлем бетте,

Җыен да син , тиз яныма кер, йөкләмәләрне  кабул итә күр!

Тычкан:

   Борчылма ич, ашыгам сиңа, җыендым менә, тиз чыгам юлга. Көй .

  Дуңгыз:

 Килдеңме ,дустым(кочаклашып күрешәләр)

Уз, әйдә, түргә!планнар турында гәпләшик бергә.

(коробкалар җайлап, өстәл әзерли, зур пенопласттан эшләнгән сыр куя)

Тычкан:Ие шул!

Дуңгыз:Сөйлим сиңа, тыңла, дус!,

Колакларыңны  торгыз!

Бу елгы эш нәтиҗәсе менә нидән беленә:

Бюджетникның шатлыгы йөзеннән үк күренә.

Ашап- эчеп утыралар.

Фурсенконың наказын менә хәзер син үтә, эшләрне ,

йөкләмәләрне колагыңа нык киртлә.

Тычкан:Бәйрәм көнне эшләр кушып, йөрәкне яндырасың,

Тәмамлыйсы иде эшләреңне, ник миңа калдырасың?

Җилпенә, таҗын алмакчы була.

Дуңгыз: Ник акайттың күзеңне?

Тычкан:Сытам хәзер үзеңне!

Дуңгыз: Кем кенне сытар әле!?

Тычкан: А ну монда кил әле!  (гайрәтләнеп)

Әүмәкләшәләр, таҗ төшә, биеп чегән керә, бии- бии таҗны этеп читкә илтә.

Чегән: Что за драка!?(Караштыра)

Болар таныш! Нәрсәдән соң бу тавыш?

Тычкан: Мин киләм.

Дуңгыз: Мин китәм.

Чегән: Тавыш чыкты нилектән?

Дуңгыз: Булсаң чегән ,әйт безгә,Яса елга нәтиҗә.

Тычкан: Киләсесен ачып әйт (картага  ымлап)

Бу ел киләме әйбәт?

Чегән карта ача:

Ел буена "Алтынчәч”ләр бик яхшы эшләгәннәр.

Беләсегез килсә анда бик уңган хезмәткәрләр.

Хезмәтенә күрә алар, хөрмәтен дә күрәләр.

Нәтиҗәсен түрәләр, бәяли дә беләләр.

Киләсе ел , беләсезме, бик уңышлы булачак, "Алтынчәч”нең бакчасы бала белән тулачак.

Дуңгыз: бала белән тулачак?

Чегән: ооооо, бик күп, бик күп булачак.

Скоро меңгә тулачак, Энгель Навапович, (район башлыгына мөрәҗәгать итә) пристрой кирәк булачак.

Калганнар: Шуннан, шуннан!?

Чегән карта ачуын дәвам итә:

 Миллионер бакча диеп, "Алтынчәч”не фаразлыйм,

Фурсенконың әйткәннәре чынга ашар дип уйлыйм.

Дуңгыз белән тычкан дусларча төрткәләшәләр.

 

Чегән:Бәхәсләшмәгез сез юкка, картлар дөрес әйтә,

Киләчәк өметле булсын, күңелле яшик әйдә.

Дуңгыз белән тычкан кочаклашалар, чегән  таҗны  алып чыгып барганда, Кыш бабай, Алтынчәч очрый.

    Тычкан :

Балалар тәрбияләүдә, бергә булыйк, берләшик,

Минем елым гаилә елы, артып, аңлашып яшик.

Дуңгыз:

Игелекләр кылыйк бу елда, тәрбия эшен күрик.

Детсадларны ел башыннан уенчыкларга күмик.

  Кыш бабай чегәнне алып килә, Дуңгыз белән Тычкан таҗны чегәндә күреп аптырыйлар.

 

Кыш бабай:

Бәйрәм бүген яңа еллар килә,

Утлар элеп яшел чыршыга ,

Сабыр халыкка байлык вәгъдә итеп,

Тычкан елы килә каршыга.

   Кешелеккә ниләр бүләк итәр,

Яңа елның яңа төннәре.

Исәнлектән аермасын ходай,

Тыныч, имин итсен төннәрне.

Алтынчәч:

 Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп,

Күңелләрлдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез , дуслар, моңаеп.

Яңа елда яшик яңача без,

Иске елны сөйлик сагынып,

 Парлыларга яшәү насыйп булсын,

Пар канаты белән кагынып.

 Иске ел белән Яңа шушы ике елны

Аера икән бер төн.

Ялгызларга  юлдаш итеп Ходай,

 Сөю бирсен иде бер бөтен.

 

Бәхет -шатлык  алып килсен, һәр төн, һәр сәгать

Йөрәкләргә  ялкын салсын, дуслык,мәхәббәт!!!!

 

 

Категория: Яна ел | Добавил: Катя | Теги: сценка, Тычкан елы, Яңа ел, сценарий
Просмотров: 1319 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск