Четверг, 25.04.2024, 18:00
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Яна ел [ Добавить материал ]

Яңа ел-бәйрәм иртәсе
07.12.2010, 22:04
Алып баручы.
Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.  Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм: Төсен үзгәртми бер дә, Гел яшел күлмәк кия. Матур бизәнеп, һәр елны Безгә кунакка килә. Кем ул?
 Балалар. Чыршы, чыршыкай.
 1б.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,Туган якны сагынып кыш килде.
Ап ак йомшак кар белән, Җирне биләүләп төрде.
2б.Кыш ул үзе йөрми ялгыз гынаҖитәкләгән күркәм бәйрәмне,
 Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз, Бездә бүген чыршы бәйрәме!
Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме! чыршы турында җыр
..Үсте чыршыбыз урмандаШаулап торды ул анда
Җәен дә, кышын да зифа,Яшел тора һаман да.
4б.Хәзер чыршыбыз бизәнгән,Муенсалар да элгән.
Безгә шундый матур булып Бәйрәмгә диеп килгән
5 б. Нидер җитми бит чыршыга,Карагызчы, әй дуслар!
 Белдем, белдем: утлар янмый,Нигә янмый соң алар?
 А.б. Бәйрәмебез гади түгелЗур шатлыклар бәйрәме, Чыршы балкып торыр иде,Ничек кабызыйк аны?
Балалар. Тылсымлы таяк белән.
Алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?
Хат ташучы саескан керә. Саескан: Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма. Алып баручы. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.) Юлны бик зур көрт баскан, Шуңа бик әкрен киләм, ,, Чыршы төбендә күп кар Көри торыгыз шунысын  Кызурак та килер идемТүшәлсә юлга чирәм. Кайгырмагыз сез шулай да, Кар астында бер сер бар. Берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри. Ак мамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга.
Алып баручы. Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә:«Чыршы, чыршы, кабын син,Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим. Балалар сүзләрне кабатлыйлар.
 Алып баручы таякны селти. Утлар кабына. Чыршы турында җыр җырлыйлар.
Алып баручы. Кыш бабай озаклады бит, балалар. Карт кешегә карлы юлдан атлавы авыр шул. Ничек ярдәм итик икән аңа?
Куян костюмы кигән бала. 6 б.Кыш бабайга без үзебез Юлны чистартыйк кардан без, Булышырбыз бергәләп. Җыелышып, күмәкләп. Куян костюмнары кигән балалар бииләр. Алып баручы. Рәхмәт сезгә, балалар Хәзер Кыш бабайга килүе җиңел булыр, тиздән килеп тә җитәр ул.
 7 б.Суык бабай кил безгә яңа ел бәйрәменә
 Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнергә
Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр.
Алып баручы. Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары оча. (Ишеккә бара.) Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кер әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез.
Кыш бабай.Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, әниләр! Исәнмесез, әбиләр!Исәнмесез, бәбиләр! Тирән карларны ерып,Борынымны өшетеп, Озын юллар үттем мин,Сезгә килеп җиттем мин. Һай, чыршыгыз бигрәк матур,Елык-елык яна ул, Бәхетле һәм сау булыгыз,Котлы булсын Яңа ел! Басыгыз чыршы тирәли –Бер җырлап алыйк әле, Бер уйнап алыйк әле,Бер биеп алыйк әле, Яшел чыршы тирәсендә Җилкенеп калыйк әле. Җыр җырлана. Кыш бабай. Һөнәрләрегезне дә күрсәтегез инде.
8б. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,Хуш киләсең, уз бире.
 Кунак булып килер дип Күптән көттек без сине.
9б. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,Хуш киләсең, уз бире.
Шатланышып, җыр беләнКаршылыйбыз без сине.
10б. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай.Безнең сөйгән кунак син. Ямьле үтсен кичәбез,Безне көлдер, уйнат син.
11 б..И Кыш бабай, кыш бабай,Күзең тулы зар, бабай,
Башың түбән игәнсең,Нинди кайгың бар, бабай?
Әллә үпкәң бар инде,Сөйләшмисең, дәшмисең.
Беләм инде, күп белергәӘле башың яшь, дисең.
Яшь булсам да, беләм инде,Курыккансың Яздан син.
Кояш көлгәч, куркуыңнан Авып китә язгансың.
 Курыкма, син! Әти белән Бер чарасын табарбыз –
Кызың белән икегезнеСуыткычка ябарбыз.
 12б.Әйдә, килегез,дусларым,Чыршы янына чыгыйк.
Бергәләшеп уйнап-көлеп, Яңа елны каршылыйк.
13 б. Күңелле бара бәйрәм, Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Матур җырлар җырладык, Кунак булып туймадык.
14 б.Яңа елны без көтәбез, Иң матур бәйрәм, диеп,
 Шигырьләр, җырлар өйрәнеп, Матур киемнәр киеп.
Уен "Өшетәм”Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә, чыршы астын барып карый.
 Алып баручы. Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа? Кыш бабай. Оныгымны эзлим. Кая китте икән? Алып баручы. Ул бит әле килмәде.
Кыш бабай. Һм-м... Килмәде, дисең инде алайса. Алай... Куян, Төлке, Аю, килегез әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Карчәчәкне алып килегез. Җәнлекләргә дуга бирәләр. Алар шуңа җигелгән сыман итеп, чыршы тирәли әйләнәләр һәм Карчәчәк өе янына килеп туктыйлар.
А ю, Т ө л к е, К у я н. Карчәчәк, син өйдәме? Чык әле бире! Карчәчәк өендә ут кабына. Җыр көйләгән тавыш ишетелә.
 Аю, Төлке, Куян. Карчәчәк, чык инде! Карчәчәк чыга.
 Карчәчәк. Исәнмесез, урман җәнлекләре! Мине нигә чакырдыгыз?
Аю Балалар сине бакчада чыршы бәйрәменә көтәләр. Карчәчәк. Мин һич каршы түгел, киттек тизрәк. Дугага бәйләнгән бауны дилбегә сыман итеп тотып, чыршы тирәли әйләнеп чыгып балалар каршысында туктыйлар. Җәнлекләр урыннарына утыралар. Карчәчәк.Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, кунаклар! Яңа ел белән сезне,Яңа бәхетләр белән! Яңа елда зур үсегез,Көн дә артсын көчегез. Ел үсәсен ай үсегез!Илгә хезмәт итегез! Яңа елда уңышлар Телим сезгә мин, дуслар!
Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк.
 Карчәчәк.Шундый матур бәйрәмне,Бушка уздырмыйк әле. Сез, балалар, кул чабыгыз,Бер биеп алыйк әле! (Карчәчәк белән кыш бабай бии.)
Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.) Алып баручы. Булган безнең балалар.Шигырьләр күп беләләр. Хәзер сезгә әйбәт итепШушы сөйләп бирерләр. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.
15 б..Конфетлар да конфетлар,Ниндие генә юк икән?!
 Тәм том алырга Кыш бабайның Акчасы ничек җиткән?
16 б.Җилкәсенә капчык асып Кыш бабай килеп керде
Төрле кызык сүзләр әйтеп Бүләк өләшеп йөрде
17б Аннан кыш бабай тыпырдап бии башлады.
Биемәскә аягында Минем әти башмагы.
18б. Өр-яңа ел килә, өр-яңа.Чынлап яңа булсын ул.
 Кояш кебек, һәммә илләргә дә Тигезкөлеп торсын ул.
А.б. Күз яшьләре онытылып торсын,Артка чиксен кайгы-борчулар.
Элеккечә утлар янып торсын,Балкып торсын шулай чыршылар.
 1 9 б. Яңа елны без көтәбез,Иң матур бәйрәм, диеп,
Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,Матур киемнәр киеп.
20 б. Шагыйрь язган шигырьләрне Кыен түгел сөйләргә.
 Тыңлый безне апалар да, Әниләр, әбиләр дә.
 колагын куеп тыңлый хәтта кыш бабай да
21б. Хуш исләрен бөркеп тораКаршыбызда чыршыбыз .
Хәзер аңа бер җыр җырлар Безнең иң шәп җырчыбыз.
Җыр
22 б. Рәхмәт, бабай, сүзләреңә, Бик матур теләкләрең.
 Алып килдем, дигән идең, Кайда соң бүләкләрең?
 23б.. Иске ел да үтеп китте . Көтә безне яңа ел.
Рәхмәт сиңа Кыш бабай , Котлы булсын Яңа ел.
 24б. Ярче, ярче пусть сверкает елки праздничный наряд
С новым годом! Сновым годом, поздравляем всех ребят.
25 б. Ярче Ярче, пусть сверкает елки мноңеством огней
 С новым годом! Сновым годом, поздравляем всех гостей!
Сөйләп бетергәч Кыш бабай яңадан торып әрле-бирле йөри башлый.
Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?
 Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?
Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар? Балалар. Барабыз, барабыз! Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара. Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала. -Нигәдер кызу булып китте. Кар бөртекләре бөтерелегез әле!!!!!!!!!
Күмәк бию
Карчәчәк Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.
Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.) Ярый алайса, бик әйбәт, Хәзер капчык та керер.Күчтәнәчеңне алып,Атлап түгел, йөгерепКер, капчыгым, тизрәк!Күчтәнәч бик тиз кирәк. Капчык керә. Аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.
Кыш бабай. Син кая киттең болай?
Капчык. Ил гизәргә, Кыш бабай.
Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым, син ни эшләргә тиеш? Капчык дәшми.
Кыш бабай.Тиеш син тик торырга!Әллә уйлыйсыңмы син, Миннән алдан йөрергә? Капчык.Бүләк тутырып эчемә,Килдем мин дә бирегә. Ләкин, Кыш бабай, бүген,э шлим барсын кирегә.
Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән). Кар, боз, буран, өермә,Тик тор, димен, йөремә!
 Капчык.Ярый, туктыйм, Кыш бабай.Менә капчык, туп-тулы, Эчендә нәрсә бар икән?Балалар әйтсен шуны.
Балалар. Күчтәнәчләр. Капчык.Ай, һай-һай, малай,Зирәк икәнсең алай.
Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?
Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.) Кыш бабай белән алып баручы чыршы төбеннән күчтәнәчләр алалар.
Кыш бабай балаларга мин башка төрле күчтәнәчләр әзерләдем. Менә. (Кәнфитләр тутырылган пакетлар өләшә) Җырлап чыршы тирәли әйләнеп чыгалар.
Кыш бабай.Бәйрәм үтте, сәгать сукты –Яңа ел килә безгә.
Яңа бәхетләр китерсен Сезнең һәрберегезгә.
Килермен киләсе елга, Ә сез белем туплагыз,
Белем кирәк һәр кешегә,Ялкауланып тормагыз.
Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,Йөгерә-атлый килермен
К емнең мине тыңлаганын,Шул чагында белермен.
 Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар Балалар. Сау бул, Кыш бабай. Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.
 26 б.Салкын саф һава Йомшак кар ява
Урамга чыксаң Битләр кызара Кар бөртекләреБитеңә куна.
 Үзләре матур Һәм салкын була
27 б. Яңа елга бүләк алып Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага Бүләкләр бирде.
28 б.Уйнап — биеп яңа елны Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләкТеләп калабыз.
29 б. Котлап бөтен кешеләрнеЯңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,Кыш бабай килгән.
Зур капчык салган чанага,Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,Бизәкле чиләк.
30 б. Яңа ел бәйрәме килде,Күңелдә шатлык.
Матур бәйрәм булсын диеп Бергә җыелдык.
Әти-әни безгә бүген Бүләк бирерләр. Туганнар да бәйрәмгә дип,Безгә килерләр.
31 б. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең, Яңа ел бүләк иттең.
32 б.Берәр яшькә үстердең,Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, Безнең белән дус бабай! Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр.
Категория: Яна ел | Добавил: Катя | Теги: капчык, кыш бабай, Яңа ел, карчәчәк
Просмотров: 7207 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 2
2 Катя  
Нэрсэ , бик ошадымы эллэ?

1 Карапулька  

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск