Даниэль:Сәлам сиңа гүзәл туган ягым, актанышның Ак әбиләреннән, Батыр әти, сабыр әниләреннән, алтынчәчнең шук нәниләреннән. Айсылу:Рәхмәтле булырбыз сезгә, һөнәрләрне күрсәтербез без дә, Хөрмәт итеп кул чапсагыз, арабыздан сайлап алып, яшьартистлар сез тапсагыз! Бергә: Рәхмәтле булырбыз сезгә, хәерле сәгатьләр безгә! Эльза:Хөрмәтле тамашачылар!Сезгә "Алтынчәч" балалар бакчасы нәниләренең чыгышын тәкъдим итәбез.Кояш сагындырмадымы, дусларым! әнә , карагыз,кояш кебек елмаеп Эльвина килә Каршы алыгыз! җыр "Саумы , кояш" Данияр: Абый, дим, абый, мине дә Йолдызлыкка алып бар әле! Даниэль: Син анда нәрсә эшлэрсең соң? Данияр: шигырь сөйләрмен. Даниэль: ярый, барырсың хәзергә менә монда репетиция ясый тор, ярыймы? мин хәзер киләм. Нәфис сүз."Абыемның бүреге" Айсылу:Бүген бездә Йолдызлык, шуңа әш- мәш киләбез Каты итеп кул чапсагыз бер җырлап та бирәбез. Вокал. Эльза: Актанышта халык киң күңелле, сый хөрмәт һәрбер өйдә, Бию көе яңгырауга Айсылу баса көйгә. Чегән кызын каршы алыгыз. Даниэль:Бүген бездә Йолдызлык , зур бәйге бүген бездә. кызлар җырлап күрсәтер,тик утырмагыз сездә. Артур: Йолдызлыкка диеп атап шигырь өйрәндем мин, Сездән рөхсәт булса, сөйләп җибәрермен. Даниэль: Горизонтта әллә чебиләр күрәм инде, алай дисәң, Эльза җырларга әзерләнә бугай.Каршы алыгыз, Эльза башкаруында "Чебиләр" җыры Айсылу: Алып баручыларны күрмәдегезме? ӘӘӘӘ,сәхнә артында биючеләр мәш килә иде мөгаен шулар арасындадыр. Даниэль:Кул алкышлап карадыгыз, безнең бу тамашаны, күңелләрегезгә хуш килгәндер, дип кенә ышанабыз.
|