Пятница, 19.04.2024, 02:49
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Минем Документлар [ Добавить материал ]

Йолдызлык бәйгесендә конферанслар чыгышы -2011
[ Скачать с сервера (15.0 Kb) ] 23.01.2011, 00:12
-Агылыйга тагылый булып йөрмәсәнә, Азамат!
 -Алинә ,син алай димә әле. Минем кебек егет яныңда торганда син бигрәк тә күркәм булып күренәсең бит.
-Шулай дисеңме, Азамат ,чын әйтәсеңме?Кил алайса якынрак бас.
-шуннан ..
- Безнең тамашачыларны үз-үзебез белән таныштырыр вакытыбыз җитте.
-нәрсәсен таныштырасың аның, былтыргы "А”лар ич инде без.
-Алай димә әле син Азамат, былтыргыдан минем "Алтынчәч”тән Гильмуллина Алинә Ильнар кызы дигән исемем генә калды ,мин гел үзгәрдем.
 -Ничек була инде ул?
-Миңа беренчедән 6 яшь тулды. Мин укый һәм яза беләм, җыр түгәрәгенә йөрим, күп кенә һөнәрләрем дә артты, буем да үсте әле, җитмәсә.Син ,Саррахов Азамат Марат улы, бер дә үзгәрмәдеңмени? -Үзгәрелә инде, былтыр мин сәхнәгә конферанс булып ,Кадрия апа, тавышың матур Азамат, әйдә чыгыйк ,дигәнгә генә чыккан идем, ә буелмы?бу ел тәмен белеп чыктым.
 - Ягъни, мәсәлән...?
 -Тыңлале, Алинә, Актанышка концерт килсә, әти- белән әни тизрәк алып баручысы кем , дип төпченә башлыйлар. Беләсең бик килсә, конферанс концертның йөрәге икән бит ул . Менә шуны аңлап алдым әле мин. Һәм киләчәктә дә бу шөгылемне ташламам дип уйлыйм.
-Актаныш концертларында да күрергә язсын , Азамат, сине.
 -Ә сиңа Алинә конферанс булып йөрү ошыймы?
-Ошый, әлбәттә,мин бит шуның өчен туган, сизелмимени? Азамат, без мәктәпкә киткәч, "Алтынчәч” йолдызчыкларын кем тәкъдим итеп торыр инде дип баш ватам әле мин .
 - Юкка борчыласың , Алинә , "Алтынчәч”нең нәни конферанслары үсеп килә .Карале ни дип сөйләп торабыз соң, яле үзләрен бирегә алып чыгыйк/
 -Очрашуларга кадәр, хөрмәтле тамашачым!
-Исәнмесез, саумысез, һәрберегез , барчагыз! Бездән сезгә кайнар сәлам , кабул итеп алсагыз!
-Бүген бездә Йолдызлык, бүген бездә зур бәйрәм,
 Безнең сәләтләребезне барлый да торган бәйрәм.
Исемем Лиана була ,мин үзем –Актаныштан,
"Алтынчәч” сылуы буламын, туган илем- Татарстан.
Әтием бар, әнием бар, энем бар бик кечкенә.
Үзем апа булсам да , үземә дүрт яшь кенә .
 Бакчада концерт булды беркөн, Биедем, җырлый да белдем.
Тик сөйләмең матур , дигәч, "Йолдызлык”ка ук килдем.
 - Әйдәгез, танышыйк, Адилә- минем исемем.
Рас килә ди, әти, исемгә җисемем. Актанышта туганмын мин , Актанышта торамын. "Алтынчәч” кызларының иң наяны буламын . Конферанс шөгылен дә бик тиз генә үз иттем.
 Ник дисезме, миннән башка чаярагы юктыр, дим.
Күп шөгыльләргә өйрәндем, күп нәрсәләр мин белдем.
 Нәни конферанс булып "Йолдызлык”ка ук килдем.
-Кая баруың бу, Азамат? Бер- бер җирдә макулатура җыялармы әллә?
 -Нинди макулатура турында сөйлисең син, Алинә, китаплар докторына барам, Алия янына.
 -Алия нишли инде ул иске китаплар белән?
 -Нишлиме? Беләсең бик килсә, дәвалый.
-Китапнымы, ничек дәвалый?
 -Сиңа аңлата алмам ахры, әнә Алия Габдуллина үзе килә.син аның үзен игътибар белән тыңла әле. Ай-яй матур җырлыйлар, Әйеме, Адилә! Әйе шул, бераз ү-сә төшкәч без дә матур җырларыбыз белән Актанышыбызны шаккаттырырбыз әле, Лиана , исең китмәсен!
-Адилә, син бит бик нәни булсаң да хәтәр матур җырлыйсың, әллә соң "Йолдызлык”та да үз сәләтеңне күрсәтәсеңме?
-Әй-лә , оялам!
-Нинди оялу ди монда, халык көтә, Адилә, әйдә, җырла!
 
Категория: Минем Документлар | Добавил: Катя | Теги: конферансье, йолдызлык
Просмотров: 2575 | Загрузок: 124 | Рейтинг: 4.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск