Суббота, 20.04.2024, 01:59
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Минем Документлар [ Добавить материал ]

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу
14.12.2010, 22:43
    Зал матур итеп бизәлгән. Балаларны юлда куркынычсыз йөрүгә чакыручы плакатлар, сюжетлы рәсемнәр, "Светофорлар” күргәзмәсе урнаштырылган. 
 Балалар ике яклап кечкенә өстәлләр артыны тезелеп басалар . 1бала: Кояшның шаян нурлары
 Иркәли безне иртән.
Күңелле, тапкыр уеннар
Күптәннән безне көткән.
2 бала: Ә инде әти-әниләр
Бик борчылмасын өчен,
Машина йөртүче юлда
Тынычлап барсын өчен,
 Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк.
 Белгәннәребезне күрсәтик,
Бәйрәмне башлыйк тизрәк.
 3 бала: Без бәйрәмгә килдек бүген,
 Бәйрәм күңелле узсын.
Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар,
Җаваплар дөрес булсын.
Тәрбияче: Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, кадерле балалар! Бүген бездә бәйге, һәм ул бик күп көч, сабырлык, тапкырлык сорый торган бәйге, ул ике команда арасында ярыш тәртибендә булыр, бәйгенең икенче өлешендә әти- әниләребездән торган ике команда ярышыр дип көтелә.Бәйгебез интеллектуаль уеннар белән үрелеп барачак. Бәйге булгач, әлбәттә, гадел бәя куючы жюри составы белән танышып китик: Актаныш ЮХИДИ фонды рәисе Рәсимә Саетова, пропоганда бүлеге инспекторы Алсу Хисматова, бакчабыз мөдире Альфира Максутовна, ата-аналар комитеты члены Фликс Шамсетдинов. Сүзне командаларыбызга бирик.
Сөмбел: Безнең команданың исеме – "Светофор” Безнең җыр "Светофор юлларда”
Аслан: Безнең команданың исеме – "Милициянең яшь дуслары” Безнең җыр - "Милициянең яшь дуслары”
Тәрбияче: Беренче интеллектуаль уеныбыз "Бәхетле очрак” дип атала. Сорауга җавапны белүче якның тавыш төймәсенә беренче булып басуы сорала.
Игътибар, сорау: -Нәрсә ул юл? Тавыш төймәсенә "Светофор” командасы баса.Командир "Бу сорауга җавапны Сөмбел бирә ди
 Ю л урамның машиналар хәрәкәт итә торган өлеше. Шулай ук тротуар,юл чите, һәм юлны аеручы сызыклар бар.
 Игътибар, сорау: -Нәрсә ул тротуар?
-Тротуар – транспорт юлыннан газон белән аерылып торучы, җәяүлеләр йөри торган юл.
Игътибар, сорау: Тротуардан ничек йөрергә? -Гомумән алганда, тротуарның уртасыннан гына йөрү дөрес була
. Игътибар, сорау: Кем ул җәяү йөрүче?
 -Тротуардан, юлдан йөрүче, юл читеннән баручы яки юлны аркылы чыгучы кеше.
 Игътибар, сорау: Ни өчен юлдан йөрергә ярамый соң? -Анда машиналар йөри. Юлда баручы җәяүле машина йөртүчеләргә комаучаулый, һәм аның гаебе белән юл һәлакәте булырга мөмкин Игътибар, сорау: Юлны кайда аркылы чыгарга мөмкин? Юлны махсус җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннардан гына чыгарга рөхсәт ителә. Әгәр дә андый урыннар юк икән, юлларда транспорт юклыгына ныклап ышангач кына чыгарга ярый. Игътибар, сорау: Светофор ни өчен кирәк?
Сетофор юлдагы машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп тору өчен кирәк. Ул кайсы вакытта машиналарга узарга, кай вакытта бәяүлеләргә юлны аркылы чыгарга кирәклеген искәртә.
Игътибар, сорау: Транспорттагы пассажир нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
-Автобуста булса- төртешмәскә, өлкәннәргә урын бирергә, тәрәзәдән башын тыкмаска, чүпләмәскә тиеш.
 Игътибар, сорау: Машинаны кем йөртә?
-Машинаны шофер йөртә, ул машинаның төзелешен һәм юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш. Машина йөрткәндә юлны, машиналарны юл билгеләрен һәм дә җәяүлеләрне күзәтә машина йөртүче.
Игътибар, сорау: Нәрсә ул урам?
-Йортлар, оешмалар, машиналар, җәяүлеләр, юл билгеләре, юллары булган авылыбызның бер өлеше.
Игътибар, сорау: Нәрсә ул тукталыш?
Тукталыш – ул транспортка пассажирны утырту һәм төшерү өчен билгеләнгән урын.
Игътибар, сорау: Урамга чыккач, балалар кайда уйнарга тиеш? -Балалар ишегалдында, бары тик уен мәйданчыкларында гына уйнарга тиеш. Уйнаганда да бала игътибарлы булырга тиеш.Чөнки уйнаганда да төрле ситуацияләр килеп чыгу ихтималы бар.
 Игътибар, сорау: Ни өчен юлда уйнарга ярамый? -Юл- ул бары тик транспортлар өчен. Юлда уйнаган бала, авария сәбәпчесе булачак.
Игътибар, сорау: Ни өчен юлга якын уйнау тыела? -Уйнаганда бирелеп китеп чыгып китәргә мөмкинсең.
Игътибар, сорау: -Тукталышта автобус көтүче үзен ничек тотарга тиеш? -Ул тотанаклы, тыныч һәм бик тә игътибарлы булырга тиеш
Игътибар, сорау: -Транспорттагы пассажир нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш? -Автобуста булса – т өртешмәскә, өлкәннәргә урын бирергә, тәрәзәдән башын тыкмаска, чүпләмәскә тиеш. Тәрбияче: Кадерле балалар, әти-әниләр, без өйдән чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен, җәмагать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныклап белгәч кенә чыгып китәргә тиешбез, бу һәр кайсыбызга мәгълүм. Урамга юл кагыйдәләрен белеп чыксак, юлга чыгуга безне хәвефсезлекләр читләтеп үтәр.Хәзер командадагыларның юл билгеләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп карыйк. Әлеге шакмакны ыргытабыз һәм өстә калган нокталар санын залдан эзләп табабыз. Андагы юл билгеләренең исемнәрен әйтергә кирәк булачак. Бу интеллектуаль уеныбыз "Б елсәң әзрәк – әйт тизрәк!” дип атала.
Тәрбияче: Мәртәбәле жюри без гә нәтиҗә ясый тора, ә бездә музыкаль пауза Динар җырлый.
Тәрбияче: Киләсе биремебез – пантомимо күрсәтү. Бер команда икенчесенә уртага чыгып, пантомимо рәвешендә юл билгесен күрсәтә..Каршы як үзара килешә һәм җавап бирә. Музыкаль пауза: Алсу , Эльвина "Светофор” җырын башкара
Тәрбияче: Сезнең алдыгызда картиналар. Шулар буенча бәйләнешле итеп хикәя төзергә.
 Тәрбияче: Бу ел безнең республикабызда – Гаилә елы, кадерле әти-әниләр, бүгенге сынавыбыз сездән башка гына үтсә, бер дә килешеп бетмәс, ягез әле сабыйларыбыз бераз ял итсеннәр, сезнең белән дә уйнап алыйк. Әти –әниләр баласы кайсы командада , шунда баса. Очко шул командага языла.
 Әти-Әниләр өчен сораулар
 1. Автобус шоферлары пассажирларын ничек күрә? (көзгедән)
2. Транспорт белән идарә итмәүче(җәяүле)
 3. Залдан "җәяҗүлеләргә йөрү тыела” дигән билгене табып күрсәтергә.
4. Автомобильнең йөрәге(Мотор)
 5. Машина йөртүчедә булырга тиешле документлар (право, талон, путевка регистрация үткән документлар)
 6. Машина йөртүчегә тыела: алькогольле эчемлекләр кулланырга, авырган чакта юлга чыгарга, чит кешегә, документы булмаган кешегә машинаны биреп торырга.
 7. Машина йөртүче бурычлы: Транспортның төзеклеген тикшерергә, саклык каешы булдырырга.
 8. Машина йөртүчеләрнең язылмаган законы: бер-берсенә ярдәм итү
9. Актанышта иң зур ГАИ абый?
10. Машинаны кайсы очракта йөртергә ярый?(аек булганда, 18 яшь тулгач, право булганда)
11. Автомобиль панелендә ни бар? (Спидометр)
12. Безең төркемдә ничә әни
13. Россия федерацисендә һәр гаилә әгъзасы ничә машина алырга хокуклы?
14. Руль артында нәрсә күзәтергә?
 15. Залдан җәяүлеләр өчен ике билге табып күрсәтергә
16. Милиция майорының погонынды ничә йолдыз?(1)
17. Нинди транспорт төре җиңел дип атала?(Максималь авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган транспорт төре)
Музыкаль пауза "Юл билгеләре биюе”
Сөмбел шигырь.
Сүзне мәртәбәле кунакларыбыз ЮХИДИ бүлекчәсенең пропоганда инспекторы Алсу апа Хисматовага һәм Рәсимә апа Сәетовага бирик.
Әти-әниләргә икенче бирем: Педагогик һәм шул ук вакытта юл йөрү белән бәйле ситуацияләр чишү, уйнап күрсәтү:
· Әти эшкә ашыга , баланы бакчага кертергә кирәк , ә малай рульгә тотынган , мин машина йөртәм ,ди.
 · Әни –рульдә, бакчадан кайтып барыш ,кинәт машина сүнде, кабынырга теләми.
· Сезгә 3 яшь , әтиегез туган көнегезгә гоночная машина алып кайткан . Сезнең реакциягез.
 · Малай өзми дә куймый машина сорый... чынын. Сезнең реакция Безнең кичәгә әзерлек эшләре күптән башланган иде инде. Әти- әниләребез иҗат- фантазияләрен эшкә җигеп, әллә нинди төрле светофорлар ясап алып килде , әйе бит, балалар, хәзер шуларга нәтиҗә чыгарып алыйк инде.”Иң оригиналь светофор”, "иң зур светофор”, Иң кечкенә светофор”,Иң серле светофыор” һ.б.ш. номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләү. Ахырдан сүзне жюри ала. Командаларга ЮХИДИ фонды бүләкләр тапшыра.
Категория: Минем Документлар | Добавил: Катя
Просмотров: 1239 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск