Пятница, 26.04.2024, 16:01
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Көндәлек битләреннән [ Добавить материал ]

Ата-аналарның тәрбиячегә хаты
30.10.2012, 21:37
Кадерле тәрбияче апабыз! Сез бүген тагын да гүзәлрәк, тагын да күркәмрәк. сезнең күңелегездән сирпелгән җылылык, наз яктысында балаларыбыз иркәләнеп кенә үсәләр, яңа үнәрләргә өйрәнәләр.Сезне минем һәр гаиләнең дусты, якын кешесе дип атыйсым килә. Һәр бала, һәр ата-ана белән чын күңелдән кызыксынырга, игътибар күрсәтергә үзегездә көч табасыз. Нәфис хатын-кыз буларак, сездзге ныклык, көч назлы ярату белән бергә кушыла.
   Без инде һәрвакыт иртән елмаеп каршы алуыгызга, хәерле кич теләп озатып калуыгызга  күнеккәнбез.Сезне һәрчак балалар арасында күрәбез.Сез аларны бездән дә күбрәк беләсез.Балалар көйсезләнсә, кәефсез вакытлары булса, алар белән ничек уртак тел табуыы, арлашуыгызны карап торып, сездән өйрәнәм.
  Рәхмәт сезгә! Безнең ышаныч сезнең олы хезмәтегезгә иң олы бәядер.
  Шулай ук минем бүген сезнең алда гафу үтенәсем дә килә. Сезнең дә һәркайсыгызның үз тормышы, гаиләсе, көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысы, балалар, оныклар, гаиләне бергәләп алып баручы тормыш иптәшегез, хатын-кыз, әни, дәү -әни буларак вазифаларыгыз....Без сезне алай итеп күз алдына китермәгәнгә, һәрчак үзебезнең балалар арасында гына күрәсе килгәнгә, зинһар, ачуланмагыз.
   Сезне бәйрәм белән котлап, эшегездә һәм гаиләгездә уңышлар, тынычлык, итминлек, сәламәтлек, бәхет телим, Һәрчак шулай елмаеп яшәгез! балачак иленең могъҗиза тудыручысы булып калыгыз! Изге теләкләр белән Ләйсән Тимирова.
Категория: Көндәлек битләреннән | Добавил: Катя | Теги: тәрбиячегә ачык хат, ата- ана, хат, тәрбияче
Просмотров: 847 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск