Һәр көн иртән группага
Елмаеп килеп керә.
Без дә кочып алабыз
"Дуния апау” дип кенә.
Тик эше генә бигрәк күп шул,
Тавык чүпләп бетмәслек.
Болай гшына юк кебек тә,
Санасаң ис китәрлек.
Тузан сөртә, идән юа,
Тәрбияли гөлләрне.
Урын-җирне алыштыра,
Ашата ул "без”ләрне.
Аннары савыт- сабаны
Юарга кереп китә.
Кичке бишенче яртыда
Аның эшләре бетә.
Һаман да шулай елмаеп,
Саубуллашып ул китә.
Әле аны өендә дә
Тагы шул ук эш көтә.
|