Син -Уразай кызы, әни, бәгрем,
Уразайда туып үскәнсең.
Ямьле Кылы буйларында
Ялан тәпи йөреп үскәнсең.
Кирәмәткәй тауның башларына
Атлап түгел, йөгереп менгәнсең.
Син шул вакытта ук , әнием,
Дөнҗя матурлыгын күргәнсең.
Уразайның сихри матурлыгын
күчерәсең безнең җаннарга.
Дәү әтиләр инде булмаса да
Ашкынып кайтабыз ялларда.
тик Кылыда инде сулар кипкән.
Каз- үрдәкләр генә быкырдый.
Кирәмәт тә никтер биек кебек,
Атлап менгәндә үк аяк арый.
И замана балалары диеп,
елмаясың безне күзәтеп,
Ә шулай да авыл җанга якын,
Утырыйкчы аны күзәтеп.
|