Пятница, 19.04.2024, 18:15
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Котлаулар [ Добавить материал ]

Фэйзел абый
30.05.2013, 22:48

Кадерле … !

Һәркемгә мәгълүм: тормыш бәйрәмсез, бәйрәм котлаусыз булмый. Туй уйналса да, бала туса да, юбилей тантаналары җитсә дә, һәркем котлаулар өчен матур-ма-тур сүзләр, изге теләкләр эзли башлый. Чөнки теләкләрдән күңел йомшара, җаннар тынычлана, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек арта, дөнья нурлана төшә.

һәркем бу котлауларның күңеленә хуш килгәнен сайлап эйтэ.

Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк күңел кояшы  ул.

Сине олы бәйрәмең — 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

 

Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

 

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

 

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

 

Яшәү  дәрте янсын йөрәгеңдә,

 

Картаерга һич тә ашыкма!

 

 

 

Ир-атны 60 яше тулу уңаеннан котлау

 

Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.

Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.

 

Кадерле … !

 

Сине кояш нурлары  ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.

 

Дөньяның саф  һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 60 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың,  , хәзер туганнар  уртасында балкып утырасың.

Ходай тәгалә синең  шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың  кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

Үткән гомер — кичкән елга,

Аны санарга түгел.

Чигәгә кар кунган саен

Язны яңарта күңел.

Язның назлы нурларыннан

Жаныңа үсә канат.

Яшлегеңә кайтасың да

Китә алмыйсың кабат.

Синең әле алкышларга

Күмелә торган чагың.

Настоящий егет булып

Күренә торган чагың.

Сиксән түгел, туксан түгел,

Нибары алтмыш кына.

Күтәрелгән чагың гына

Гомерең балкышына.

Балаларың буй житкергән,

Оныкларың тирәңдә.

Яннарыңнан да китмиләр

«Яратабыз» — диләр дә…

Яшь кызлар да «бабай» дими,

«Абый» дип дәшә әле.

Шатлык чәчеп, бәхет урып

яшә дә яшә әле.

 

 

Мужик продавцу солнцезащитных очков:

- Мы с женой идем на пляж где много хорошеньких студенток. И мне нужны черные-пречерные очки.

- А зачем?

- Чтоб жена не видела, куда я смотрю.

 

 

***    

60 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез.

  ныклы тазалык, олы бәхет,  белән озак яшәвен телибез.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә,  Фәйзел абый , бүләк итәсе.

Дөньядагы иң матур сүзләрнең,

Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын аяк-кулларың.

Чирне белмә, кайгы күрмә,

Япь-яшь булып калсын күңелең.

***

Житмеш

Язлар ярсу булган кебек,

Көзләр дә сабыр була.

Син дә көзге урамнардан

Атлыйсың сабыр гына.

Көзләрнең үз матурлыгы.

Әй, ни сан калганнарга—

Узган газаплар шикелле

Баллана баланнар да.

Үткәннәрнең төннәре дә

Искиткеч якты кебек.

Үзәк өзгеч мәлләре дә

Ничектер, татлы кебек.

Үткәннәргә карый-карый

Атлыйсың сабыр гына.

Көзләрең дә матур да бит,

Язларың сагындыра.

Оныкларыңа карыйсың—

Нәкъ синең сыман алар,

Нәкъ шундый ярсу хислеләр,

Нәкъ шундый дуамаллар.

Моңсуланма, 60  бигүк

Күп сан да түгел әле.

Ул бит йөз дә түгел, хәтта

Туксан да түгел әле.

Шулай булгач, картаерга

Иртәрәк әле сиңа.

Көзләр турында уйлама,

Кызлар турында уйла.

***

 

Жена будит утром мужа:

- Вставай, я тебе уже кашу на завтрак сварила!

- Из чего?

- Из пельменей!

 

 

 

 

  Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә  кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең,  Рәйханә апа  белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет- шатлык белән

 Яшәгез сез бергәләп!

*** 60 яшьлек юбилее

Шушы күркәм бәйрәмнәре белән без аларны чын йөрәктән кайнар котлыйбыз. Аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, кояштай озын гомер, күңел тынычлыгы,   пар канатлар булып, бергә-бергә гөрләшеп яшәвегезне телибез!

Гомер юлын бергә башлагансыз,

Ахыргача бергә үтегез.

Саф хисләрне саклап, тигезлектә,

Гомер йомгакларын сүтегез.

Ашлар тәмлеРәйханә апа  кулы белән,

Йортлар ямьле Фәйзел абый тыны белән.

Йортыгызның утын сүндермичә,

Яшәгез сез кайгылар күрмичә.

Юбилей көннәрендә олы теләкләр -

Парлы типсен сезнең йөрәкләр!

 60

 

- Мама, а как мы появились на свет?

- Нас сотворил Господь.

- А папа сказал, что мы произошли от обезьян.

- Ну просто я тебе про своих родственников рассказываю, а он про своих.

 

 

 

Уен гына түгел яшең,

Син  60ны тутырдың.

Рәйханә апа белән сезгә

Сокланыплар карап утырдым

Үрнәк итеп куеп сине:

«Менә бит!»— диярлек бар.  

Үткәннәрне кырын ятып,

Бик тәмләп сөйләрлек бар.

«Без шәп идек… Яшьләр хәзер

слабый…»—диярлек бар.

Сүзләреңне эшең белән

Ныгытып куярлык бар.

Бер кырлыны тутырып салып

Бер тотып куярлык бар.

***

Туксан

Гомерләрнең иң бәхетле

сәгатьләре суккан гына…

Бер карасаң, инде  60!

Бер карасаң, 60 кына…

60 бит ул — тик сан гына…

Йөрәк һаман унсигездә,

Йөрәктәме?! Тулпар анда!

Унсигез дә юктыр әле,

Чынлабрак чутлаганда.

Какой чуртым, 60 анда?!.

60 яшькә кадәр генә

Кешедә чәч агара, ди.

 60ларны узып киткәч,

Ул яңадан карала, ди.

Җанда сөю ярала, ди.

Кеше вобще яңара, ди

Туксангача яшәсәк тә,

Туксан тапкыр яшәмибез,

Бәйрәм итик гомерләрне,

Бәйрәм итик яшәүне без.

Туксан тапкыр яшәмибез.

Бер карасаң, инде 60

Бер карасаң, 60 кына…

 60ка җитү хөрмәтенә

Бер йөз грамм тотсаң була.

 

 

 

 - Дорогой, у нас сегодня годовщина свадьбы, может, зарежем поросенка?

- Поросенок-то при чем? Это брата твоего зарезать надо: он ведь нас познакомил.

 

 

Йөзгә кызыллык китерми,

 60 яшькә җиткән чагың.

Бәхет өчен күп кирәкми,

Йөзе  бик җитә аның.

 

Әнә, безнең йөрәкләр дә

Йөз грамм сорап тибә…

60 нгы тутырган  иң кадерле

Кешебез хөрмәтенә!..

 … ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 60 яшеңне тутырдың.

Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.

«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә , соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

60 яшең килеп ишек каккач,

Мендем димә яшьнең түренә,

Күңелеңдә калсын яз чуагы,

Гомер үтә диеп сүрелмә.

Котлы булсын синең туган көнең,

Шатлык белән үтсен һәр көнең,

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

* * *

Хороший муж,… когда найдет заначку жены,… должен добавить в нее денег!

Дельный совет: Если у жены внезапно улучшилось настроение, то надо срочно найти другое место для заначки.

Хөрмәтле … !

Гомер — тауга менеп төшү.

Тау түбәсе — кыядыр.

Кыя тик кыю кошларга Бөркетләргә оядыр…

Болытларга атылырга Канатың көчле чагы.

 

Сабыр да син, гади, кешелекле,

Кылган эшең — бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен синең көннәр

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Юлларыңда киртә очраса да,

Тирән упкыннарга юлыкма.

Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек

 Туганнарың  барын онытма.

***

 

 Иди ешь кашу!

- Ты же вроде суп варила?

- Мало ли что я варила.

 

 Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

 

***

Аккан сулар кебек еллар үтә,

Һич туктатып булмый вакытны.

Һәр ел саен туган көннәр уза

Якынайтып безгә картлыкны.

60 яшьлек гомер гомермени

Яшә әйдә тагын алтмышны!

***

 

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!

60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

60 яшең белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген сине без.

* * *

Хөрмәтле … !

  киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.

Гомерләрең булсын бәхетле,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сиңа бу көнне!

***

 

Алтмыш яшь — яшьмени ул, Йөзе дә аның чик түгел!

Күпме генә яшәсәң дә, Яшәүдән туймый күңел!

…, синең юлларыңа, Бәхетләр яуса иде!

Безнең өчен һәрчак шулай

Яшь булып калсаң иде!

***

 

 

 60 бит ул — 60 кына, Туксан түгел, йөз дә түгел.

Картайсыннар әйдә еллар, Картаймасын бары күңел.

  

 

 Урыс, грузин, еврей очрашканнар да, очрашуларын билгеләп үтәргә җыенганнар болар.

Урыс әйткән мин хәзер тиз генә барып, бер ящик аракы алып киләм дигән.

Грузин әйткән: Бик яхшы ә мин  ит алып киләм дә шашлык әзерлим ди икән.

Ә еврей ни дигән? Ә мин  хәзер  туганнарымны алып киләм дигән, хикмәти кода.

Минем мондый тәкъдим бар : Ягез әле шушы еврей кебек һәрвакыт үз туганнарыбызны  кайгыртып яшик!!!!

Категория: Котлаулар | Добавил: Катя
Просмотров: 1122 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск