Пятница, 29.03.2024, 02:06
Приветствую Вас Гость | RSS

№7 балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Адгамованың сайты

Наш опрос
Минем сайтка сезнең билге?
Всего ответов: 366
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов

Главная » Файлы » Котлаулар [ Добавить материал ]

Котлау
16.03.2011, 20:08
Очраштырган сезне язмыш,
Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз. Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гомер итегез! Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Турә булсын түрегездә —
Мәхәббәт бер-берегезгә. Бүген сезнең иң бәхетле, Иң шатлыклы көнегез. Матур булсын күңелегез, Тәмле булсын телегез! Яратып кына яшәгез Берегезне берегез – Ходай биргән мәхәббәтнең Кадерләрен белегез. Кадерле яшьләр! Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын! Минемчә, кеше гомере гел аклыклардан гын тора - ак биләү, ак күлмәк, ак яулык . Гөлшат! Сине дә әниең тугач ак биләүгә салган. Күңеле ак, тәне саф булсын дип изге теләкләр теләп үстергән. Бар назын, борчуын, сөюен кызганмыйча, шушы көндә сине ак күлмәктән, йөзеңдә ягымлы елмаюың белән утыруын өчен тырышкан. Син бүген ак күлмәктән өстәл түрендә икәнсен, димәк, әти-әниен инде үзләренен бурычларын үтәп, бүгенге көннән сине Илнар кулына тапшыралар. Илнар ,син дә менә шушы аклыкны гомер буена үз яныңда гына саклап, ак әбиләр яулыгы, ак бабайлар аклыгына кадәр алып барып житкерә алсаң иде. Иң мөһиме - сезнең күнел аклыгы, сафлыгы булса, янәшәдәгеләр сезгә сокланып, сөеп, хөрмәт итеп яшәрләр. Ә кеше очен картлыгында кадер-хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булудан да зур бәхет юктыр. Сез үзегезнең гомер юлыгызны житәкләшеп, шул бәхетле картлыкка таба озын итеп, озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз. чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз - атлагыз! Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз! Иң изге теләкләр белән Борһановлар гаиләсе
Категория: Котлаулар | Добавил: Катя | Теги: туйга татарча котлау
Просмотров: 2972 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск